Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" мобилизациядән качучыларны биш елга кадәр утыртырга тәкъдим итә


"Өлешчә мобилизация" кысаларында чакыртылганнарның хәрби күнегүләре
"Өлешчә мобилизация" кысаларында чакыртылганнарның хәрби күнегүләре

Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы урынбасары Эрнест Вәлиев әйтүенчә, мобилизация игълан ителгәннән соң, хәрби чакырылыштан качкан өчен "срочникларны" гына җинаять җаваплылыгына тартып булуы ачыкланган. "Без кануннардагы бушлыкны гына бетерәбез", дигән депутат. 

Русиядә мобилизациядән азат ителмәгән килеш хәрби хезмәткә чакырылудан качучылар өчен җинаять җаваплылыгы кертүләре бар, дип яза "Известия"

Качучыларга 200-500мең сум штраф бирергә, биш елга кадәр мәҗбүри хезмәткә җибәрергә яки биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә тәкъдим ителә.

Канун өлгесенең авторлары - "Бердәм Русия" вәкилләре: Русия думасының һәм Федерация шурасының саклану комитетлары рәисләре Андрей Картаполов һәм Виктор Бондарев, Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы Василий Пискарев һәм аның урынбасарлары.

Документның парламентка кертелергә әзер булуын Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы урынбасары Эрнест Вәлиев та раслаган. "Сүз бүгенге өлешчә мобилизация турында бармый", дигән ул.

"Безнең илдә 1941 елдан бирле мобилизация булмаган. Шуңа аңа кагылышлы күп кануннар эшләми торган", дигән ул.

Аның әйтүенчә , өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, хәрби чакырылыштан качкан өчен "срочникларны" гына җинаять җаваплылыгына тартып булуы ачыкланган.

"Бу дөрес әйбер түгел. Дәүләт белән ватандаш арасындагы мөнәсәбәтләр кешенең беренче тапкыр чакырылу-чакырылмавына карамастан, бөтен кеше өчен бер үк төрле булырга тиеш. Шуңа күрә без кануннардагы бушлыкны гына бетерәбез", дигән депутат. Ул мобилизациянең бүгенгә төгәлләнүен искәрткән, әмма бу кайчан да булса мобилизация кабат кирәк булмас дигән гарантия бирми дигән.

  • Русиядә мобилизация 21 сентябрьдә башланган иде.
  • Элегрәк Русиядә мобилизациядән качкан өчен беренче җинаять эше ачылуы хәбәр ителгән иде. Пенза өлкәсендә яшәүче Максим Моисеевка ике мәртәбә хәрби чакыру кәгазе җибәргәннәр. Тик ул хәрби комиссариатка бармаган. Нәтиҗәдә тикшерү комитеты аңа 328.1 маддә нигезендә җинаять эше ачкан, тоткарлаган һәм ике көнгә изоляторга япкан.
  • Октябрь башында Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас "өлешчә мобилизация"дән баш таркан өчен, кешеләрне Русия җинаять кодексының 328 маддәсендә әйтелгән җинаять җаваплылыгы турында кисәтү – канунсыз дип белдергән иде. Ул әлеге маддәнең бары тик мәҗбүри хәрби хезмәттән качучы 18-27 яшьлекләргә карата гына гамәлдә булуын хәтерләтте.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG