Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизациягә бер ай. Ирләрен сугышка озаткан хатыннар яңа кредитлар алырга мәҗбүр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия хакимияте мобилизацияләнгәннәргә кимендә 195 мең сум түләргә вәгъдә итсә дә, сугышка җибәрелгәннәрнең хатыннары буш вәгъдәләр белән "типкәләп" йөртелүләрен, бер тиен дә ала алмыйча кредитларга батуларын белдерә.

Фронттагы җиңелүләрдән соң Русия президенты Владимир Путинның илдә өлешчә мобилизация игълан итүенә бер ай тулды. Русия хөкүмәтенең мобилизация турында аңлатмалар бирүче рәсми сәхифәсе Объясняем.ру-да болай дип язылган: "Мобилизация аша чакырылганнар контрактлы хәрбиләр кебек үк акча алачак. Махсус хәрби операциядә катнашучыга түләүләр айга 195 мең сумнан да ким булмаячак. Барлык түләүләр күләме хәрби дәрәҗәгә, хәрби вазифага һәм өстәмә дәртләндерүче түләүләргә бәйле булачак."

Моннан тыш төбәкләрнең дә Украинага каршы сугышучыларга, үз мөмкинлекләренә карап, төрле чыганаклардан өстәмә акча биреп барачагы вәгъдә ителде.

Башкортстанда ирләрен мобилизация белән сугышка озатырга мәҗбүр булган һәм вәгъдә ителгән акчаларны ала алмаучы хатыннар ул акчаларның килмәве турында чаң кага. