Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram-каналлар Макеевкада Русиянең  мобилизацияләнгән берничә йөз хәрбие һәлак булган дип хәбәр итә


Украина гаскәренең HIMARS ракет комплексы
Украина гаскәренең HIMARS ракет комплексы

Һәлак булган русияләрнең санын украин Telegram-каналларында 300дән алып 600гә кадәр дип язалар. Украина да Русия дә Макеевкадагы һөҗүмгә әлегә рәсми фикер белдермәде.

Telegram-каналлар Макеевка авлындгы һөҗүмдә Русиянең мобилизацияләнгән берничә йөз хәрбие һәлак булуы турында хәбәр итә, дип яза "Дождь".

1 гыйнварга каршы төндә Украина гаскәре Донецки янындагы Макеевка авылындагы һөнәри училище бинасына һөҗүм итте. Анда мобилизацияләнгән русияләр яшәгән диелә. ТАСС кимендә 15кешенең җәрәхәтләнүен язды.

1 гыйнварда һөҗүм белән бәйле хәбәрләр украин каналларында да күренә башлады. Һөҗүмдә йөзләрчә кешенең һәлак булуы әйтелә. Һәлак булган русияләрнең санын украин Telegram-каналларында 300дән алып 600гә кадәр дип язалар, төрле чыганакларда төрле саннар китерелә.

1 гыйнвар киченә Макеевкадагы базага һөҗүм турында Русия хәрби хәбәрчеләре каналлары да яза башлады. Әйтик Борис Рожин мобилизацияләнгәннәр урнашкан бинага HIMARS белән һөҗүм итүләрен, "үлүчеләр һәм яралылар санының шактый" булуын язды.

Сугышны хуплаучы башка урыс Telegram-каналлары һәлак булучылар саны турында берни язмый. Әмма хәрбиләрне яшеренү урыннарына түгел, биналарга күпләп урнаштырган өчен хәрби җитәкчеләрне тәнкыйтьли, моңа гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга чакыра.

Әлегә бу хәлгә рәсми затлардан "ДНР"ның Русия тарафыннан билгеләнгән мәгълүмат министры урынбасары Даниил Безсонов кына фикер белдерде. Ул һөҗүмнең 00:01 сәгатьтә ясалганын хәбәр итте. "Минем мәгълүматка караганда, дошман американнарның HIMARS коралын кулланган", дип язды һәм мобилизацияләнгәннәрне төрле объектларга бүлгәләп урнаштырмаулары өчен Русиянең югары хәрби җитәкчелеген тәнкыйтьләде. Һәлак булучылар турында әлегә Безсонов берни әйтмәде.

Украина да Русия дә Макеевкадагы һөҗүмгә әлегә рәсми фикер белдермәде.

  • Узган ел 24 февральдә русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый.
  • 2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә мобилизациянең төгәлләнүен җиткерделәр.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, күгәргән корал бирүләре турында сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG