Полиция Уфа активисты Комлевадан митинглардагы чыгымнарны каплавын сорап, 17нче дәгъва тапшырган

Уфада Навальныйны яклап митинг, 2021 елның гыйнвары

Министрлыкның активисттан түләттерергә теләгән акчаларының гомуми суммасы 5,4 миллион сумнан артып китте.

Эчке эшләр министрлыгы Уфа активисты Ольга Комлева өстеннән мәхкәмәгә яңа дәгъва тапшырган. Министрлык 2021 елның 23 һәм 31 гыйнварында Алексей Навальныйны хуплап уздырган чараларда медицина-санитария бүлекчәсе хезмәткәрләрен эшләткән өчен киткән акчаларны түләттерүне сорый. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Яңа дәгъвадан күренгәнчә, 23 гыйнварда үткән чара өчен Ольга Комлева, Лилия Чанышева һәм Илһам Янбердиннан 3453 сум, ә 31 гыйнвардагы чара өчен бары тик Комлевадан гына 23 443 сум түләттермәкче.

Шул ук вакытта гыйнварда Навальныйны хуплаган чаралар тыныч узды, беркем җәрәхәтләнмәде һәм медицина хезмәткәрләре ярдәменә мохтаҗ калмады, дип искәртелә.

Бу – Комлевага бирелгән 17нче дәгъва. Министрлыкның активисттан түләттерергә теләгән акчаларының гомуми суммасы 5,4 миллион сумнан артып китте.

  • Комлева өстеннән бирелгән дәгъваларның бер өлеше инде каралды. Әйтик, былтыр гыйнварда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе активист Ольга Комлевадан полициягә 1,1 миллион сум түләтү карары чыгарды. Активист бу акчаларны ничек түләячәгемне белмим дигән иде.
  • Шул ук вакытта бу түләтүләр белән бәйле рәвештә аның милкенә арест та салынган иде. "Минем түлисем килми, дөресен генә әйткәндә, мөмкинлегем дә юк. Машинама арест салыну сәбәпле инде өч ай җәяү йөрим. Ярар анысы берни түгел. Йортымны тартып алмаслар дип өметләнәм, чөнки канун нигезендә бердәнбер йортны алырга тиеш түгелләр. Дәүләтне белеп булмый инде", дигән иде ул Азатлыкка.
  • 2021 елның 23 һәм 31 гыйнварында Русиянең төрле шәһәрләрендә агуланганнан соң Германиядә дәваланган һәм Русиягә кайту белән тоткарланган Алексей Навальныйны хуплап чаралар оештырылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!