Запорожье юнәлешендә сугышучы артеллиристлар бөтен коралларының  “Вагнер”га китеп баруына зарлана

Украинада сугыш

Бахмут янында сугышучы "вагнер"чылар “бер көндә атналык коралны атып бетерергә мөмкин”, дип зарлана.

Запорожье юнәлешендә сугышучы артеллиристлар бөтен снарядлар "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә китеп бара, алар "бер көндә атналык коралны атып бетерергә мөмкин", дип зарлана.

Бу видеоязманы "Осторожно, новости"га мөрәҗәгатьне яздыручыларның берсе тапшырган. Хәрби 2022 елның декабрендә мобилизацияләнгән, гыйнварда исә 136 бригада белән сугышка барып эләккән. Хәзерге вакытта бу бригада Угледар янында сугыша. Хәрби бүлекчәне 155 бригадага алмашка китергәннәр, хәрби аларны "ит урынына кулландылар" ди.

Хәзер Запорожье юнәлешендә видеоны яздырган хәрбиләр сугыша. Шулай да алар кораллар нык җитми, бөтенеесе Бахмутка, "вагнер"чыларга китеп бара ди.

"Кемнеңдер медиаларда гел чыгып торуы, ә кемнәргәдер хәрби җитәкчеләрнең исе китмәве өчен генә үләсебез килми", ди алар.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Русия саклану министрлыгы арасында соңгы вакытта тарткалашулар булды. "Вагнер"га нигез салучы Евгений Пригожин министрлыкны берничә мәртәбә кораллар бирүдән туктады дип гаепләде, шуңа күрә сугышчылар Бахмут янындагы бурычларын үти алмый, диде.

  • Сугыш шартларына зарлану видеолары әледән-әле чыгып тора. Хәрбиләр гадәтттә үзләрен әзерлексез һәм коралсыз утка кертүләренә зарлана. Аларның күбесе үлүчеләрнең күп булуын, үзләрен "ит урынына куллануларын" әйтә.
  • 11 гыйнварда берничә хатын-кыз Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ВКонтактедагы битендә мобилизацияләнгән ирләре, абыйлары турында мөрәҗәгать калдырды. Алар үзләрен Авыргазы һәм Гафури районнарында яшәүчеләр дип атый һәм ирләренең Украинадагы сугышта алгы фронтта инде ноябрьдән бирле бернинди ял күрми сугышулары, юньле ризык, кием, корал булмау турында зарлана.
  • Моңа кадәр Татарстан хәрбиләре дә үзләрен бернинди коралсыз алгы сафка җибәрүләренә зарланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!