Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВВС: Украинадагы сугышта Русиядән кимендә 1082 мобилизацияләнгән хәрби һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның 40 проценты быел үлгән диелә. 

ВВС һәм Медиазона ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта кимендә 1082 мобилизацияләнгән русияленең һәлак булуын ачыклаган. Аларның 40 проценты 2023 елның 1 гыйнварыннан соң үлгән диелә.

Мобилизацияләнгәннәрнең 49ы фронтка барып та җитмәгән килеш үлгән. Аларның бер өлеше йөрәк һәм кан тамырлары белән проблемнары булу сәбәпле, шулай ук хәрби күнегүләрдәге бәхетсезлек очракларында, һәлакәтләрдә, сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтүләре аркасында вафат булган. Сигез кеше үзенә кул салган диелә.

Некрологлардан күренгәнчә, мобилизацияләнгәннәрнең беренче отряды сугышка өч-җиде көн әзерлек үткәннән соң җибәрелгән, диелә язмада. Шул ук вакытта ВВС Макеевкадагы һөҗүмдә һәлак булган 109 русияленең исемнәрен ачыклаган. Аларның 107се – сугышка "өлешчә" мобилизация кысаларында алынган булган.

Мобилизацияләнүчеләр арасында чын югалтулар күбрәк, чөнки һәлак булучы хәрбиләр турында язылган күпчелек хәбәрләрдә аларның статусы күрсәтелми, дип искәртә журналистлар.

  • Русия һәм Украина сугыштагы югалтулары белән бәйле саннарны яшерә. Русия саклану министрлыгы һәлак булучыларның санын соңгы мәртәбә мобилизация игълан ителгән көнне - 21 сентябрьдә әйткән иде. Сергей Шойгу сүзләренчә, сугышта 5937 русияле үлгән.
  • Ноябрьдә исә Пентагон Русиянең дә, Украинаның да югалтулары якынча 100әр мең кеше дип белдерде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең мәетләре Татарстан белән Башкортстанга да кайта башлады. Хөкүмәт ул очракларны яшерергә тырыша. Февраль-март айларында Украинадан кайткан мәетләрне тантаналы рәвештә, зур түрәләр катнашында җирләгән булсалар, хәзер үлгән солдатлар турында хәбәр ителми диярлек. Бу мәгълүматны фәкать авыл пабликлары, социаль челтәрдәге җирле төркемнәрдә генә очратырга мөмкин.
  • Азатлык Путин режимы башлаган сугышта һәлак булучыларның исемлеген алып бара. Бүгенгә анда Татарстаннан - 264, Башкортстаннан - 442 ир-егетнең исеме бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG