Мәхкәмә ярты миллионлап кеше имзалаган мобилизациягә каршы петицияне томалату турында карар чыгарган

Петицияне "Йомшак көч" ("Мягкая сила") хәрәкәте активистлары әле яз көне үк язган иде, мобилизация игълан ителгән көнне аны 100 меңнән артык кеше имзалады.

Владимир шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе Change.org cайтындагы мобилизациягә каршы петицияне Русиядә томалату карары чыгарган. Моңа "Довод" басмасы игътибар иткән.

Хәзерге вакытта ярты миллионлап кеше имзалаган бу петициядән тыш, мәхкәмә "Русская Америка" телеканалының һәм хакимиятне хуплаучы "Антифашист" проектының да, референдумнар уздырып Украинадан басып алынган дүрт төбәкне Русиягә кушу турындагы материалларын тыелган дип тапкан, аларны бетерүне таләп иткән.

Алардагы мәгълүмат "Русия мәнфәгатьләренә зыян сала", "ил җитәкчелегенең, янәсе канунсыз гамәлләре турында ялган белешмәләрне үз эченә ала" диелгән мәхкәмә карарында.

Петицияне "Йомшак көч" ("Мягкая сила") хәрәкәте активистлары әле яз көне үк язган иде, мобилизация игълан ителгән көнне аны 100 меңнән артык кеше имзалады.

  • Күптән түгел Русия президенты Владимир Путиннан мобилизация тәмамлануы турында фәрман имзалауны таләп итеп тә петиция чыкты. Петиция астында "Невойна"оешмасы, "Весна" яшьләр демократик хәрәкәте, "Студентларның сугышка каршы хәрәкәте", "Медиа Партизаны" һәм башка оешмалар имза калдырган.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. 21 сентябрьдә президент Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә мобилизациянең төгәлләнүен җиткерделәр.
  • Әмма мобилизация турындагы фәрман гамәлдән чыгарылмады. 1 ноябрьдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русиядә "өлешчә мобилизация"не төгәлләү өчен президентның аерым фәрман чыгаруы кирәкми" дип белдерде.
  • Юристлар "мобилизация тәмам" дигән телдән әйтелгән бу сүзләр бернинди юридик көчкә дә ия түгел һәм хакимиятләр сугышка алуны теләсә кайсы мизгелдә яңадан башларга мөмкин ди.
  • Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган татар һәм башкорт егетләренең исәбен алып бара. Ачык чыганакларга һәм рәсми мәгълүматларга нигезләнгән исемлектә Татарстаннан – 166, Башкортстаннан 247 ир-егетнең исеме бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!