Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Телевизордан матур сөйлиләр, ә ирләребез үз акчасына сугыша"


Иллюстратив фото

Башкортстаннан мобилизацияләнүче ирләрнең хатыннары чаң суга: ашарларына юк, киемнәре юеш, салкын окопларда ноябрьдән бирле яшиләр, югалтулар күп. Рәсмиләр тынычландыра: ярдәмне даими илтеп торалар, бу эш дәвам итәчәк. Ә ялга кайту бары тик солдатның якын туганнары каты авырса яки үлсә генә мөмкин.

11 гыйнварда берничә хатын-кыз Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ВКонтактедагы битендә мобилизацияләнгән ирләре, абыйлары турында мөрәҗәгать калдырды. Алар үзләрен Авыргазы һәм Гафури районнарында яшәүчеләр дип атый һәм ирләренең Украинадагы сугышта алгы фронтта инде ноябрьдән бирле бернинди ял күрми сугышулары, юньле ризык, кием, корал булмау турында зарлана.

Мөрәҗәгатьтә язылуынча, мобилизацияләнүчеләрнең командирлары да юк, алар инде ай ярым юына да алмый, җылыныр урыннары да юк.

"Безне, Авыргазы һәм Гафури районнарыннан мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннарын һәм туганнарын кабул итегез! Ирләребез 26 сентябрьдә мобилизацияләнде. Ноябрьдән бирле алар "махсус операция"дә. Заманча кораллары да, бронежилетлары да юк, ризык белән су да җитми. Алар окопларда утыра. Ризыкка, көрәкләргә, дизель генераторларына акчаны бездән сорый! Луһански өлкәсендәге Х шәһәрендә урнашкан егетләрнең командирлары юк. Алар куелган максатларга ничек ирешсен? Шунда җибәрелгәннән бирле командирларын күргәннәре дә юк! Нишләп соң безнең солдатлар ай ярым коточкыч шартларда яши?", дип яза хатыннар.

Алар сүзләренчә, мобилизацияләнүчеләр арасында үлүчеләр дә күп. Хатыннар ирләрен "туп ите" буларак кулланалар дип саный.

"Аларны "туп ите" буларак кулланалар бит. Көн саен яңа мәет! 10 минут дәвам иткән атыштан соң дүрт кеше һәлак булган! Ай ярым шундый шартларда яшәп карагыз әле! Учак кабызырга ярамый, чөнки аларның кайда утырганнары шундук билгеле булачак. Киемнәре кипми, алар гел юеш киемнән йөри. Сәламәтлекләре какшаган. Дизель ягулыгын алыр өчен 2-3 көн саен 4,5әр мең сум акча җыялар, тик ул ягулыкны барыбер китермиләр. Һәрбер ротада яртысы гына исән калган... Нишләп телевизордан мобилизацияләнгән ирләрнең "матур тормыш"ын күрсәтәләр соң? Алар бит анда көчкә исән кала...", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Алар шулай ук район хакимиятләреннән дә, "Бердәм Русия" фиркасеннән дә бернинди ярдәм булмауга зарлана.

Шул ук вакытта хатыннар сугышка каршы чыкмый, сугышу шартларын яхшыртуны гына сорый.

Моңа охшаш берән-сәрән язмалар Хәбировның постлары астында 8 гыйнварда да калдырылган иде. Аларга рәсми җавап булмады.

Әлеге мөрәҗәгатьләрнең дөреслеген, ирләренең һәм абыйларының мобилизацияләнеп, начар шартларда сугышырга мәҗбүр булуларын берничә хатын Азатлыкка да раслады. Кайберләренә инде район хакимиятеннән шалтыратканнар, сөйләшүләр бара диләр.

Сәлимә сүзләренчә (исеме үзгәртелде), аларның ирләренә алгы сызыкта булмыйсыз, азат ителгән җирләрдә генә хезмәт итәсез дигәннәр. "Чынлыкта алар танкларга каршы мылтык белән каршы торалар, кирәк-яракларны үзләре алалар, күнегүләрдә бернигә өйрәтмәделәр, тегендә-монда йөрттеләр генә. Кемдер каршы чыкса, полиция чакырттылар. Район хакимияте коткы таратмагыз, анда барысы да тыныч дигән була", дип сөйләде хатын Азатлыкка.

Сәлимә сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә каты атышлар булган, үлүчеләр дә, яраланучылар күп, хәзер дә анда көчле бәрелешләр бара.

"Алар сугышка керүдән баш тарта, ләкин аларга яныйлар, куркыталар", ди Сәлимә.

11 гыйнварда калдырылган мөрәҗәгатьләргә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр комитетыннан яздылар. Комитет белгече сүзләренчә, һуманитар йөк даими илтеп торыла.

"2022 елның 9 октябреннән республика кирәкле тауарлар илтү эшләре башкара. Йөккә матди-техник чаралар, шул исәптән тепловизорлар, машиналар, рацияләр, генераторлар, төзелеш материаллары, экипировка, дарулар, медицина тауарлары, коры паеклар керә. Бүгенге көндә 16 һуманитар кәрван җибәрелде. Безнең республика хәрбиләренә күнегүләр узган урыннарга да, махсус операция барган зонага да йөкләр илтелә. Бу эш дәвам итәчәк", дип язды комитет белгече Альбина Вәлиева.

Ә ял бирү, өйгә кайтып килү турындагы мәсьәләгә Башкортстан башлыгы идарәсе вәкиле Илнара Акбашева җавап биргән. Аның сүзләренчә, гадәттә отпуск хәрбинең якын туганы авыр хәлдә булганда яки үлгән очракта бирелә. Хәрби тиешле документлар белән җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәргә тиеш дип язган Акбашева.

Башкортстанда җыелган ярдәмнең солдатларга барып җитмәвен республикадан һуманитар йөк озатуда катнашкан Әфганстан ветераннары берлегенең төбәк рәисе Дмитрий Глушко да таныган иде.

Сугыш барган җирләрләрдә мобиль складлар юк, ә хәрби бүлекләр урыннарын алыштырып тора. Бигрәк тә исемләп җибәрелгән посылкаларны тапшыру авыр ди ул.

"Исемле посылкаларны тапшырабыз дип аптырап беттек: полиция аны алмый, комендатура алмый. Нишләтергә тиеш без аны - кире алып кайтыйкмы, ташлап калдырыйкмы?", дип сөйләде Глушко һуманитар ярдәм илтүгә багышланган җыелышта.

Шул ук вакытта ул солдатлар саклану министрлыгы ягыннан тәэмин ителгән, "бөтен республика бәйләгән оекбашлар" өстәмә йөк кенә, ахыр чиктә алар канауда ята, дип тә өстәде.

Глушко шулай ук төп игътибарның Шәйморатов һәм Доставалов батальоннарына бирелүе, мобилизацияләнүчеләрнең игътибардан читтә калуына да ишарәләде.

CIT бәйсез тикшерү оешмасының хәрби эксперты Руслан Левиев та Русия хәрбиләренең, бигрәк тә мобилизацияләнүчеләрнең тәэмин ителеше украиннар белән чагыштырганда начаррак дип саный. "Волонтерлар ярдәм итә, ләкин Русия саклану министрлыгы ягыннан ярдәм сизелми. Буржуйка мичләре җитми, экипировка, кием-салым кирәк. Көндез җылыта, төнлә салкынайта, мондый шартларда униформа да тизрәк туза", диде Левиев "Популярная политика" каналы эфирында.

Элегрәк ул мобилизацияләнүчеләрне бронетехникасыз гына пехота кебек окопларга ташлыйлар дигән иде. "Аларда иске техника: Т-62М, БМП-1 танклары, сирәк кенә БМП-2 була. Хәер, мобилизацияләнүчеләрне пехота кебек кенә окопларга ташлыйлар дигән хәбәрләр ешрак килә. Мылтык, бронежилет, каска бирәләр дә "Булды, позицияләрне саклагыз" диләр. Бу зур проблем. Мобилизацияләнүчеләр арасында югалтулар гади хәрбиләр белән чагыштырганда күбрәк", диде Левиев.

Хатыннарның мондый сораулар белән җирле хакимиятләргә түгел, беренче чиратта, Русия саклану министрлыгына мөрәҗәгать итүләре хәерлерәк дип саный белгечләр.

Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.

Кайбер хәрби бүлекләрне яки корабларны шефлыкка алу дигән нәрсә бар, ләкин ул формаль әйбер, ә бүгенге күренеш Конституциядәге идарә системы төзелешенә каршы килә: гаскәрне тәэмин итү җирле үзидарәгә карамый, ди ул.

Аның сүзләренчә, саклану министрлыгының үз бюджеты бар, муниципалитетлар исәбенә техника алу министрлыкка бүленгән акчаларның конкрет бүлекчәләргә барып җитмәвен күрсәтә.

"Җирле түрәләр катлаулы хәлдә кала: бер яктан саклану министрлыгына каршы килә алмыйлар, ә икенче яктан бюджеттан акча эзләргә тиеш. Димәк, гади халык зыян күрәчәк, бу акчалар төзекләндерүгә тотылыр иде", ди Шуманов.

Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: трусиктан алып бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.

Элегрәк Татарстан хатыннары мобилизацияләнгән ирләренең фронт шартлары начар булу, тиешле акчаларның бирелмәве турында сөйләгән иде. Мобилизация башлангач, күпчелек гаиләләр ирләрне үз акчаларына киендереп, сугыш кирәк-яраклары сатып алып җибәрде. Һәрберсенә кимендә 50-60 мең сум акча тотылды.

Соңрак та фронттан бик күп видеолар таралды: мобилизацияләнүчеләр корал, ашау, кием җитмәүгә зарланды.

Әмма Русиядә 1 декабрьдә мондый әйбер турында сөйләүне тыючы яңа фәрман гамәлгә керде. Бу ФСБның чит ил чыганаклары тарафыннан Русия иминлегенә каршы куллану ихтималы булган хәрби, хәрби-техник эшчәнлек турында мәгълүматларны раслау турындагы 547нче фәрманы. Мондый мәгълүматларга Русия гаскәре, шул исәптән мобилизация, кием, ризык булмау, тутыккан мылтыклар, патроннар җитмәү, фронтка җибәрер алдыннан тиешле әзерлек булмау турындагы хәбәрләр керә. Әлеге мәгълүматны тарату Русиягә зыян китерү дип танылырга мөмкин.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинада башлаган сугышын беренче көннәрдә үк хуплап чыкты. Инде ун ай дәвамында ул үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә сугыш, Башкортстан хәрбиләре, аннексияләнгән төбәкләргә ярдәм итү турында постлар куеп бара. "Хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.

Украинадагы сугышта һәлак булган ирләр саны белән Башкортстан Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарны алып тора.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG