Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда яңа татар дөньясы: Төркиядәге мөһаҗирлек


Истанбулда Татарстан Конституциясе көне уңаеннан очрашу, 6 ноябрь 2022
Истанбулда Татарстан Конституциясе көне уңаеннан очрашу, 6 ноябрь 2022

Бу ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак. Мәҗбүри эмиграция аркасында татарларның бер өлеше, аеруча яшь һәм актив катламы кем кая таралды. Бер өлеше Төркиядә урнашты. Солтан илендә яңа татар дөньясы барлыкка килүендә нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

2022 елда сугыш, мобилизация аркасында татар белән башкортлар арасында яңа мөһаҗирлек дулкынын барлыкка китерде. Беренче китү Путин гаскәре Украинага бәреп кергәннән соң булды. Русия дәүләтенең бу гамәлен хупламау, протест күрсәтү, Путинның җинаятеннән читләшергә тырышу, эчке репрессиянең арту куркынычы, чикләр ябылу – китүчеләрнең төп сәбәпләре шушылар булды.

Беренче дулкында китүчеләр башлыча Төркия, Грузия, Европа илләрен, Израилне сайлады. Журналистлар, хокук яклаучылар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗади интеллигенция – Рига, Вильнюс, Тбилиси, Ереван, Берлин кебек шәһәрләргә күпләп китте. Европа илләре әле ул вакытта Русиядән килүчеләргә капкаларын япмаган иде, кем тели, шулар килә, урнаша алды. Ул вакытта Татарстан белән Башкорстаннан да, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар Русиядән китү ягын кайгыртты. Күп түгел, әмма бар иде. Татар белән башкортның беренче агымы Төркиягә юл тотты.

Мөһаҗирлекнең икенче дулкыны исә Путинның "өлешчә мобилизация" игълан итүеннән соң, сентябрь аенда барлыкка килде. Ике-өч көн эчендә сугышка эләгү һәм чикләр ябылу куркынычы татар белән башкортларны Казакъстан, Кыргызстанга китәргә мәҗбүр итте. Китүчеләрнең зур өлеше Төркиягә китүне хуп күрде.

Төркиягә килеп төпләнүчеләрнең төгәл статистикасы юк, әмма Русиядән солтан иленә быел килүчеләрнең саны 6 миллионнан арта дип яза кайбер чыганаклар. Кемдер Төркияне вакытлыча тукталыш дип санап, бераз яшәп яки яшәмичә юлын дәвам иттерә. Кем АКШка, кем Канадага, кем Европа илләренә китә. Сугыш шартларында Төркия, Истанбул дөньяга чыгуның бердәнбер капкасы булып калды. 6 миллион русияле Төркия чиген узса, шуларның 962 мең кеше Төркиядә вакытлыча яшәү хокукына ия булган. Мәсәлән, Истанбулга килеп рәсми рәвештә документлар алып яшәүчеләр саны якынча 500 мең кеше белән исәпләнә ала, ә Антальяда бу сан 120 меңгә якын. Бу саннар арасында татарлар күпме дә, башкортларның ничә кеше белән исәпләнүе билгеле түгел. Ә алар Төркиядә шактый, аларның бер өлеше Истанбулда, бер өлеше Анталья белән Алания шәһәрләрендә, өченче өлеше Мәрсин шәһәрләрендә төпләнде. Татарлар шулай ук бераз булса да Бурса, Измир шәһәрендә дә бар.

Төркиягә XIX гасыр азагында килеп төпләнүчеләрнең дәвамчылары да, биредә 30 ел элек күченеп урнашучы татарлар да 2023 елда Төркиядә татар дөньясы яңара дип әйтә. Яңа мөһаҗирлек Төркиядә озакка булырмы һәм нинди булыр? Кемнәр алар? Мәхмүт Галәүнең легендар "Мөһаҗирләр" әсәрендә тасвирланган татарлар белән бүген Татарстан белән Башкортстаннан килүчеләр арасында нинди уртаклык бар? Татар эмиграциясе арасында сәяси хәрәкәт булып тупланырга ихтыяҗ бармы һәм алар арасында яңа Исхакыйлар, Акчуралар, Максудилар барлыкка килә аламы? Татарлар һәм Татарстан нәрсәдә оттыра һәм нәрсә ота ала? Бу сорауларга ачыклык кертеп карыйк.

XIX, XXI гасырларда солтан иленә качу: уртаклык, аерма нидә?

Төркиягә татарларның килеп урнашу тарихы 1890нчы елларга барып тоташа. Шул вакытларда Искешәһәр янында Госмания авылы барлыкка килә. Бирегә көчләп чукындырудан качып, татар, мөселман булып саклану максаты белән килеп төпләнә татарлар. Күтаһиядә Әфәнде күпере авылы да шул вакытта барлыкка килә. Бу авылларда инде яшәүчеләр аз. Шулай да Искешәһәрдә казан татарларының саны 2000-2500 белән исәпләнә. Биредәге татарларның нәсел тамырларының бер өлеше Татарстанның Лениногорски районының Сарыбиккол (Әби) авылына барып тоташа. Төркиядә шулай ук татарлар укмашып яшәүче Бөгрәдилик авылы бар. Бу исә Себер татарларының авылы. Салага XIX гасырда нигез салына. Бу да динен, телен, гореф-гадәтен саклап калырга тырышып Төркиягә килеп яшәүне кулайрак күргән татарларның авыллары. Татарлар ул вакытта авыллар булып оешып яшәп сакланган, әле дә ул гадәтне сакларга тырышалар, әмма Төркиягә хәзер килүчеләр башлыча шәһәрләрдә төпләнә.

Искешәһәргә яңа татарларның килүе

Искешәһәр

Уңай яклар:

  • кечкенә, җайлы шәһәр
  • Истанбулга якын
  • туристлар, чит ил кешеләре аз

Тискәре яклар:

  • чит телләрне белүчеләр аз

Сугыш, мобилизациядән качып китүчеләр Искешәһәрдә дә бар. Бу Төркиянең уртасында урнашкан шәһәр. Җыйнак, пөхтә, университетлар урнашкан кала. Истанбул белән Искешәһәрне 300 чакрым аерып тора. Бу шәһәр биредә Казан татарларының күпләп яшәве белән кадерле, әмма диңгез ярында урнашмаганга күрә, һава аланнарыннан ерак булганга күрә аны еш кына читләтеп узалар иде. Кешеләргә йә туристик Анталья, йә тарихи Истанбул кызык. Әмма сугыш кайбер татарларны монда килергә мәҗбүр иткән.

Казан татарлары үзәге җитәкчесе Ведат Догу Азатлыкка әйтүенчә, биредә рәсми рәвештә документлар белән төпләнүче 20-25 татар гаиләсе бар. Алар сентябрь азагында килгән. Башта алар Истанбул, Антальяда урнашып караган, килеп чыкмаган, ни арендага фатир таба алмаганнар, табылганы коточкыч кыйммәт һәм документлар белән проблемнар туган. Алар Искешәһәрдә татарлар күпләп яшәгенен белеп, биредәге татарларга мөрәҗәгать иткән.

— Быел бу иң зур проблемнарның берсе булды. Кешеләр килә, балалары да бар, ә урнашырга урын юк. Искешәһәрдә чит ил кешеләренә фатирны арендага бирүчеләр аз, чөнки вакытында Сүриядән качаклар белән күп проблемнар чыккан иде. Шуңа күрә миңа, оешманың башка вәкилләренә тәпи-тәпи барып, һәр хуҗа белән аерым сөйләшеп: "Бу чит ил кешеләре булса да, безнең кешеләр, татарларга ышанып була" дип сөйләшергә, килештерергә туры килде, — дип сөйли Ведат әфәнде. — Үзем шәһәр башлыгына бардым, татарлар белән барлыкка килгән вазгыятьне аңлаттым, документлар белән ярдәм итүләрен сорадым. Шөкер, килүчеләрнең барысы да документлы булды. Килгән татарларга бар җирдә дә татарча, төрекчә сөйләшергә, үзләрен татар дип кенә танытырга дип кисәтеп куйдык.

Искешәһәрдә фатирлар арзанрак, бу бәләкәйрәк шәһәр, ыгы-зыгы юк, әмма эш юк. Анысы бөтен Төркиядә дә кискен проблем. Татарстаннан килүчеләр күбесе IT өлкәсендә эшләүчеләр, акчаны үзләре таба, анысына, ичмасам, баш авыртмый.

Ведат әфәнде үзенең бабаларын искә алып, аларны динне саклар өчен озын куркыныч сәфәргә чыгып китүчеләр, ди. Бүгенге яңа мөһаҗирләр сугыштан куркып чыгып китүчеләр, ди. Ике гасыр элек тә, бүген дә татарларга үз Ватанында Русиядәге сәясәт яшәргә комачаулый, дип аңлата. Икесе дә афәт. Әмма бүгенге татарлар ике гасыр элек Төркиягә килүчеләр кебек юлда үлеп калмаган, дип искәртә. Ул татарларның килүе тагын да дәвам итәчәк, дигән фикердә, әмма документлар белән мәсьәләне хәл итүләр Төркиядә авырлашачак, дип фаразлый.

Анталья: яңа татар белгечләренең берләшүе

Анталья шәһәре

Уңай яклар:

  • диңгез буе
  • үсеш алган инфраструктура
  • татар диаспорасы актив
  • төрек телен белмәүчеләргә урыс телендә аралашу мөмкинлеге
  • туристик мохит, җылы һава

Тискәре яклар:

  • кеше саны күп булу
  • милек, ризык, хезмәт күрсәтү кыйммәт

Анталья – урыслар күпләп яшәүче, алар арасында популяр булган шәһәр. Биредә урыслар күпләп яшәгән мәхәлләләр саны да, мәктәпләр дә, мәдәни үзәкләр дә күп. Сугыш башлану белән урысларның саны тагын да артты. Украин качаклары да биредә урнашты. 9 ай дәвамында бирегә татарлар да килде, алар Төркиядә вакытлыча яшәү рөхсәт документларын алырга тырыша, ләкин бу эш сентябрь аеннан соң тагын да авырлашты. Арендага бирүче фатирлар бәясе котырып үсте, документлар алырлык мөмкинлекләр кысыла, чөнки шәһәр бу кадәр зур кешеләр агымына хезмәт күрсәтеп өлгерми, ул кадәр кешене урнаштыру авыр.

Антальяга 2022 елдагы вакыйгалар белән ничә татар килүенең исәбе алып барылмый. Әмма алар әкренләп үзара бер-берсен таба, оешырга тырыша. 30 ел дәвамында Төркиядә, Антальяда яшәүче адвокат Фәнис Зыялы фикеренчә, Төркиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда, Анталья сугыш, мобилизация аркасында иң күп килүче татарларны каршы алган шәһәр. Күбесенчә, яшьләр, 20-45 яшьләрдәге ирләр һәм хатыннар, актив позициядәге кешеләр, дип тасвирлый ул аларны. Антальяда урнашырга тырышуларын болай дип аңлата ул – кыш та җылы, һава торышы, диңгез буе, халыкара һава аланы, төрекчә белмәүчеләр өчен урыс телле мохит бар.

— Бер яктан Анталья иң күп татарлар килгән шәһәргә әйләнүенә куанам, икенче яктан көенәм. Татарстанда кем кала дигән сорау да борчый. Безнең шәһәрдә татарлар белән берничә очрашу булды, шундый талантлы, булдыклы, акыллы кешеләр барысы да! Анталья өчен бу отышлы, ә Татарстан белән Башкортстаннан андый кешеләрнең китүе кызганыч, — ди ул. — Килүчеләр арасында IT белгечләр, табиблар, укытучылар, журналистлар, фармецевтлар, юристлар, музыкантлар, җырчылар, артистлар бар. Без күбрәк кешеләрне үзара бәйләргә, таныштырырга тырышабыз, кемдер кемгәдер файдалы була ала. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп, мөмкин кадәр киңәш белән булса да булышабыз, әмма килүчеләр нык күп. Ташкын кебек, болай беркайчан да булганы юк иде.


Ирләр башта үзләре килә, яшәргә урын тапкач, гаиләсен алып килә. Улларын мобилизациядән коткарам дип килүче ата-аналар шактый.

Фәнис Зыялы әйтүенчә, кемдер Төркиядә калачак, кемдер юк. Бүген татарлар урнашырга тели, Төркиядә эләгеп калу эше белән мәшгуль, ди ул. Антальяда сәяси активлык күрсәтүче татарлар да бар, сәяси пикетлар да башлыча анда оештырыла, әмма бу татарлар өчен бигүк уңай күренеш булмаска да мөмкин дип саный безнең әңгәмәдәш. Ул татарларның "кара" исемлеккә эләгүләрен һәм депортациягә дучар булуыннан борчыла. Иң мөһиме, әлеге вакытта татарларның бер-берсен тану һәм үзара ярдәмләшеп яшәү, ди ул.

Мәрсин – татар иҗади интеллигенциясенең яңа урыны

Мерсин шәһәре

Уңай яклар:

  • диңгез буе
  • кеше саны күп булмау
  • татарлар укмашып яшәү

Тискәре яклар:

  • Сүрия белән чиктәш, сугыш вазгыяте
  • халыкара һава аланы юк
  • җәйләрен бик эссе, кышын салкын, үзәк газ системы юк

Мәрсин – Төркиянең Сүрия чигендә, диңгез буенда урнашкан шәһәр. Казан кебек, зур да, бәләкәй дә түгел, якынча 1,5 млн кеше яши. Биредә атом станциясе төзелешендә Русия белгечләре күп эшли. Соңгы дистә елда Мәрсиндә Русия ватандашларына фатирларны сату эше җәелде. Аны күпләп сатып алу күзәтелде, чөнки арзан иде. Күчемсез милеккә ия булучылар арасында ара-тирә татарлар да булды. Сугыш һәм мобилизация исә Мәрсиндәге вазгыятьне үзгәртте. Моңа кадәр ялларга гына килгән русиялеләрнең бер өлеше инде озакка килеп төпләнде. Шул исәптән татарлар да.

Мәрсин бүген Казаннан яшь иҗади интеллигенциясе туплаган шәһәр булып санала. Режиссер, драматург, журналист, укытучы, театраль менедежр, блогер, рәссам, тарихчы, эшмәкәр - бу сугыш аркасында Мәрсингә яшәргә килүче татарларның һөнәрләре һәм кәсепләре. Алар бер шәһәрдә генә түгел, хәтта бер районда урнашырга тырыша. Башка шәһәрләрдән аермалы биредәге татар эмигрантлары балалар өчен татар телендә якшәмбе мәктәбен оештыру, татар теле курсларын оештыру эше белән йөри.

Блогер, IT белгеч Айнур Әхмәтов башта мобилизация шаукымы белән Кыргызстанга китте, аннары Мәрсиндә урнашты, гаиләсен күчерде. Аның фикеренчә, Мәрсин Төркиянең диңгез буенда урнашкан шәһәрләрдән аермалы иң арзанлы һәм биредә документларны ясату җиңелрәк. Җылы булганга күрә фатирга чыгымнар да зур түгел дип аңлата.

Татарлар да, башкортлар да күп дип аңлата ул. Мәрсин урамына чыксаң, Татарстан яки Башкортстаннан кешене очрату җиңел, ди Айнур.

— Гаҗәп, әмма Кыргызстанның Бишкәге, Казакъстанның Астана белән Алматасында яшәү коточкыч кыйммәт хәзер. Бәяләр Мәскәүнеке кебек, ә Мәрсиндә барысы да кешечә, бәяләр тешләми, — ди Айнур. — Анталья белән Алания дә кыйммәт, андагы торак бәяләре 400 процентка арткан дип яздылар, артык кеше күп, тынычсыз. Мәрсиндә исә бөтен җирдә адекват бәяләр һәм монда гаилә белән яшәү уңайлы. Гомумән, бу шәһәрне мин Казан филиалы дип кабул итәм. Безнең футбол такымы барлыкка килде, кем Көектән, кем Питрәчтән, кем Кукмарадан, кем Казаннан... Алар барысы да татарлар. Һәм бирегә килүчеләр Русия дәүләтенә оппозицион карашта тора, ягъни фикердәшләр. Минем Казанда сугышны хуплаучылар арасына эләксәм, тыным кысыла иде, ә монда башка мохит. Татарларга яхшы мөнәсәбәтне күрәбез, сизәбез. Хәтта аерым кешеләр үз машиналарына RUS байрагын каплап, TAT дип язучылар бар. Төрекләр алдан ук белеп торса, хәерлерәк дип аңлаталар бу гамәлләрен.

Айнур Төркиядәге татарлар, алданрак килүчеләр милләттәшләргә ярдәм итәргә ашкынып тора дип билгели һәм башка милләт мөһаҗирләре белән чагыштыра.

— Урыслар утырган чатларында утырам, анда сорау бирәләр, киңәш сорыйлар, әмма кешегә игътибар итүче дә юк. Ә татарлар утырган каналларда башка мохит, берәү сорый икән, аңа шалт-шолт аңлатып бирәләр, күрсәтәләр, табалар, каршы алалар. Үзара берләшергә, булышырга ашкынып тора татар. Моңа нык куанам, хәтта горурланам. Татарның сыйфатлы кешеләренең көчле мохите барлыкка килүенә сөенәм, — ди ул.

Мәрсиндә дә яшәүче татар эмигрантлары үз-үзләренә: "Калыргамы, кайтыргамы?" дигән сорау бирә. Монда да барысы да җайлы түгел. Кемдер урнаша алмый, акчасы аз, кемгәдер кызык түгел, анысы да бар. Кире кайтып китәргә теләүчеләр дә бар, ди Әхмәтов.

— Озаккамы без? Авыр сорау. Берничә елга дип уйлыйм. Русиядә сәяси режим үзгәрмичә кайтмаячакбыз. Әмма бу гына түгел. Төркиядә акча эшләү мөмкинлеге булырмы һәм Төркиядә сәяси вазгыять нинди булыр? Мондый проблемнарны да чишәсе бар. Мәрсин Сүриягә якын, монда терактлар да еш була. Тыныч түгел. 2023 елда Төркиядә сайлаулар булачак, җилләр кая таба исәр – белмибез, — ди ул.

Әхмәтов Төркиягә төрле елларда килгән татар мөһаҗирләрен чагыштыра. Беренче дулкын чукындырудан качкан кешеләр, икенче дулкын большевикларның хакимияткә килүен кабул итә алмаучылар һәм 2022 елда сугышка каршы булучылар, дип тасвирлый ул. Барысы да – туган якларыннан китәргә мәҗбүр булучылар.

Төркиядә никадәр рәхәт һәм үзенчәлекле булмасын, Казаннан китүчеләрнең күбесе Төркиягә килеп төпләнергә туры килүне шәхси фаҗига дип кабул итә. Йорт, фатирларын, туганнарын, дусларын, бизнес, уңай мохитен калдырып ашык-пошык чыгып китәргә туры килде. Ә алда – билгесезлек.

— Кемнең Казаннан, Татарстаннан китәсе килгән иде? Мин андый кешеләрне белмим. Анда яшәү рәхәт, җиңел, бар нәрсә дә таныш, күңелгә якын мохит. Күпләр төрле җирдә яшәп карады һәм Татарстан никадәр алга киткәнен күрде, аңлады, —дип дәвам итә Айнур. — Кемдер туган якларга кайтачак, кемдер монда калачак. Кемдер баласын бакча, мәктәпкә бирде. Тамыр җәйгәннән соң тагын кайтасы, тагын нидер эшлисе... Бу шулкадәр авыр. Аннары Татарстанда да сугышка ирләрне озату белән шөгыльләнәләр, Конституцияне дә үзгәртәләр, мөнбәрдә – тел активистлары урынына Z кешеләре... Ныклап үзгәрерме безнең республика җәмгыяте? Татарстанда да "ура патриотизм" чире ныклап таралырмы? Һәрхәлдә мин кайтырга хыялланам, әмма ничек булачак ул, кайчан – белмим.

Истанбул. Татарлар арасында яңа Исхакыйлар табылырмы?

Истанбул шәһәре

Уңай яклары:

  • тарихи шәһәр
  • халыкара һава аланы, кайту-килү тиз, уңайлы
  • Казан белән Истанбул арасында очкычлар күп
  • татарлар оешмасы, татарларга бәйле тарихи урыннар бар

Тискәре яклары:

  • зур мегаполис
  • кеше саны күп, ыгы-зыгы
  • кыйммәтчелек

30 ел дәвамында Истанбулда яшәүче Илшат Нәҗипов анда килеп урнашучыларны яшьләр, актив, акча эшли белгән, белемле, хәлле татарлар дип тасвирлый. Истанбулга килү җиңел, чөнки Казан белән Истанбул арасында атнасына берничә рейс бар, Татарстанга 4-5 сәгатьтә очып кайтып була, дип аңлата. Кайтырга вакыт җиткәндә тиз җыенып китәргә, яки туганнар белән очрашу өчен уңайлы урын, ди ул. Нәҗипов 2022 елдагы мөһаҗирлекнең уңай да, тискәре яклары да бар дип аңлата һәм Истанбулга килүчеләрнең күпчелеге кире Татарстанга кайтачак, дип саный.

— Беренчедән, татарга дөньяга чыгу, башка кешеләр ничек яшәгәнен күрү файда гына. Бусы – бер. Икенчедән, килүче татарларның күпчелеге, иманым камил, кире Татарстанга кайтачак. Бүген Төркиядә күргәррәр, яңа кичерешләр Татарстандагы яңа тормыш өчен кирәкле булачак. Бүген Төркиядә, Истанбулда тормыш кору бик авыр. Монда эш булдыру җиңел түгел. Төркия авыр икътисади кризис кичерә, үз кешеләренә дә катлаулы. Дөрес, Төркиядә татарларга яшәү җайлы. Русиягә карата төрле мөнәсәбәт була ала, әмма кеше: "Без – татарлар" дисә, аңа башка караш. Төрекләр татарларны ярата, шуңа да иркенрәк яшәп була, — ди ул.

Илшат әфәнде элеккеге татар эмигрантлары авыллар булып оешып сакланган, хәзер исә коммуникация җиңел, социаль челтәрләр аша аралашу бар һәм татарларның тиз оеша торган күркәм сыйфаты бар дип саный. "Хәл белешү, кемгәдер тиз генә оешып ярдәм итү бар, саклана ул. Очрашулар да була, бернинди дә киртә юк", ди ул.

Вакытында хакимияткә большевиклар килгәч, татарның асыл кешеләре – Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура, Фоат Туктар һәм башкалар җаннарын коткарыр өчен Төркиягә чыгып китеп, кем Истанбулда, кем Әнкарада урнашып сәяси, гыйлми, иҗади эш алып бара, туган җире – Идел-Урал белән элемтә тотып эшчәнлек тукталмаган. XXI гасыр мөһаҗирләре арасында Төркиядә зур дәрәҗәгә җиткән татар шәхесләре кебек яңа исемнәр, лидерлар барлыкка килә аламы дигән сорауга Нәҗипов бу хакта әле сөйләшергә иртәрәк дип саный.

— Әле 8-9 ай гына узды, нәтиҗәләр ясарга иртә. Әмма минем күзәтүләргә караганда, килүчеләр арасында белемле, актив кешеләр бар. Бөтен татарлар яхшлыкка өметләнә, әмма берсе дә бу мөһаҗирлек күпмегә сузылачагын әйтә алмый. Барысын да билгесезлек борчый. Бүген Истанбулга да, башка шәһәрләргә килүче татарлар җан асрау, үзләрен саклау, тормышларын көйләү белән борчылып яши, — ди ул.

Ни өчен татарлар Төркияне эмиграция өчен уңайлы дип саный?

  • Татар һәм төрек телләре, мәдәниятләре якын
  • Төркиядә ислам дине
  • Төрекләр татарларны белә, ихтирам итә
  • Русия паспорты белән виза режимы уңай
  • Вакытлыча яшәү рөхсәте, документлар ясату ансат
  • Татарстан белән Төркия арасы якын
  • Һава торышы җылы, диңгез
  • Яшәү чагыштырмача арзан

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG