Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Илдән иң акыллы һәм сәләтле кешеләр китәргә тырыша, бу – фаҗига"


Булат Солтанбәков

Сугыш аркасында АКШ оештырган университетта эшкә урнаша алмаган Булат Солтанбәков хәзерге вакытта Сербиядә, белем бирү үзәген оештырырга тели. Ул Азатлыкка мобилизация башланганнан соң Казакъстан чиге аша узуы, илдән нигә китүе һәм Татарстанның яшь кадрларны югалтуы турында сөйләде.

2022 елда Русиядән чит илләргә йөзләрчә мең кеше китте. Эмиграция ике зур дулкында күзәтелде: Украинага каршы сугыш башланганнан соң һәм сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

Чит илләргә беренче чиратта яшь белгечләр, сәләтле кешеләр китә. Татарстан тарихын өйрәнгән, дәреслекләр язган тарихчы Булат Солтанбәковның оныгы Булат Солтанбәков та алар рәтендә. Үзе ул җәмгыять фәннәре белгече, мөгаллим. Татарстанда сәләтле балалар белән эшләгән, яшьләрне үстерү проектларында катнашкан.

21 сентябрьдән соң ул әйберләрен җыеп, Казакъстанга чыгып киткән. Моның сәбәпләре, казакъларның мөнәсәбәте, сугыш аркасында нинди зыян күргәне, яшь акыллы башларның читкә күпләп китүе турында аннан сораштык.

— Булат, сез Русиядән кайчан киттегез, бу адымга нәрсә этәрде?

Кемнеңдер аңлашылмаган максаты өчен үләсе килми

— Җавап гади: китү карарын 21 сентябрьдә кабул иттем. Русиядә мобилизация игълан ителде, минем аңлашылмаган җирдә, кемнеңдер аңлашылмаган максаты өчен үләсе килми, исән каласы килә. Шуңа китәргә булдым.

Булат Солтанбәков
Булат Солтанбәков

Китү турында күптәннән, сугыш башлаганнан бирле үк уйланган идем. Ул көнне хәзер дә хәтерлим: 24 февраль, иртәнге сәгать алты, мин үземә каһвә әзерлим һәм "Дождь" каналыннан Русия гаскәренең Украинага бәреп керүен ишеттем. Шаккаттым, тормышның үзгәрәчәген аңладым.

Туачак балаларым, туганнарымның киләчәге бәхетле булсын дип телим

Аңарчы ук мин Невзоров кебек төрле белгечләрне укыдым, тыңладым, сугыш ихтималын белгән идем, ләкин барыбер, бик көтелмәгән вакыйга булды ул. Русиядән китәргә кирәк дип уйладым. Үз киләчәгемне имин һәм тыныч, перспективалы күрәсем килә, туачак балаларым, туганнарымның киләчәге дә бәхетле булсын дип телим.

— Сугыш үзегезгә, тормышыгызга тәэсир иттеме? Аны ничек сиздегез?

— Февральдә башланган вакыйгалар миңа турыдан-туры тискәре тәэсир итте. Беренчедән, барлык русияләрнеке кебек минем дә тормыш сыйфаты начарланды. Гомуми борчу дәрәҗәсе артты, бәяләр күтәрелде, сугыш аркасында кертелгән чикләүләр дә комфортлы тормышны бозды: яраткан һәм сыйфатлы тауарлар саткан кибетләр, хезмәтләр дә илдән китте. Боларны барысын да мин сиздем.

Тик иң зур тәэсир минем эшемә бәйле булды. Мине EPAM американ ширкәтенә эшкә чакырдылар, Ташкентта яңа ачылган университетта Soft skills юнәлешендә укытырга тәкъдим иттеләр, бу нәкъ минем төп белгечлек юнәлешем. Онлайн укытып була, киләчәктә релокация мөмкинлеген дә вәгъдә иттеләр, минем өчен бик яхшы тәкъдим булды бу, анда бик эшлисем килде.

Soft skills – инглизчәдән "йомшак күнекмәләр". Шулай дип төрле эшләрдә һәм бизнеста кирәк булган күнекмәләр җыелмасын атыйлар. Төшенчә АКШта 1960нчы елларда барлыкка килде, соңрак эшкуарлык өлкәсенә ныклап кереп урнашты. Бу төшенчәгә эштә кирәк булган коммуникатив күнекмәләр, үз-үзеңне һәм эшеңне нәтиҗәле оештыру күнекмәләре, иҗади фикерләү һәм креативлык күнекмәләре, мәгълүмат белән эш итү, стресска чыдау һәм башка күнекмәләр керә.

