Читтәге татар активистлары Төркиядәге татарларга махсус статус бирүне сорап Эрдоганга мөрәҗәгать итте

Рәҗәп Эрдоганның Казанга сәфәре. 2011 ел

Бүген Төркия Казан татарларын "төрки тамырлы ватандашлар" статусында күрми.

Үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем җитәкчесе Рәфис Кашапов Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга мөрәҗәгать юллады. Хатта Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган татарларны төрки халык буларак тануны сорыйлар.

"Сезгә билгеле булганча, Төркиядә дә Путин режимы эзәрлекләнүеннән качарга мәҗбүр булган татарлар бар. Төркия дәүләт органнары таләп иткән "төрки ватандашлык" турында документны Русиядә бер дәүләт оешмасы да бирми. Без сездән Казан татарларын төрки халкының өлеше булып тануда аларның туу турындагы таныклыгын куллануны сорыйбыз", диелгән хатта.

Узган ел ахырында Төркиянең миграция идарәсе (Гөч идарәсе) Русия ватандашларына, шул исәптән татарларга да фатир арендалау юлы белән яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирми башлады. Бу хакта рәсми белдерү булмаса да, 26 декабрьдән миграция хезмәте мөрәҗәгать итүчеләрне рәттән кире бора. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына протест белдереп һәм мобилизациядән качып китүчеләр кире үз илләренә сөрелергә мөмкин. Азатлык яшәү рөхсәте ала алмаган татарлар һәм күчемсез милек өлкәсендәге белгечләр белән сөйләшкән иде.

Узган елның август аеннан Төркиянең миграция идарәсе кырымтатарларга озак вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте бирә башлады. Рәсмиләр кырымтатарларны "төрки тамырлы ватандашлар" статусында кабул итә. Элегрәк мондый статус мәсхәт төрекләре, уйгыр, Болгарстан белән Грециядән этник төрекләргә генә бирелгән булган.

Аерым исәпләргә караганда, 2022 ел башыннан Русиядән чит илгә ярты миллионнан артык кеше күчеп киткән. THE BELL мәгълүматынча, 78 меңнән артык русияле Төркиягә киткән һәм кире кайтмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!