Интернетта Русиянең биш төбәге бәйсезлеге турында тавыш бирү башланды 

Урал, Себер, Кубань, Ингрия һәм Кенигсбергның бәйсезлеге турында онлайн-референдумнарны Пост-Русия азат халыклары форумында чыгыш ясаган төбәкләрдәге хәрәкәтләрнең активистлары оештырды. 

15 февраль көнне Казан вакыты белән кичке сәгать сигездә Русиянең биш бүлгесе – Урал, Себер, Кубан, Ингрия һәм Кенигсбергның бәйсезлеге турында онлайн-референдумнар башланды.

Референдумны Пост-Русия азат халыклары форумында чыгыш ясаган төбәкләрдәге хәрәкәтләрнең активистлары оештырды. Форум үзе 31 гыйнварда Брюсселдә Европарламентта үткән иде.

Биш төбәкнең бәйсезлеге турында тавыш бирүләр "Русия Федерациясе республикаларының үзбилгеләнүен хуплаган милли онлайн-референдум" дип аталучы интернет-мәйданчыкта оештырылган. Сайтта референдумның оештыру комитеты мөрәҗәгате бар, анда ни өчен бу төбәкләр бәйсез булырга тиешлегенә дәлилләр китерелгән.

Сораштырулардан күренгәнчә "башка русияләр белән чагыштырганда Екатеринбурда яшәүчеләрнең федераль үзәккә мөнәсәбәте начаррак", әмма "Урал төбәкләре керемнәренең 70 процентын Мәскәүгә бирә". Шул ук мөрәҗәгатьтә Калининградта яшәүчеләргә "күршедәге Гданьски шәһәрендә (Польша) тормыш дәрәҗәсенә карарга һәм анда үз "Европа киләчәген күрергә", Себердә яшәүчеләрне "туган якларының бөтен табигый байлыкларын үз кулларына алырга" чакыру бар.

Тавыш бирү битендә төбәкләрнең бәйсезлеккә хәрәкәте тарихы язылган. Әйтик, Урал турындагы сәхифәдә 1993 елның язында Урал республикасының статусы турында референдум узуы әйтелгән. Анда халыкның 60 проценты катнашкан, шуларның 83 проценты республика булдыру тәкъдимен хуплаган. Урал республикасы Эдуард Россель җитәкчелегендә Русиянең автоном төбәге буларак дүрт ай гына яшәп калды.

Тавыш бара торган сайтны Роскомнадзор томалады. 28 февральдә янә тавыш бирергә мөмкин булачак, аның нәтиҗәләрен март башында чыгарачаклар.

Русиянең төбәк һәм милли хәрәкәтләре лидерлары федерация составын үзгәртүне хуплаучы кайбер украин сәясәтчеләре белән берлектә референдумнар планы төзегән һәм аларны уздырырга электрон платформ хәзерләгән.

Мондый украин сәясәтчеләренең берсе – Югары Рада депутаты Олег Дунда 2022 елның октябрендә "Югары Рада референдумнар нәтиҗәсе нигезендә төбәкләрнең бәйсезлеген тану турындагы гаризаларны чагыштырмача тиз кабул итәчәк һәм аларның суверенлыгын легальләштерү турында башка халыкара оешмаларга мөрәҗәгатьләр язачак", дип белдерде. Шулай ук Дунда киләчәктә Татарстан, Башкортстан, Бурятия һәм Төньяк Кавказ республикалары (Чечнядан кала) язмышы турында да референдумнар узарга мөмкин, диде.

Депутат чечен халкының үзбилгеләнүе турындагы референдумны кирәксез дип саный, чөнки 1990нчы еллар башында Ичкерия мондый тавыш бирүне үткәргән иде инде. Аңа нигезләнеп, узган елның октябрендә Украина Югары Радасы үзбилгеләнгән Чечен республикасы Ичкерияне "Русия вакытлыча басып алган" төбәк дип таныды.

2022 елның декабрендә Русия думасы беренче укылышта "Русия биләмәләренең бөтенлеген кире кагучы" хариталар тараткан өчен штраф бирүне күз уңында тота торган канун өлгеләре җыелмасын кабул итте. Мондый хариталар тараткан өчен гражданнарга бер-өч мең сум, вазифаи затларга ике-биш мең сум штраф яный. Юридик затларга 100 мең сумнан бер миллион сумга кадәр штраф салулары бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!