Русия гаскәрләре аннексияләнгән Кырымның Акмәчет (Симферополь) районындагы крематориен һәлак булган хәрбиләренең җәсәдләрен яндыру өчен куллана, дип хәбәр итте 15 февральдә Украина кораллы көчләренең Баш штабы.
Украина хәрби җитәкчелеге ышандыруынча, шул рәвешле Русия хәрбиләре сугышта һәлак булган үз солдатларының чын санын яшерергә тырыша.
Сугышта үлгән русияләрне Акмәчет районындагы Карача Кангыл (Красная Зорька) авылында яндырулары әйтелә. "Җирле крематорий янында даими рәвештә иң күбе ун хәрби машинадан чират тора. Бу йөк машиналарында окупантлар һәлак булган Русия хәрбиләрен һәм ялланып сугышучыларны китерә. Тәүлек әйләнәсе яндыралар. Сивилләргә җәсәдләрне яндыру хезмәте күрсәтелми", диелә украин баш штабы хисабында.
Үзен Татарстанның Апас районыннан дип таныштыручы, саф татарча сөйләшкән ир дә һәлак булучыларның санын яшерүләренең тагын бер ысулын аңлаткан иде. "Үлгән солдатларның муенындагы жетоннарын алып аталар", ди ул . Моны – Русия солдаты һәлак дип түгел, хәбәрсез югалган дип саналсын һәм гаиләсенә дәүләттән акча бирелмәсен өчен эшлиләр, дип аңлата.
Апастан сугышка киткән ир Русиянең югалтулары күп булуын сөйли.
"Безнең монда күбебезне ит урынына кулланалар" ди ул Донбасстан яздырып җибәргән язмасында. "Безне автомат белән пулемёт, "град"ларга каршы кертәләр, бернишли алмыйбыз, кире чыгабыз. Кайчагында ярты кеше чыга, кайчагында башсыз кеше чыга – үзем күрдем, үзем алып чыктым. Анда кеше күп үлде" ди хәрби".
Русия мондый хәбәрләргә аңлатма бирми. Сугыш барган шартларда Азатлык мәгълүматны бәйсез чыганаклар аша раслый яки инкарь итә алмый.
Русия үзенең югалтулары турында соңгы тапкыр илдә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәндә, 2022 елның 21 сентябрендә әйткән иде. Илнең саклану министры Сергей Шойгу 5937 кеше һәлак булды, диде.
Шул ук вакытта ВВС басмасы Украинадагы сугышка мобилизацияләнеп китүчеләр арасында гына да кимендә 1082 кеше үлүен ачыклады. Аларның 40 проценты быел 1 гыйнвардан соң үлгән диелде.
Мобилизацияләнгәннәрнең мәетләре Татарстан белән Башкортстанга да кайта башлады. Хөкүмәт ул очракларны яшерергә тырыша. Былтыр февраль-март айларында Украинадан кайткан мәетләрне тантаналы рәвештә, зур түрәләр катнашында җирләгән булсалар, хәзер үлгән солдатлар турында хәбәр ителми диярлек. Бу мәгълүматны фәкать авыл пабликлары, социаль челтәрдәге җирле төркемнәрдә генә очратырга мөмкин.
Азатлык Путин режимы башлаган сугышта һәлак булучыларның исемлеген алып бара. Бүгенгә анда Татарстаннан - 264, Башкортстаннан - 442 ир-егетнең исеме бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!