Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары "Сибирь.Реалии" басмасына полк хәрбиләре хәбәрсез югалган дип санала, әмма чынлыкта алар барысы диярлек һәлак булган, дип сөйләгән. Әлеге полктан берничә кеше яраланган, һәлак булучыларның гаиләләренә бу хәбәрне алар тапшырган.
Мобилизацияләнгәннәр Путинга дип язылган өч видеомөрәҗәгатьтә хәрби җитәкчелеккә зарлана. Видеода алар һөҗүмгә җибәрелгәннәрнең тиешле әзерлеге юк дип аңлата.
Солдатлар сүзләренчә, Донецки өлкәсенә аларны "үлемгә" җибәргәннәр, ә боерыкны үтәүдән баш тарткан очракта аларны дезертирлыкта гаепләү белән янаганнар. Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләр авыр яраланганнарны сугыш кырыннан алып чыкмыйлар һәм мәетләрне дә чыгармыйлар, дип сөйли.
БУ ТЕМАГА: Путинга мөрәҗәгать яздырган мобилизацияләнгәннәрне һөҗүмгә җибәргәннәрИркутски өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәр февраль аенда Владимир Путинга ике видеомөрәҗәгать яздырды. Солдатлар хәбәр иткәнчә, аларны "ДНР" хәрби җитәкчелегенә буйсындырганнар, әлеге җитәкчелек, солдатлар әйткәнчә, аларны "сугым"га җибәрә, ә һөҗүмгә барудан баш тарткан очракта, аларга автоматлардан ата. Иркутски өлкәсе башлыгы Игорь Кобзев хәрбиләрне якын арада яңа хезмәт урынына күчерәчәкләр дип хәбәр иткән иде.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Сентябрьдә Русия президенты "өлешчә" мобилизация игълан итте. Мобилизация бик күп хокук бозулар белән узды. Мобилизацияләнгәннәрнең күбесен территориаль оборонага җибәрергә вәгъдә иткәннәр, тик чынлыкта күбесен хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәргәннәр.
Европарламент Русияне террорчылык спонсоры дип танылды. Русиянең гамәлләре Украина халкына каршы терактка тиңләштерелә һәм хәрби җинаять буларак бәяләнә, диелә Европарламент резолюциясендә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!