Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер ай да сугышмаган. Мобилизациягә эләгеп һәлак булучылар кайта башлады


Башкортстанның Аскын районы Күнгәк авылында Илгиз Фәтхисламовны җирләү
Башкортстанның Аскын районы Күнгәк авылында Илгиз Фәтхисламовны җирләү

21 сентябрьдә игълан ителгән мобилизациягә эләккән кайбер ирләр инде сугышта һәлак та булган. ВВС язганча, Русиядән Украинадагы сугышка мәҗбүри җибәрелгәннәрнең кимендә 326сы үтерелгән — сүз мобилизацияләнгәннәр турында бара.

Украинадагы сугышта һәлак булган һәм март аенда җирләнгән Татарстан ирләренең берсе
Украинадагы сугышта һәлак булган һәм март аенда җирләнгән Татарстан ирләренең берсе

"Мобик"ларның (мобилизацияләнгәннәрне Русиядә шулай атыйлар ) мәетләре Татарстан белән Башкортстанга да кайта башлаган. Хөкүмәт ул очракларны яшерергә тырыша. Февраль-март айларында Украинадан кайткан мәетләрне тантаналы рәвештә, зур түрәләр катнашында җирләгән булсалар, хәзер үлгән солдатлар турында хәбәр ителми диярлек. Бу мәгълүматны фәкать авыл пабликлары, социаль челтәрдәге җирле төркемнәрдә генә очратырга мөмкин.

Азатлык Путин режимы башлаган сугышта һәлак булучыларның исемлеген көн саен диярлек яңартып тора. Ноябрьдә әлеге исемлектә мобилизациягә эләгеп һәлак булганнар да өстәлә башлады.

Татарстан белән Башкортстаннан мобилизацияләнеп, инде һәлак та булган ирләр — кемнәр алар? Ачык чыганакларда булган мәгълүматны җыйдык, аны сезгә тәкъдим итәбез.

БАШКОРТСТАН: КИМЕНДӘ 6 ҮЛЕМ

Путин башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 281 ир һәлак булганы расланган. Шуларның кимендә алтысы — мобилизациягә эләккән ир-атлар.

Дмитрий Собинов
Дмитрий Собинов

Дмитрий Собинов, 31 яшь

Үлеме хәбәр ителгән иң беренче "мобик"ларның берсе.

Уфада яшәгән. 2006 елда 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, 63нче һөнәри училищеда укыган. Шуннан армиягә киткән.

Кайткач 13 ел "Магнит" ширкәтендә эшләгән, мөдир дәрәҗәсенә ирешкән. 2022 елның 28 сентябрендә мобилизациягә эләгеп Украинадагы сугышка киткән — ә 22 октябрьдә инде һәлак та булган.

7 ноябрьдә Уфада җирләнде. Хатыны, 4-яшьлек улы калган.

Илгиз Фәтхисламов
Илгиз Фәтхисламов

Илгиз Фәтхисламов, 42 яшь

1980 елда Башкортстанның Аскын районы Күнгәк авылында туган. 1997 елда мәктәпне бетереп Агыйдел шәһәрендәге һөнәри училищега укырга кергән. 1998 елда армиягә алынган, контракт нигезендә 3 ел хезмәт иткән, шул исәптән Чечнядагы хәрби низагта катнашкан.

Соңгы елларда Екатеринбур шәһәрендә транспорт өлкәсендә эшләгән.

2022 елның 21 сентябрендә мобилизация игълан ителгәч, Украинадагы сугышка җибәрелгән (үз теләге белән киткән дигән мәгълүматлар да бар) — 24 октябрьдә инде һәлак та булган.

6 ноябрьдә туган ягында җирләнде. Хатыны, 14 яшьлек улы калган.

Инзир Сөбханколов
Инзир Сөбханколов

Инзир Сөбханколов, 30 яшь

Чишмә районы Сализ авылында туып үскән. 2008 елда мәктәпне бетергәч, 48нче училищега кергән, 2010 елда армиягә алынган.

