БМО гомум мәҗлесе Русиядән Украинага репарацияләр түләтү турында резолюция кабул итте

БМО гомум мәҗлесе утырышы

Документ Украинага китерелгән зыянны теркәү өчен махсус реестр булдыруны күздә тота. Бу карарны үтәү мәҗбүри түгел, Русия аңа каршы чыкты.

14 ноябрьдә Берләшкән милләтләр оешмасының гомум мәҗлесе Русияне Украинага һөҗүм итүе өчен финанс җаваплылыкка тартуга өндәгән резолюция кабул итте.

Аерым алганда, документ Украинага китерелгән зыянны теркәү өчен махсус реестр булдыруны күздә тота. Моннан тыш репарацияләрне түләүтү механизмнарын булдыру турында да әйтелә.

Резолюцияне 93 ил хуплады. Алар арасында АКШ һәм Европа берлегенең барлык илләре бар. 13 ил (шул исәптән Русия белән Кытай) каршы тавыш бирде. 74 ил тавыш бирүдән тотылып калды.

Документның авторлары Канада, Гватемала, Нидерланд һәм Украина булды.

Русиянең БМОдагы вәкиле Василий Небензя бу резолюциягә каршы чыгып, документ авторларының Русиянең Көнбатышта туңдырылган хисапларын кулланырга җыенуын әйтте.

БУ ТЕМАГА: БМО гомум мәҗлесе Русиянең Украина җирләрен аннексияләвен хөкем итте

Бу Берләшкән милләтләр оешмасының гомум мәҗлесенең Русиянең Украинага каршы һөҗүмен хөкем иткән бишенче резолюциясе. Октябрьдә БМО гомум мәҗлесе Русиянең Украина җирләрен аннексияләвен хөкем итте, ул чакта резолюцияне хуплап 143 ил тавыш бирде.

БМОның гомум мәҗлесе карарлары, Иминлек шурасы карарларыннан аермалы буларак, үтәү өчен мәҗбүри түгел.

  • Русия президенты Владимир Путин 24 февраль көнне Украинага каршы сугыш башлады.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Русия гаскәрләре басып алган фетнәчел Донецки, Луһански "халык республикаларын", Херсон һәм Запорожье өлкәләрен аннексияләү турындагы документны имзалады.
  • Киев һәм Көнбатыш илләре аннексияне танымаячагын белдерә. Украина бу җирләрне азат итү өчен көрәшәчәген белдерә, Русия хакимиятләре бу җирләрне Русиянең бер өлеше дип санаса да, берни үзгәрмәячәк, ди.
  • Дөнья илләре бу аннексия белән килешмәячәкләрен, әлеге төбәкләрне Украина җирләре дип санаячакларын алдан ук әйтеп куйды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!