Илдә яшәгән кешеләр салым түләп сугышны финанслый диделәр

Ләкин эш документларга килеп терәлгәч, миңа Русиядә яшәүче Русия ватандашлары белән эш итә алмыйбыз диделәр. Илдә яшәгән кешеләр салым түләп сугышны финанслый диделәр. Бу август аенда булды. Күңелем төште, төрлечә сорап, эш итеп карадым – чыкмады. Мине хыял эшемә сугыш аркасында алмадылар булып чыкты. Хәзер инде бу эш позициясе ябык, бу мөмкинлекне ычкындырдым.

Иң кызыгы шунда, иң баштан EPAM университетны Русиядә ачарга җыенган иде. Шулай ук сугыш аркасында бу фикердән баш тарттылар, аны Урта Азия, Үзбәкстанда ачарга карар кылдылар. Ә бу яшьләр өчен дә, мөгаллимнәр өчен дә бик яхшы мөмкинлек булыр иде, менә ул да русияләр өчен ябылды. Кызганыч.

— Русиядән сез нинди ил аша, ничек чыктыгыз? Ул чакта нинди хисләрегез булды?

— Күченү юллары турында мин әле мобилизациягә кадәр үк уйландым, төрле вариантлар эзләдем. Үзем Soft skills тренеры бит, бу юнәлештә төрле урынга гаризалар биреп карадым, тик килеп чыкмады. Чын-чынлап китәргә теләмәгәнмендер, шуңа читтә эш табарга бик үк тырышмадым.

Якын вакыттагы билетлар берничә йөз мең сум торды

21 сентябрьдә мобилизация игълан ителгәч, эчемдә хисси давыл башланды. Мобилизациянең "өлешчә" икәнен ишетсәм дә, аның тулы булуын аңладым, теләсә кемне алачакларын белә идем. Паника башланды, утырып үземне көчкә кулга алдым. Шуннан соң торып, шунда ук кием-әйберләремне җыя башладым, чыгып китәргә кирәклеген уйладым. Иң якын сәгатьләрдә, иң якын көннәрдә билетларны эзләдем. Билет бәяләре шунда ук артты, якын вакыттагы билетлар берничә йөз мең сум торды. Шуңа машинада Казакъстанга китәргә карар иттем.

Бәхетемә, әти-әнием белән без бер фикердә, алар мине бик ярата һәм вазгыятьне яхшы аңлый, чиккә кадәр мине алар алып бардылар. 22 сентябрьдә үк чыгып киттек, 23 сентябрьгә каршы төндә күп чакрымлы юл тыгынына килеп терәлдек. Көтәргә ярамый иде, минем белән булган туганым белән әйберләребезне кулга алдык та, чиккә таба 7 чакрым җәяү киттек.

Русиянең Казакъстан белән чиген узганда
Русиянең Казакъстан белән чиген узганда

Җәүлеләрне чик аша үткәрмиләр, башта җәяү узмакчы идек, Русия ягыннан хәрби кеше безгә кычкырды, атып үтерәм дип янады, куркыныч булды. Шуннан соң чиккә якын машинаны таптык, машина йөртүчесенә акча түләдек, чикне шулай уза алдык. Җәяү бару һәм чикне узу барлыгы 5-6 сәгать чамасын алгандыр. Шуннан соң кайбер кешеләрнең берничә тәүлек чиратта торуын белеп, без әле чагыштырмача җиңел уздык дип уйлап куйдым.

Ул чакта хисләремне мөмкин кадәр бастырырга тырыштым. Хискә юл бирсәм, эш харап булыр иде. Урында булган проблемнарны аек акыл белән тиз рәвештә хәл итәргә кирәк иде. Бик көчле борчылу иде, үзем генә түгел, тыгында машинада көткән әти-әни өчен дә борчылдым. Алар тыгында бер тәүлек диярлек тордылар, чикне бары тик киләсе көннең киченә генә уза алдылар.

— Казакъстанда сезне ничек кабул иттеләр? Җирле халык мөнәсәбәте нинди булды?

Казакъстан халкы үзләрен чын кешеләр икәнен дәлилләде

— Бик яхшы, андагы халыкка шулкадәр гаҗәпләндем, сөендем. Килүчеләр безгә кадәр дә булган, шуңа алар инде әзер иделәр. Һәр адым саен ярдәм итеп килделәр, урамда ничек ярдәм итим дип сораучылар да булды. Җирле халыкка бер начар сүзем юк, үзләрен чын кешеләр икәнен дәлилләделәр алар. Кафеларда бушлай ашатулар, кинотеатрларда кешеләргә торак оештырулар, кайбер кешеләрнең хәтта үз өйләренә бушлай йокларга кертүләр – болар бик күркәм һәм матур чагылышлары.

Астана, Казакъстан
Астана, Казакъстан

Шуны уйладым: кире хәл булган булса, Казакъстаннан күпләп кеше Русиягә килергә мәҗбүр булса, безнең халык андый ачык йөзне күрсәтмәс иде. Моның өчен хәтта оят булып китте. Русия халкы мондый дәрәҗәдә түгел дип уйландым.

Казакъстанга чагыштырмача иртә чыгып киткәч, күп кенә танышым шуннан соң миннән дә хәлләрне сораша башлады, чикне узу тәртибен, ниләр әйтергә кирәклеген белештеләр. Үзем белгән кырыклап кешегә шулай киңәшләр бирдем, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым.

— Хәзерге вакытта сез кайда яшисез? Ниләр белән шөгыльләнәсез, планнарыгыз нинди?

Босниядән Сербигә юл
Босниядән Сербигә юл

— Казакъстаннан мин транзитлар аша (башта Польша, аннары Босния) Сербиягә барып җиттем. Минем өчен алдан ук планлаштырган урын шул иде. Кайда гына булмасам да, бөтен җирдә ярдәм иттеләр, яшәү-ашау белән тәэмин иттеләр. Үзең ярдәм иткәндә, башкалар да сиңа ярдәм итә дигәненә үз мисалымда инандым. Гомумән, хәзерге вакыйгалар фонында ярдәмчел һәм миһербанлы кешеләрнең күп булуы, көч килгәнчә ярдәм итүе бик илһамландыра.

Хәзер мин әлегә Сербиядә калырга телим, монда ниндидер мөмкинлекләр күрәм. Soft skills, сөйләм осталыгы, харизмага өйрәтә торган онлайн мәктәп ачасым килә, бу минем эш юнәлешем, миңа кызык булган эш, ул бөтен җирдә актуаль һәм кирәкле дә. Алга таба тулы канлы белем бирү үзәген ачасы килә, бу мондагы урыс телле аудиториягә дә файдалы һәм кирәкле булыр.

Белград, Сербия
Белград, Сербия

Сербияне мин әлегә вакытлы урын дип кабул итәм, эш барышы һәм тәкъдимнәргә карап, төрле урыннарга китә алам, бәлки Төркия булыр, бәлки башка Европа илләре, әлегә белмим, күз күрер.

— Бу айларда илдән күп яшьләр, аеруча яшь белгечләр, акыллы башлар китә. Сәләтле укучылар белән эшләгән кеше буларак, ничек уйлыйсыз, бу Татарстан киләчәгенә ничек тәэсир итәр, хәзерге процесслар үзен кайчан сиздерер?

Мобилизация ачык күрсәтте – бу ил үз кешеләрен санга сукмый

— Илдә профессиональ кадрлар кытлыгы нык сизеләчәк дип уйлыйм. Үз эшен белгән, сыйфатлы эшләгән кешеләр җитмәячәк. Мобилизация ачык күрсәтте – бу ил үз кешеләрен санга сукмый, шуңа әзме-күпме киләчәк турында уйланган белемле акыллы башлар йә инде китте, йә китәргә әзерләнә, җыена.

Хакимият төрле документлар һәм сөйләгән вәгъдәләр белән яшьләрнең илдән китүен туктатырга тели, әлбәттә. Ләкин, миңа калса, кешеләр моңа бик ышанмый, тагын да күбрәк кеше китәчәк. Мәгариф, белем бирү, фән юнәлешләре – барысында да тискәре үзгәрешләр булачак, бу котылгысыз.

Татарстан әзме-күпме кадрларны сакларга, китүдән туктатырга тырышачак

Аерым Татарстанга килгәндә, монда әзме-күпме кадрларны саклап калырга, китүдән туктатырга тырышачаклар. Республика электән үк белгечләрне сакларга, җыярга тырыша иде бит. Тик иң акыллы һәм сәләтле кешеләр китәргә тырышачак. Бу ил өчен фаҗига, әлбәттә.

— Казанга, Татарстанга кайтырга теләр идегезме? Моның өчен нинди үзгәрешләр булырга тиеш, нинди шартлар кирәк?

— Мин 1,5 ай чамасы читтә, инде хәзер кайтырга теләгәнемне аңлыйм. Казанны бик сагынам, кайтасым килә. Җирсү, сагыну хисләре көчле, кайчак авыр булып китә.

Шартлар дигәндә, әлбәттә, минем өчен сугыш тәмамлануы мөһим. Илдә хакимият тыныч кына алышынса, бу вазгыятьне яхшырта алыр иде дип уйлыйм. Ләкин хакимият алышынуын мин тыныч, демократик юл белән узуын теләр идем, идарә өчен кораллы көрәш булса, бу Татарстанны, Русияне берничә дистә елга артка алып ташлый ала. Татарстанга бик якты киләчәкне телим.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG