Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыштан качып киткән татарларны Төркия кире Русиягә кайтарырмы?


Төркия чик капкаларының берсе
Төркия чик капкаларының берсе

Төркиянең миграция идарәсе (Гөч идарәсе) Русия ватандашларына, шул исәптән татарларга фатир арендалау юлы белән яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирми башлады. Бу хакта рәсми белдерү булмаса да, 26 декабрьдән миграция хезмәте мөрәҗәгать итүчеләрне рәттән кире бора. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына протест белдереп һәм мобилизациядән качып китүчеләр кире үз илләренә сөрелергә мөмкин. Азатлык яшәү рөхсәте ала алмаган татарлар һәм күчемсез милек өлкәсендәге белгечләр белән сөйләште.

Бүген Русия ватандашларына Төркиядә ярты елга 90 көн яшәргә рөхсәт ителә. Әмма яшәү вакыты рәттән 60 көннән артмаска тиеш. Тагын 30 көн яшәр өчен ил чиген үтеп, яңадан Төркиягә килергә кирәк.

Төркиядә бер елга калырга теләүчеләр өчен төрек миграция хезмәтеннән яшәү рөхсәте алынырга тиешле. Моңа кадәр моның иң кулай юлы фатир арендалап яшәү иде. Хәзер нәкъ шушы ысул белән гариза бирүчеләрне кире бора башладылар. Бу беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләргә кагыла. Төркиядә яшәргә рөхсәт бирүче таныклыкны (кимлек) алданрак алырга өлгергән кешеләргә аны озайтуда проблем юк дип әйтелде.

Шул ук вакытта әлегә кадәр Русия ватандашларына яшәү рөхсәте бирелмәү турында рәсми хәбәр чыкмады. Азатлык хәбәрчесе Төркиянең Истанбул, Мәрсин, Анталья миграция хезмәтенә шалтыратты. Күпчелек очракта хезмәткәрләр телефоннарын алмады. Алган әңгәмәдәш тә Русия ватандашларына яшәү рөхсәте бирелмәүнең сәбәпләрен аңлата алмады.

Төркиядә яшәү рәхсәтен бирмәү очраклары беренче тапкыр гына кабатланмый. Март һәм август аенда Төркиядә бер елга туристик максат белән яшәргә калу туктатылып торганлыгы хакында әйтелде. Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң төрек хакимияте яңадан рөхсәт бирә башлады.

Бүген Төркиядә яшәү рөхсәтен алуда төрле юллар күрсәтелгән:

  • Фатир арендалау
  • 75 мең долларга күчемсез милек алу
  • Бизнес ачу
  • Белем алу, фәнни эшчәнлек алып бару
  • Һуманитар сәбәпләр

Төркия хакимияте кайбер тугандаш халыкларны "төрки тамырлы ватандашлар" статусында кабул итеп, аларга озак вакытка яшәү рөхсәте бирә. Быел шундый мөмкинлек кырымтатарларга бирелде. Элегрәк мондый статус мәсхәт төрекләре, уйгыр, Болгарстан белән Грециядән этник төрекләргә генә бирелгән булган. Русиядә яшәүче татарлар "төрки тамырлы ватандашлар" статусында түгел.

Көзен Төркиягә күченгән Эльвира (иминлек өчен исеме үзгәртелде) бер ай элек гаиләсе белән бер елга яшәү рөхсәте алыр өчен документларын туплап гариза тапшырган булган. Күпчелек чит ил ватандашлары кебек, алар да фатир арендалау юлы белән Төркиянең Мәрсин шәһәрендә калырга җыенган. Миграция хезмәте аларны 28 декабрьгә әңгәмәгә (рандеву) чакырган. Көне җиткәч миграция хезмәтендә аларны рандевуга керүнең мәгънәсе юк дип кире борганнар.

Ни өчен татарлар Төркияне эмиграция өчен кулай күрә

  • Татар һәм төрек телләре, мәдәниятләре якын
  • Төркиядә ислам дине
  • Төрекләр татарларны белә, ихтирам итә
  • Русия паспорты белән виза режимы уңай
  • Вакытлыча яшәү рөхсәте, документлар ясату ансат
  • Татарстан белән Төркия арасы якын
  • Һава торышы җылы, диңгез
  • Яшәү чагыштырмача арзан

"Без рандевуга кермәдек. Ул безнең бетерелде. Яңадан гариза бирсәк, көтеп торырга һәм шул вакытка кадәр Төркиядә яшәргә була", ди ул.

Эльвира сөйләвенчә, хәзер Мәрсин миграция хезмәтендә Русия ватандашларыннан су буе чират барлыкка килгән.

"Соңгы ике-өч көндә миграция хезмәтендә бик күп кеше иде. Анда йә урыслар, йә риелторлар йөри. Алар кешеләрдән фатир арендасы өчен бер елга алдан акча алып, яшәү рөхсәте алырга ышандырган. Хәзер нәрсә эшләргә дә белмим", дип сөйли ул.

Эльвира миграция хезмәте белгече белән аерым сөйләшү турында да әйтте.

"Миграция хезмәтендә эшләүчеләр Төркиягә бик күп качак килүен әйтә. Мобилизация вакытында Русия ватандашларына бераз лояль булырга кушылды дип сөйләде. Хәзер анысын да бетердек диләр.

Алар үзләре дә төгәл берни белми. Бары 75 мең долларга милек сатып алып, яшәү рөхсәте алырга куша. Моннан тыш, университетка укырга кереп, медицина үзәгендә дәваланып Төркиядә калырга мөмкин диләр. Шулай ук бизнес партнер булып, яисә эш визасы алып яшәү рөхсәте алырга була. Моның өчен Русиягә кайтып гариза бирергә кирәк диләр.

Хәзер социаль челтәрдә Русия-Грузия чигеннән халыкның күпләп кире кайтуы турында видеолар куялар. Кешеләр әкренләп Русиягә кире кайта. Нишләсеннәр, һәркемнең дә 75 мең доллары булмаска мөмкин.

Без урыслар түгел, әмма Русия паспорты булганга безгә шундый ук караш. Русиядә дә милли проблемнар белән яшәдек. Хәзер Төркиядә яңа тормыш башларбыз дип уйлаган идек. Баланы бакчага бирдек, төрек телен беләбез. Алар бездән кырымтатар түгелме дип сорады, чөнки шул юл белән озак вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте алып була. Төркия хакимияте кырымтатарларны куылган милләт дип саный, ә башка халыкларның, шул исәптән татарларның хокукы Русиядә кысылмый дип уйлый", ди ул.

Декабрь башында Татарстанның Балтач районыннан Мәрсин шәһәренә гаиләсе белән күченгән Марат Кыямов (иминлек өчен исеме үзгәртелде, Русиягә кире кайтырга мәҗбүр булуыбыз ихтимал ди) хәзер аптырашта утыра.

"Мин хатыным һәм өч балам белән Төркиядә яшәргә дип күчендем. Декабрьдә зур фатир арендаладык. Риелтор ярты елга акчасын алып куйды. Ул 96 мең лирага (380 мең сум) чыкты. Безнең миграция хезмәтендә рандеву февраль башында булырга тиеш. Әгәр яшәү рөхсәте бирелмәсә, нишләрбез? Мин риелтордан акчаны кире кайтарып буламы дип сорадым. Ул килешү белән төзелгән сумманы кайтаруы кыен диде.

Миграция хезмәтендә керем турында апостильле документ сорыйлар дип тә ишеттем. Үзем биржада утырам, рәсми рәвештә эшләмим. Алар мондый дәлилне кабул итмәячәк.

Күптән түгел Каш һәм Фәтхия шәһәрләрендә дусларга да яшәү рөхсәте бирелмәде. Мин ел башында үзгәрешләр булачагына өмет итәм. Минемчә, Төркия статистика өчен шундый чикләү кертте. Алар бит бүген дә яшәү рөхсәте алу өчен гаризаларны кабул итә. Әгәр бу мөмкинлекне бетергән булсалар, гариза да биреп булмас иде. Яңа елдан соң бәлки яңа квоталар бирелер дип өмет итәм", дип сөйләде ул.

Яңа үзгәрешләр миграция идарәсендә рандеву узган, ләкин таныклык (кимлек) килүен көткән кешеләргә дә кагылган. Анталья шәһәрендә яшәүче Кәрим Сабитов (исеме үзгәртелде) миграция хезмәтендә әле 14 декабрьдә үк әңгәмә узган. Аңа яшәү рөхсәте уңайланды дип таныклык килүне көтәргә кушылган. Әмма декабрь азагында Кәримне кабат миграция хезмәтенә чакырганнар.

"Мине башта документ җитми дип миграция хезмәтенә чакырдылар. Алар миңа анкета тутырырга кушты. Анда кайдан һәм нинди керем алуым турында, нинди максат белән Төркиягә килүемне, кайсы урыннарда ял итәчәгемне язарга кушты. Башка бернинди документ сорамадылар. Икенче көнгә үк телефонга яшәү рөхсәте бирмибез дигән хәбәр килде. Гәрчә, мин барлык сорауларга төгәл җавап кайтардым, керемемне күрсәттем", ди ул.

Сабитов Төркиягә мобилизациядән качып килгән булган. Сентябрь азагында аңа повестка да килгән. Ул хәзер Русиягә кайтырга курка.

"Бәлки монда калырмын. Канунсыз яшәгән өчен штраф күләме зур түгел – 500 лира (2 мең сум тирәсе) дип әйттеләр. Нәрсә эшләргә икәнне беркем дә белми. Яшәү рөхсәте бирелмәсә, ярты елдан соң гына яңадан гариза кабул итәләр. Бәлки кайтып китәрмен. Русиядә яңадан мобилизация башланса, инде башка илгә китү турында уйларга кирәк булачак. Нишләргә дә белгән юк. Без бит Төркия икътисадына ярдәм итәбез, хезмәт күрсәтү өлкәсенә акча кертәбез", диде ул.

Анталья шәһәрендә риелтор булып эшләүче Илгиз Гыйләҗев беренче тапкыр яшәү рөхсәте алу мәсьәләсе әлегә билгесез булып кала ди.

"Алга таба нәрсә булыр – белмим. Төркиядә квота белән рөхсәт бирү дигән төшенчә юк. Монда сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Яшәү рөхсәте алмыйча алдан берничә айга фатир арендалаучыларга акча кайтару мәсьәләсе дә четерекле тора. Бу фатир хуҗасына бәйле. Әгәр дә ул төпле һәм аңлый торган кеше булса, акчаны кире кайтарырга мөмкин. Акча артыннан чапкан кеше кире кайтармас. Моның өчен килешүдә алдан ук бу шартлар турында уйлап язарга кирәк иде", диде ул.

Антальядагы адвокат, юрист Фәнис Зыялы миграция идарәсе рөхсәт бирмәгән кешеләр 10 көн эчендә Төркиядән чыгып китәргә тиеш ди. Шул ук вакытта мәхкәмә юлы белән илдә озагракка да калырга мөмкин.

"Миграция хезмәте яшәү рөхсәтен бирүдән баш тарта һәм 10 көн эчендә Төркиядән чыгып китү карарын тапшыра. Хәзерге вакытта мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәр өчен ике ай вакыт бирелә. Син яшәгән шәһәрдә идарә мәхкәмәсенә гариза тапшырсаң, ике якның дәлилләрен тыңлап карар кабул ителә. Бүгенге көндә яшәү рөхсәтен бирү мәсьәләсе сәясиләште. Шуңа күрә хөкемдарлар да сәяси якка басып, кешеләрнең мөрәҗәгатен канәгатьләндерми. Миграция хезмәте үз карарын кануннарга нигезләп чыгара. Төрекләр әйтмешли, чебеннән май чыгаралар. Әмма кеше мәхкәмәгә бирсә, димәк, карар чыкканчыга кадәр ирекле рәвештә Төркиядә кала ала дигән сүз.

Әгәр дә миграция хезмәте 10 көн эчендә Төркиядән чыгып китәргә кушса, әмма илдә яшәү вакытың 90 көнгә тулмаса, син шушы вакытка кадәр монда кала аласың. Билгеләнгән вакыт эчендә Төркиядән китмәсәң дә сине беркем эзләп йөрмәячәк. Кеше полициягә эләккәнгә кадәр йөри ала. Әгәр контроль вакытында тотылсаң, миграция хезмәте идарәсенең изоляторына җибәрәчәкләр. Шуннан соң миграция хезмәте сине алты ай контрольдә тотар өчен карар бирә. Дәүләт бюджеттан акча бүлеп биргәнгә кадәр шунда тота һәм кешене үз иленә сөрер өчен билет белән тәэмин итә. Билет алынганнан соң миграция хезмәте сине самолетка кадәр озата. Паспорт кулга бирелми. Ул очкыч экипажына тапшырыла. Каршы алучыларга хәбәр бирелә. Экипаж да паспортны аларга тапшыра. Изоляторда тотылу белән риза булмыйча мәхкәмәгә бирергә, яисә үзең билет сатып алып илдән китәргә мөмкин", дип аңлатты ул.

Фәнис Зыялы бу үзгәрешләр артында 2023 елда узачак сайлаулар торуы ихтимал дип исәпли. 18 июньдә Төркия президентын һәм парламентны сайлау узарга тиеш. Хакимияткә хәзер җирле халыкның гозерен үтәү мөһимрәк.

"Җирле халыкта ризасызлык артты. Хәзер уң якка карыйсың – урысча, сул якта – урысча. Бу хәл инфляциягә китерде. Торак арендалауга, күчемсез милеккә бәя артты. Моннан тыш, кечкенә шәһәрләр булган Аланья, Мәхмүтләр халыкны сыйдыра алмый. Антальяда юлларда тыгымнар күбәйде. Бу халыкта ризасызлык уята. Моңа кадәр Анталья шәһәренең аерым районнарында яшәү рөхсәте бирми башласалар, хәзер бу күп мәхәлләләргә кагыла", диде ул.

Аерым исәпләргә караганда, 2022 ел башыннан Русиядән чит илгә ярты миллионнан артык кеше күчеп киткән. THE BELL мәгълүматынча, 78 меңнән артык русияле Төркиягә киткән һәм кире кайтмаган.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG