Татарстанның 37 районында юл йөрү бәясе арта

Иллюстратив фото

Муниципалитет эчендәге маршрутларда йөрү бәясен киләсе елның 1 гыйнварыннан арттыралар.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Татарстанның 37 районында район һәм шәһәр эчендәге маршрутларда йөрү бәясе артачак. Бу турыдагы документлар хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза "Бизнес Online".

Юл йөрү бәясе Әгерҗе, Әлмәт, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Чирмешән, Тукай, Мамадыш һәм башка районнарда артачак. Бер юлчыга һәм бер багажга бер километр юл узуның бәясе арттырыла.

Әйтик, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында юлчының бер километр үтүе 2 сум булган, ә ел башыннан 2,40 сумга җитәчәк, ә багажныкы - 30 тиен булган булса, 1 гыйнвардан 36 тиен булачак.

Әлегә бәяләрнең ни сәбәпле артуы әйтелми.

  • 1 майда Татарстан башкаласы - Казанда автобус, троллейбус һәм трамвайларда йөрү бәясе арткан иде: банк картасы белән түләгәндә ул 31 сумга төшә. Кәгазь акча белән түләгәндә 36 сум бирәсе. Казан мэриясе юл йөрү бәясен арттыруны Казанда юлчы ташучы оешмалар сорады дигән иде. Оешмаларның мөрәҗәгатендә пандемия һәм траспортта QR-кодлар кертү юлчыларның да, керемнең дә кимүенә китерде диелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!