Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия кырымтатарларга озак вакытка яшәү рөхсәте бирәчәк


Истанбул
Истанбул

Моңа кадәр мондый рөхсәт сигез ел дәвамында яшәгән чит ил ватандашларына гына бирелә иде.

Быелның август аеннан Төркиянең миграция идарәсе кырым татарларына озак вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте бирә башлаган. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

Рәсмиләр кырымтатарларны "төрки тамырлы ватандашлар" статусында кабул итә. Элегрәк мондый статус мәсхәт төрекләре, уйгыр, Болгарстан белән Грециядән этник төрекләргә генә бирелгән булган.

Төркиянең хәзерге кануннары нигезендә озак вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте сигез ел Төркиядә яшәгән чит ил ватандашларына гына бирелә ала. Кырымтатарларга мондый таләпләр куелмаячак диелә.

Бүген Төркиядә яшәүче чит ил ватандашларының 5 проценты гына шундый рөхсәткә ия. Шуларның 75 процентын "төрки тамырлы" кешеләр тәшкил итә.

"Анадолу" язуынча, Русиянең Украинага каршы сугыш алып бару нәтиҗәсендә Төркия төрки тамырлы 4 296 кешегә ярдәм күрсәткән. Республиканың биш валаятендә махсус үзәкләрендә Украинадан төрки тамырлы 2 804 кеше урнашкан. Шуларның 409 кырымтатар, 2 395 мәсхәт төрекләре.

2002 елдан Төркиядә 100 меңнән артык мәсхәт төреге һәм 7 меңгә якын уйгыр искәрмә рәвешендә ватандашлык алган.

БМОның качаклар эше агентлыгы хәбәр итүенчә, Владимир Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, 50 көн эчендә Украинадан биш миллионлап кеше күчеп киткән. Польша якынча 2,69 миллион, Румыния – 716,7 мең качакны кабул итте диелде. Сугыштан качучыларның 90 проценты – хатын-кызлар һәм балалар, чөнки гаскәргә чакырылу яшендә булган ирләргә Украинадан китү тыелган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG