Европа берлегенең рәсми журналында Русиягә каршы чикләүләрнең тугызынчы пакеты бастырылды. Әлеге чикләүләрне Европа берлеге шурасы 16 декабрь көнне Русиягә карата Украинада сугыш башлавы өчен раслады.
Аерым алганда, журналда санкцияләргә эләккән физик затлар һәм оешмалар исемлеге бастырылган. Алар арасында Роскомнадзор оешмасы, Русия армиясенә караган оешмалар, Русия Думасындагы барлык парламент фиркаләре бар.
Чикләүләр исемлегендә Татарстаннан Чаллыдагы "Камаз" ширкәте, Казанның оптикомеханик корылмасы (КОМЗ) һәм Татарстанда теркәлгән "ЭНИКС" оешмасы да бар. Башкортстаннан Ишембай шәһәрендә урнашкан "Витязь" машиналар төзү ширкәте кертелгән.
Кешеләр арасында чикләүләр исемлегенә Русия вице-премьеры Татьяна Голикова, Юстиция министры Константин Чучейко, мәдәният министры Ольга Любимова, Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин, Дума депутатлары Валентина Терешкова, Дмитрий Саблин, Анастасия Удальцова, Русиянең җиде төбәге башлыклары бар.
Моннан тыш исемлеккә алып баручылар Борис Корчевников, Марина Ким, җырчы Григорий Лепс, актер Никита Михалков, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның кызлары Айшат һәм Карина да керделәр.
Европа берлегенең тугызынчы санкцияләр пакетына шулай ук түбәндәгеләр керә:
- Русиягә авиация өчен моторлар экспортын тыю,
- Беренче канал, НТВ, НТВ-Мир, Россия-1, РЕН ТВ каналларыннан лицензияне кире кагу,
- энергетик һәм тау файдалы казылмалары секторларына каршы чикләүләр,
- Европа берлеге ватандашларына Русиядә урнашкан дәүләт яки дәүләткә бәйле оешмаларның җитәкчелегенә керүне тыю.
- 5 декабрьдә Европа берлегенең Русиягә каршы әзерләгән сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керде, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар.
- 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Мәскәүгә кырыс чикләүләр кертте, бу түрәләргә генә түгел, гади халыкка да йогынты ясый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!