Алар арасында Башкортстан белән Татарстан югары уку йортлары юк.
Русиянең 16 төбәгендә дәүләт югары уку йортлары каршында яңа хәрби белем бирү үзәкләре оештырылачак. Бу хактагы фәрманны 26 декабрь, дүшәмбе көнне Русия хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин имзалаган. Төбәкләр арасында Башкортстан белән Татарстан юк.
Хәрби белем бирү үзәкләрен оештыру белән мәгариф министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы (кайбер үзәкләр аграр университетларда ачыла) шөгыльләнәчәк.
Элегрәк мондый үзәкләр 94 югары уку йортында бар иде. Кагыйдә буларак, аларда уку йортын тәмамлагач гади солдат булып гаскәргә китәсе килмичә, запастагы офицер дәрәҗәсе алырга теләүче студентлар укыды.
- Берничә көн элек югары уку йортлары каршында яңа хәрби үзәкләр ачарга ниятләүләренә дә карамастан, Русия президенты хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Кириенко һәм Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендәге вәкаләтле вәкил Юрий Трутнев президент Владимир Путинга мөрәҗәгать ясап, Русия төбәкләрендә Чечнядагы "махсус көчләр (спецназ) университеты кебек хәрби әзерлек үзәкләре булдырырга тәкъдим итте.
- Хәрби-спорт тәрбиясе бирү үзәкләре ун төбәктә барлыкка киләчәк, алар арасында Татарстан да бар. Мондый үзәкләр Казан, Төмән, Псков, Элиста, Грозный, Салехард, Екатеринбур, Кемерово, Улан-Удэ, Хабаровскида ачылачак.
- Киләсе елның 16 гыйнварыннан яшьләргә хәрби-спорт тәрбиясе һәм патриотик әзерлек бирү үзәкләре инструкторлары Русиянең Чечнядагы махсус көчләр университетында махсус әзерлек уза башлаячак.
- Үз чыганагына сылтама белән РБК язуынча, федераль һәм төбәкләр бюджетларыннан моңа 400 миллионлап сум бүлергә ниятлиләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!