2022 елның 27 сентябрендә мобилизациягә эләгеп Украинадагы сугышка киткән — 30 октябрьдә инде һәлак та булган.

9 ноябрьдә туган ягында җирләнде.

Руслан Хисаметдинов
Руслан Хисаметдинов

Руслан Хисаметдинов, 37 яшь

1985 елның 3 декабрендә Мәләвездә туган. 5нче мәктәпне тәмамлаган. Мәләвез механика-технология техникумында укыган.

Хәрби хезмәткә 2009 елны Кемерово өлкәсе Юрга шәһәренә алынган. Күчмә зенит ракет комплексы атучысы булган.

Хәрби хезмәттән соң торба үткәргечен монтажлау өлкәсендә эшләгән.

2022 елның 26 сентябрендә хәрби билеты да булмаган килеш мобилизациягә алганнар. Пензада күнегүләр үткәннән соң, Белгород өлкәсенә, аннары Украинаның Луһански өлкәсенә сугышка җибәрелгән — шунда һәлак булган.

23 ноябрьдә туган ягында җирләнде. Хатыны, ике баласы калган.

Даут Гыйльмияров
Даут Гыйльмияров

Даут Гыйльмияров, 44 яшь

Аскын районының Гөмбә (Гумбино) авылында туган.

2022 елның 17 октябрендә Уфаның Ленин районыннан мобилизацияләнгән — ә 11 ноябрьдә Украинаның Луһански өлкәсендә инде һәлак та булган.

24 ноябрьдә туган ягында җирләнде.

Өлкән яшьтәге ата-анасы, хатыны һәм өч баласы калган.

Алмаз Хәбибуллин
Алмаз Хәбибуллин

Алмаз Хәбибуллин, 22 яшь

Борай районы Кулай авылында туган.

Мәктәпне тәмамлагач тракторист-машинист һөнәре алган, Борай районының "Урожай" авыл хуҗалыгы оешмасында тракторчы булып эшләгән.

2018 елның ноябрендә армиягә алынган. Аннан кайткач "Колос" оешмасында механизатор булып эшләгән.

2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. Үлеме турында 25 ноябрьдә хәбәр ителде.

ТАТАРСТАН: КИМЕНДӘ 5 ҮЛЕМ

Путин башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 187 ир һәлак булганы расланган. Шуларның кимендә дүрте — мобилизациягә эләккән ир-атлар.

Азат Латыйпов
Азат Латыйпов

Азат Латыйпов, 30-31 яшь

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан мобилизациягә эләгеп сугышта һәлак булганы расланган беренче кеше.

Республиканың Мамадыш районы Алгай авылында 1991 елда туган.

2022 елның сентябрендә мобилизациягә эләгеп Украинадагы сугышка җибәрелгән — ә 22 ноябрьдә инде туган ягында җирләнгән.

Өйләнмәгән булган.

Айнур Шәрәфиев
Айнур Шәрәфиев

Айнур Шәрәфиев

Аның үлеме турында 28 ноябрьдә хәбәр ителде. Дуслары исә Айнур 12 ноябрьдә һәлак булган дип сөйли.

Шәрәфиев "Казаноргсинтез" оешмасында эшләгән.

Өйләнгән булган. 3 һәм 5 яшьлек ике баласы ятим калган.

Павел Зуев
Павел Зуев

Павел Зуев, 35 яшь

Мамадыш районы Соколка авылында туган, Чаллыда яшәгән.

24 сентябрьдә мобилизацияләнгәннәрнең беренче төркеменә эләккән. Аның белән бергә Чаллыдан тагын 73 ир Украинадагы сугышка киткән.

Үлеме турында 5 декабрьдә хәбәр ителде.

Рамил Хаҗиев
Рамил Хаҗиев

Рамил Хаҗиев, 29 яшь

Чаллыда торбалар заводында эшләгән. Мобилизациягә 2022 елның сентябрендә эләккән.

6 декабрьдә Чаллыдагы зиратта "дан" аллеясендә җирләнде.

Азатлык бу проектта Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан сугышчыларын теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG