Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Владимир Путин белән сөйләшүләрдән рәсми рәвештә баш тартты


Украина президенты Владимир Зеленский
Украина президенты Владимир Зеленский

Владимир Путин президент булып торганда Украинаның Русия белән сөйләшүләр алып бармаячагы турындагы фәрман 4 октябрьдә чыкты. Аны Украина президенты имзалады.

Украина президенты Владимир Зеленский Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасының 30 сентябрьдә кабул иткән карарын гамәлгә кертүче фәрман имзалады. Анда Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр алып баруның мөмкин булмавы әйтелә. Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасының бу карары — Русиянең Украина җирләрен аннексияләвенә җавап иде.

Зеленскийның фәрманы бүген, 4 октябрьдә чыкты. Шулай ук Украина президентының, премьер-министрының һәм Югары рада рәисенең НАТОга мөрәҗәгате тексты хупланды.

Русия презиенты сүзчесе Дмитрий Песков Зеленскийның Путин белән сөйләшүләрдән баш тартуына фикер белдерде. "Хәзер яки Украинаның бу президентының карашлары үзгәргәнне көтәрбез, яки украин халкы мәнфәгатьләре өчен үз карашларын үзгәртергә әзер булган киләчәктәге президентын көтәчәкбез", диде Песков.

30 сентябрьдә Владимир Зеленский Украинаның тизләтелгән тәртиптә НАТОга керергә гариза бирүен хәбәр итте. Шулай ук ул Владимир Путин президент булып торган вакытта Украина Русия белән бернинди сөйләшүләр дә уздырмаячак дип белдерде. Зеленскийның бу белдерүе Русиянең Украинадагы берничә төбәкне аннексияләвенә җавап иде.

Шулай ук 30 сентябрьдә Украинаның Югары радасына тагын бер канун өлгесе кертелде, документта Русиянең Украинадагы бөтен активларын дәүләт милке итү турында сүз бара.

Украина дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы Русиянең әһәмиятле физик һәм юридик затларына чикләүләр кертү карарын кабул итте.

Путин Мәскәүнең Киев белән сөйләшүләр алып барырга әзер булуын берничә тапкыр белдерде. 30 сентябрьдә Украинаның дүрт төбәген аннексияләү документларын имзалаганда Путин сөйләшүләргә әзер булуын тагын бер мәртәбә белдерде, әмма әлеге аннексияләнгән төбәкләр турында сүз була алмый диде.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG