Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ирләребез сугышта яңгыр астында ач ята. Вәгъдә ителгән акчалар юк"


Иллюстратив фото

Татарстан хатыннары ирләрен сугыштан кайтарырга, кимендә аларның шартларын яхшыртырга теләп, төрле җиргә мөрәҗәгать итә, әмма барлык хатлары җавапсыз кала. Алар Украина җире кемгә кирәк, шулар сугышсын, безгә чит җир кирәк түгел, безгә ирләрнең кайтуы кирәк дип сөйли.

Азатлыкка Казан, Әлмәт һәм Чаллыдан өч хатын мөрәҗәгать итте, барысының ирләре Украинада бер ротада сугыша. Алар мобилизацияләнгән ирләрен сугышка алып китүен алып киттеләр, әмма андагы шартлар коточкыч дип сурәтли. Ирләре кыска гына вакытка шалтыратырга мөмкинлек табып үзләре сөйләгән. Алар көне-төне яңгыр астында окопта ята, җылы, коры киемнәре дә, ярдәм дә юк. Казанның танк училищесы полигоныннан сугышка беренче эшелон итеп җибәрелгәннәр барысы да исән, ди алар, яраланучылар булганын да белмиләр. Әмма күбесе салкын тидергән, кемдәдер пневмония чире азган, ә һоспитальдә аларны дәваларга мөмкинлек юк дип сөйлиләр.

"Сугышка озатылганда мобилизациягә эләгүчеләрне утка тыкмыйбыз дип вәгъдә иттеләр, әмма ирләр ут эченә кертелгән. Ни өчен? Безгә бит киресен әйттеләр. Телевизорда сөйләгәннәр барысы да ялган", ди хатыннар. Моннан тыш күпләргә вәгъдә ителгән акча да түләнмәгән, түләнгән очракта да киселеп бирелгән дип зарлана алар. Хатыннар җирле хакимияткә мөрәҗәгать иткәч, бу проблемнарны берсенә дә сөйләмәскә киңәш ителгән. Кайбер хатыннарга телләре артык ачылса, куркыту, янау да булган. Алар үзләре өчен дә, балалары өчен дә, ирләре өчен дә курка. Азатлык белән аралашкан хатыннар үз исемнәрен күрсәтмәскә сорады.

Хатыннар ирләре Украинаның төгәл кайсы өлешендә сугышканын әйтә алмый, әмма Сватово тирәсе дип чамалый. Ирләре белән кыска гына сөйләшүләр аша аларның исән булуларын белә. Бу хатыннарның ирләре барысы да 1нче батальонның 2нче ротасында тупланган. Ирләренең фронтның алгы сызыгына илтеп ташланып, атыш арасында бернинди дә ярдәмсез калуына өзгәләнүчеләр шактый. Алар аерым социаль челтәрләрдә аралаша. "Без кимендә 30лап хатын. Барысының да ирләре сугышка Казанның танк училищесыннан китте. Бер-беребездән мәгълүмат алу өчен дә, бер-беребезне юатып тору өчен дә уңайлы мондый төркем", дип аңлата алар.

Казаннан Ирина ире сугышка киткәч, әти-әнисе янына Чаллыга кайтып киткән. Шулай тынычрак, ди. Иренең Украина сугышында салкында, ач килеш йөрүенә йөрәге әрни, бу сугыш тизрәк бетсен, ирем кайтсын иде, чөнки ул гаиләмне тәэмин итүче дип сөйләде ул Азатлыкка. Вәгъдә ителгән акча түләнмәде, мин акчасыз калдым, ди ул.

Юеш "спальник"лар өстендә йоклыйлар

— 28 октябрь повестка бирделәр, 29 октябрь ул инде танк училищесында иде. 30 октябрьдә эшелон белән китте. 11 ноябрьдә сугышка керде, 15 ноябрьдә кыска гына сөйләшү булды. Тоташ яңгыр ява, аяк асты юеш, командирлары җылыткычларын тартып алган. Капланырга бер полиэтилен да юк. Салкын җирдә йоклыйлар. Юеш спальниклар өстендә йоклыйлар. Уяналар – лычма су. Кибенерлек урын юк. Ике кешене һоспитальгә алып киттеләр дип әйтте, аларда – пневмония. Нәрсә инде бу? Коточкыч бит. Килү белән окоп казыганнар, атышка эләккәннәр, икенче көнне дә атыш булган. Һәлак булучылар, яраланучылар турында берни әйтмәде, — ди ул. — Бүген инде 20 ноябрь, әмма ни хезмәт хакы түләнмәгән, ни Путин вәгъдә иткән бер тапкыр түләүләр дә бирелмәде. Берни юк. Һәр кеше Русия Саклану министрлыгында теркәлергә тиеш, минем ир исемлектә юк. Хәрби комиссариатка да, саклану министрылыгына да мөрәҗәгать иттем – ләммим. Акчасы түләнми, ә ирне фронтның беренче сызыгына илтеп ташлаганнар.

Ирина акчалар турында хәрби прокуратурага да, Татарстан президентына да хат яздым, ди. Әмма аның сүзләренчә, була, диюедән ары китмиләр. "Кешене сугышка җибәрделәр, ә түләргә оныттылар. Ул мине ашата, карый иде, хәзер бер тиенсез утырам", дип ачына ул.

24 февральдә сугыш башлангач, моңа әллә ни игътибар итмәдем, дип дәвам итә ул. Үз тормышыбыз белән яшәдек, ди, сугыш ишеккә шакуын повестка килгәч кенә аңлаганнар. Дәүләткә бер ышаныч та калмады, ди ул.

Ник без ирләрсез калырга тиеш? Безгә Украина җирләре кирәкми

— Ирем ник монда килеп эләктем дип әйтмәде. Әмма мин нык үкенәм анда китүенә. Бармый да калып булмый, качып йөрмим дигән иде. Бик авыр, башкалар белән аралашу да көчне ала, без бер хокуксыз кешеләр икән. Бу сугыш белән дәүләткә, саклану министрлыгына, җирле хакимияткә мөнәсәбәтем үзгәрде. Бер сүз генә – бардак. Берни эшли аламыйлар, сугышчыларны тәэмин итә алмыйлар, — дип сөйли ул. — Мин сугышка алып китүләренә ышанмый идем. Бу мобилизация кирәкми, әнә тәҗрибәле профессиональ кешеләр барсын иде! Гомумән бу сугыш кемгә кирәк? Ул җирләр безнең ирләр гомере хисабына яуланып алынырга тиешме? Үзләре килешә алмаганда без, гади хатыннар, аналар кайгыга батып яшәргә тиешме? Ник без ирләрсез калырга тиеш?

Безне берсе ишетми. Казан прокуратурасыннан гына "Бу сорау актуальме" дип кенә сорап шалтыраттылар. Шуның белән бетте. Анда да акча турында язылган иде, әмма бу мәсьәләне хәл итмәячәк. Сугыш бетүе кирәк. Ирләребезне, улларыбызны кайтарсыннар. Өстәгеләр өчен без иза чигәбез.

Матбугат берни язмый, сөйләми. Телевизорны карыйм: Украина ягында гына кеше үлә кебек, ә безнекеләр? Бер сүз юк. Чынында мин арыдым бу халәттән һәм куркам.

"Сугыштан йә мәет, йә гарип булып кайтачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:41 0:00

Чаллыдан Алина ире белән соңгы тапкыр 20 ноябрьдә аралашкан. Аңа да ире салкын яңгыр астында, ишелгән окопларда атышырга туры килә дип сөйләгән. Ул иренең 20 ел элек армиядә булып, бүген бернинди әзерлексез сугышка җибәрелүен сөйли. Мобилизацияләнгән ирләрне сугыш кырына җибәрмибез дигән сүзләр ялган булган, ди ул.

Сугыштамын, монда коточкыч, диде

— 28 октярбьдә мобилазациягә эләкте, 30 октябрьдә аны инде алып киттеләр. Бернинди дә әзерлек узмады, 20 ел элек армиядә булган кеше бит ул. Мылтык тота белми. Белгород өлкәсенең хәрби полигонында утын ярганнар да бер-ике тапкыр атып караганнар иде, шуның белән бетте, 11 ноябрьдә инде аларны сугыш барган урынга алып киттеләр, — дип сөйли ул ире турында. — Элемтә юк. Сугыштамын дип кенә әйтте. Монда коточкыч диде. Беренче линиядән соң алар ята. Окопта. Яңгыр. Чыланып беткәннәр. Әйберләр белән йөк машинасы килеп җитмәгән. Ятьмәләр, полиэтилен, ашарга пешерә торган казаннар, аларны элеп куеп утта ризык пешерә торган җайланмалар, җылытыкчылар – берни юк. Ирем өшеп беткән, чирләгән. Аны һоспиатльгә илткәннәр. Дару биргәннәр дә бетте, машина булгач та кире сугыш сызыгына җибәрәбез, чөнки һоспитальдә яраланганнарны карыйбыз дигәннәр. Менә шундый мөнәсәбәт.


Көне-төне аталар, алар да ата, аларга да аталар. Бик каты атыш, диде ирем. Беренче сызыктагылар артка чигенгән, алар атышка эләккән, алар арасында һәлак булучылар бар дип аңладым. Безнекеләр тагын бераз артка чигенгән.

Чаллы хатыны ирен уйлап "Ник аларны сугышка ыргытканнар соң?" дип ачына. Аларга тиешле экипировка да, җиһаз да бирелмәгән. Ул да иренең беркая да теркәлмәгәнен әйтә, аның турында мәгълүмат юк, ди. Аның ире дә мобилизацияләнеп сугышка җибәрелгәннәргә түләнергә тиешле хезмәт хакы түләнмәгән дип сөйли.

— Акчасын күрмәдек. Бернинди дә ярдәм юк. Балаларга төрле бушлай ярдәм була диделәр, берсе дә шалтыратмый да, хәлне дә белмиләр. Салымнан азат итәбез диделәр. Бардым салым инспекциясенә, алар үзләре дә белми. Түләргә тиешсез диләр. Күп нәрсә вәгъдә иттеләр, сүзләрендә торсыннар иде! Иремне дә фронтка ташлаганнар, безне дә онытканнар. Һуманитар ярдәм бирәбез, диләр. Кайда ул? Ирем көненә бер тапкыр ашыйбыз, диде. Салкын, юеш. Нинди җиңү турында сөйлиләр алар? Шулай җиңеп буламы?

Алина ирсез калырмын дип куркам, ди. Көн саен куркыныч хәбәр әйтер өчен шалтытырлар дип дер калтырап торам ди. "Мин тол, балалар ятим калачак", ди ул.

Сугыштан ике генә чыгу юлы: йә син цинк табутта кайтасың, йә яраланып инвалид булып каласың

— Мин моңа кадәр дә, әле дә сугыш Украинага да, безгә дә кирәкми дип исәпләдем. Русиядә көне-төне гаилә кыйммәте турында сөйлиләр. Әхлак, тәрбия дип авыз чайкылар. Ә ирләрне тартып алдылар. Хатыннар балалары белән ялгыз калды. Ничек телисең, шулай яшә! Хәзер без ирләр өчен, алар безнең өчен борчыла. Инде килешсеннәр иде, ирләрне кайтарсыннар иде. Сугыштан ике генә чыгу юлы бар бугай: йә син калай табутта кайтасың, йә яраланып инвалид булып каласың.

Ирсез калырмын дип куркам. Бик куркам. Мин көн саен шалтыратырлар да: "Ирегез һәлак булды" дип әйтерләр дип дер калтырап торам, — дип куркулары белән уртаклаша ул.

Әлмәттән Гөлназ ике кечкенә бала белән торып калган. Ире мобилизациягә эләгеп башта Казанның танк училищесында бер ай әзерлек узган, аннары башкалар белән Белгород өлкәсенә озатылган. Гөлназ әйтүенчә, алар 11 нобярьдән фронт сызыгында сугыша. Узган атна беренче тапкыр ике минут тирәсе сөйләшә алганнар. Мобилизацияләнүчеләр утка кергәннәрен үзләре дә аңламаган, ди ул.

Ике атна тоташ яңгыр ява, салкын, окоплар су белән тулган, җир ишелә

— Безгә бит барысы да мобилизацияләнгән арттарак, сакта торачак дип әйтте, ышандырды. Сакта торачаклар, тәэмин итү белән мәшгуль булачак, диделәр. Казанның танк училищесында булганда да шулай диделәр, Путин да шулай диде телевизордан. Әмма чынлыкта алар хәзер ут эчендә. Окоптан чыга алмыйлар. Анда курорт түгел, аңлыйм, әмма алар да бит кеше. Ике атна тоташ яңгыр ява, салкын, окоплар су белән тулган, җир ишелә. Җылынырга урын юк, кибенергә мөмкинлек юк. Алар "контрактник"лар белән бергә дип аңладым. Килеп җитүгә үк атышка эләкәннәр. Моны берничә кеше раслады. Ашарга юк, чәй урынына кайнар су гына диләр башкалар да. Минем ир артык берни әйтмәде. Биш кешегә бер телефон, төймәле генә телефон. Ирем чит кеше номерыннан шалтыратты.

"Ирем бу сугыштан исән кайтмас дип куркам"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:58 0:00

Гөлназ иренең банк картысына октябрь ае өчен 174 мең сум күчте дип әйтә, әмма ул киселгән. Хатын аларга түләү 190 мең сум булачак дип вәгъдә иткәннәрен сөйли. Димәк шушы акчаны да кискәннәр. Гөлназ Русиянең Саклану министрлыгына хат язган, әмма әлегә җавап юк. Аның имзасы Татарстан президентына язылган хатта да бар, Татарстан прокуратурасына да хат юлланган. Әмма ике адрестан да җавап юк. Әлмәт районы башкарма комитетына да мөрәҗәгать иттек ди ул, алар очрашуга чакырган, әмма Гөлназ балалары белән белмичә калган.

Дезертирлык белән төрмә белән куркыталар

— Әлмәттәге очрашуны белми калдым, әмма анда барган хатыннарга сезнең ирләр белән, оператив штаб белән элемтә бар, мәсьәләгезне хәл итәрбез дигәннәр. Шул ук вакытта матбугатка сөйләмәгез дигәннәр. Әмма мин аларга ышанмыйм. Зурга китүдән, үзләре өчен куркалар. Бер хатын, аның ире Телеграм каналда язып бара барысын да, янаулар булды дип әйтте. Шуңа мин үз исемем белән сөйләргә дә куркам, балалар да бар бит... Әлмәттән сугышка күп кеше китте, — дип сөйли ул. Фронтка җибәрмәсләр дип ышанган идем. Телевизордан да сөйләделәр, "охрана территорий" гына булачак дип ышандырдылар. Ирләр кая барганнарын белмәгән дә. Мин аңа кайт дияр идем, ул бит тыңламый, китмәячәк тә. Дезертирлык өчен төрмә белән куркыталар. Повестканы алмас иде, әмма ул аның карары. Мондый хәлдә калырмын дип һич күз алдыма килмәде. Балаларга әтиегез командировкага китте дип аңлаттым, кыш кайта дигән идем, менә кар яуды, көн саен "Әти кайтамы?" дип сорыйлар да сорыйлар.

Гөлназ ирен сугышка озатыр өчен тулысы белән 50-60 мең сум акча тотылгандыр дип әйтә, эшеннән егетләр үзара акча җыеп төрле кирәк-яракларны сатып алдылар дип искә ала. Утка керер алдыннан мобилизациягә эләккән ирләргә "бронежилетлар" бирелгән, әмма кайда җитештерелгән – аңлашылмый, сыйфатлымы, юкмы – белмим дигән ул хатынына. "Киемнәрне үзе сатып алды, чөнки бирелгән кием уңайсыз, сыйфатсыз диде. Акчаны моннан тагын салдым", ди ул.

Бу сугыш хакимияткә кирәк, безгә, халыкка кирәкми иде

— Бар нәрсәне дә кеше үзе сатып алды, дөрес түгел бит ул. Шулкадәр экипировка кирәк булуга әзер булмаганнармы алар? Алайса ник ул халыкны җыйганнар соң? — дип аптырый ул. — Миңа ул җирләр (Украина – ред.) кирәкми, иремә дә кирәкми. Моңа кадәр яши идек бит, шулай дәвам итә ала идек. Беркемнең дә Украинасыз яши алмыйм дигәнен ишетмәдем. Мин анда Украина җирләрен яулыйбыз, ул безгә кирәк дип ихластан сугышучылар күп дип уйламыйм. Ишеткән дә, барган да урыннар түгел. Телевизор фашистлар дип сөйли, әмма алар теләсә кайда бар. Кайда да яхшы кешеләр дә, кайда да начары да җитәрлек. Бу сугыш хакимияткә кирәк, безгә, халыкка кирәкми иде.

Гөлназның иң курыкканы – ирсез калу. Акчасы да кирәкми, үзе генә кайтсын, ди ул. Ул сугыш 2023 елның башында бетәр дип өметләнә, һәрхәлдә шулай уйлап яшәү җиңелрәк, ди ул.

— Ирем һәлак булыр, кайтмас дип куркам. Никтер, кыш бетәр бу хәлләр дип өметләнәм. Тормышым тулысынча үзгәрде, безнең болай озакка аерылышкан да булмады. Йоклый алмыйм, тынычлык юкка чыкты. Ирем балалар белән булыша иде. Хәзер бөтен әйбер минем өстә. Балаларны бакчага, мәктәпкә илтү, каршы алу өчен эштә үземә уңайлы график төзүләрен сорыйм. Әлегә килешәләр, әмма озакка булмас анысы да. Минем анда эшем эш түгел, гел иремне уйлыйм да елыйм, — ди ул.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG