Русия ягы Макеевкада 63 хәрби һәлак булуын таныды. Үлүчеләр күбрәк була ала

Украин гаскәрләренең Русия хәрбиләре яшәгән бинага HIMARS белән һөҗүм итүен белдерделәр

Һәлак булучылар мобилизацияләнгәннәр булганмы, алар нинди хәрби бүлекчәгә караган - монысын министрлык әйтмәде. Самар губернаторы үлүчеләр арасында Самар өлкәсесеннән мобилизацияләнүчеләр булуын раслады.

Русия саклану министрлыгы Макеевкага ясалган ракет һөҗүмендә илнең 63 хәрбие һәлак булуын җиткерде. Алар урнашкан бинага HIMARS белән һөҗүм итүләре әйтелә. Һәлак булучылар мобилизацияләнгәннәр булганмы, алар нинди хәрби бүлеккә караган - монысын министрлык әйтмәде.

ВВС әлегә расланмаган мәгълүматларга күрә, бинада Сарытау йә Самар өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәр булырга мөмкин дип язды.

Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров Макеевкадагы һөҗүмдә үлүчеләр арасында Самар өлкәсесеннән мобилизацияләнүчеләр булуын раслады. Ул "әлегә мәгълүмат төгәлләштерелә" диде.

Шул ук вакытта Украина кораллы көчләренең Макеевкадагы һөнәри училище бинасына һөҗүм ясавы - анда яшәгән Русия хәрбиләренең кесә телефоннарын актив куллануы аркасында булган дип фаразлыйлар. Бу хакта ТАССка фетнәчел Донецки "халык республикасы"ның тәртип саклау оешмаларында хәбәр иткәннәр.

БУ ТЕМАГА: Telegram-каналлар Макеевкада Русиянең  мобилизацияләнгән берничә йөз хәрбие һәлак булган дип хәбәр итә

Әмма Русия хакимияте яклы Telegram-каналларда бу белдерүне кискен тәнкыйтьләгән язмалар чыга башлады. Әйтик журналист, Мәскәү шәһәр думасы депутаты Андрей Медведев "моның шулай булачагы, Макеевкадагы фаҗигадә сугышчыларның үзләрен гаепле итәргә тырышачаклары билгеле иде инде", дип язды.

"Янәсе, алар телефоннарын кабызган да, шунда ук сим-картлар тупланган урынны ачыклаганнар. Шулайдыр шул. Хәрбиләрне училище бинасына урнаштырырга боерык биргән җитәкче гаепле түгел. Маскировка чаралары турында алдан кайгыртмаучы да гаепле түгел. Сугышчыларны идән асларына урнаштырмаган кеше дә гаепле түгел. Телефонлы сугышчы үзе гаепле икән", дип язды Медведев.

  • 1 гыйнварга каршы төндә Украина гаскәре Донецки янындагы Макеевка авылындагы һөнәри училище бинасына һөҗүм итте. Анда мобилизацияләнгән русияләр яшәгән дип фаразланды. Telegram-каналлар Макеевкада Русиянең мобилизацияләнгән берничә йөз хәрбие һәлак булган дип язды.
  • Узган ел 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый.
  • 2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә мобилизациянең төгәлләнүен җиткерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!