Русия Дәүләт думасына ил биләмәләренең бөтенлеген яклау турында канун өлгесе кертелде. Ул Русия харитасын бозып күрсәтүне экстремистик материал дип тануны күзаллый. Канун өлгесен думаның иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы тору комитеты рәисе Василий Пискарев һәм аның ике урынбасары – Эрнест Вәлиев һәм Анатолий Выборный әзерләгән.
Канун өлгесе аңлатмасында әйтелгәнчә, соңгы вакытта Русия территориясенең кайбер өлешләрен – Кырым, көньяк Курил һәм башка җирлекләрен икенче дәүләткә каравын күрсәткән басма-буклет, хариталар тарату очраклы арткан. Мондый мәгълүмати акцияләр "чит илдән эшләнүче яшерен пропаганда формасы" булып тора диелә. Канун язучылар моны Русия һәм дөнья җәмәгатьчелегендә Русиянең суверенитетын һәм дәүләт бөтенлеген какшату максатында эшләнә дип саный.
"Аеруча балалар аудиториясенә юнәлдерелгән материаллар куркыныч тудыра. Бер сәүдә үзәгендә Кырымны Украина җирләре дип күрсәткән балалар фото-обои сатылган очрак кебек. Бу Көнбатышның Русиягә карата эшләнгән гибрид сугышының бер өлеше", дип белдергән Василий Пискарев.
Мондый хариталар тараткан кешеләрне штрафка тарту яисә 15 тәүлеккә кулга алу яный. Юридик оешмалар өчен җәза күләме 1 млн сумга җитәчәк.
Депутатлар "Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турындагы" федераль канунына һәм Русиянең административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.
2020 елда Русия Конституциясен үзгәрткәннән соң илнең бербөтенлеген бозу өчен җәза кертүче канун кабул ителде.
Бу гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Илнең бөтенлеген бозуга ачык рәвештә чакырган очракта, бу хәл беренче тапкыр булса, административ җәза кулланыла. Шушы кисәтүдән соң бер ел эчендә әлеге өндәү тагын кабатланса, бу җинаять булып санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!