Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Украинаның басып алынган дүрт төбәген аннексияләү турындагы документларны имзалады


Ул Киевны оккупацияләнгән җирләрдә “атышны кичекмәстән туктатырга” чакырды һәм “Донецки белән Запорожье халкы мәңгелеккә Русиягә кайтты” дип белдерде.

Бүген 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләре басып алган фетнәчел Донецки, Луһански "халык республикаларын", Херсон һәм Запорожье өлкәләрен аннексияләү турындагы документны имзалады. "Бу миллионлаган кешенең ихтыяры" дип белдерде ул.

Путин Киевны оккупацияләнгән җирләрдә "атышны кичекмәстән туктатырга" чакырды һәм "Донецки белән Запорожье халкы мәңгелеккә Русиягә кайтты" дип белдерде.

Шул ук вакытта Запорожье өлкәсенең бер өлеше генә басып алынган, ә өлкә үзәге булган Запорожье шәһәре Украина контролендә.

"Без сөйләшүләр өстәленә утырырга әзер, әмма Запорожье белән Херсонның статусы турында сөйләшмәячәкбез", диде Путин. Ул оккупацияләнгән төбәкләрдә яшәүчеләр "үз халкы, үз язмышы белән булуны сайлады" дип белдерде.

Шул ук вакытта Путин Украинадагы сугышта Русиягә "Көнбатышның идарәче даирәләре" каршы тора дип белдерде.

Аннексияләү турындагы документларны Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә Мәскәү билгеләгән "җитәкчеләр" Денис Пушилин, Леонид Пасечник, Владимир Сальдо һәм Евгений Балицкий имзалады.

Канун нигезендә, килешүләрне имзалагач Путин аларның Конституциягә ярашлылыгын тикшерү өчен Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Аларның Русия Конституциясенә ярашлы булуы танылганнан соң, документлар радификация өчен Русия думасына һәм Федерация шурасына җибәреләчәк.

Русия думасы бу документларны 3 октябрьдә, сенаторлар 4 октябрьдә раслар дип фаразлана.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәү белән килешүләр төзелгәннән соң Украинаның бу дүрт төбәге дә "Русиянең аерылгысыз өлеше булачак" диде. Аның әйтүенчә, әлеге өлкәләрнең Украина контролендәге өлешләре дә Русиягә кушылачак дип саныйлар.

Кичә Путин Херсон һәм Запорожье өлкәләренең бәйсезлеген танучы фәрман имзалады.

Фетнәчеләр контролендәге "ДНР" белән "ЛНР" бәйсезлеген Путин элегрәк таныган иде.

Украина бу җирләрне азат итү өчен көрәшәчәген белдерә, Русия хакимиятләре бу җирләрне Русиянең бер өлеше дип санаса да, берни үзгәрмәячәк, ди.

Дөнья илләре бу аннексия белән килешмәячәкләрен, әлеге төбәкләрне Украина җирләре дип санаячакларын алдан ук әйтеп куйды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG