Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы мобилизацияләнгән 87 мең хәрбинең фронтка җибәрелүен хәбәр итте


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Шойгу аларны әзерләүгә Украинадагы сугышта тәҗрибә алган өч мең инструктор җәлеп ителде дип искәртә. 

Русия саклану министры Сергей Шойгу "хәрби әзерлектән соң" 87 мең мобилизацияләнүченең хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга җибәрелүен белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шойгу аларны әзерләүгә Украинадагы сугышта тәҗрибә алган өч мең инструктор җәлеп ителде дип искәртә.

Бүген, 1 ноябрьдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русиядә "өлешчә мобилизация"не төгәлләү өчен президентның аерым фәрман чыгаруы кирәкми" дип белдерде. Бу хакта "Интерфакс" язды.

"Фәрман кирәми, моның өчен бездә президент хакимияте дәүләт хокукый идарәсенең йомгаклавы бар. Нокта куелды, өлешчә мобилизация тәмам. Саклану министрлыгы хәрби комиссариатларга башка повесткалар җибәрмәскә дип телеграммалар юллады", диде ул.

Песков "өлешчә мобилизация" фәрманы үз көчендә каламы, аның нигезендә мобилизациянең яңа этабы башланмасмы дигән сорауны җвваплап, "Юк, анда сүз 300 мең кеше турында бара, һәм фәрман үтәлде", дигән.

  • Русиядә мобилизация 21 сентябрьдә башланды. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин мобилизациянең төгәлләнүен җиткерде.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачылудан курка. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан куркуын белдерә.
  • Шул ук вакытта Русиядә мобилизациядән азат ителмәгән килеш хәрби хезмәткә чакырылудан качучылар өчен җинаять җаваплылыгы кертүләре бар. Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы урынбасары Эрнест Вәлиев әйтүенчә , өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, хәрби чакырылыштан качкан өчен "срочникларны" гына җинаять җаваплылыгына тартып булуы ачыкланган.
  • Ул мобилизациянең бүгенгә төгәлләнүен искәрткән, әмма бу кайчан да булса мобилизация кабат кирәк булмас дигән гарантия бирми дигән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG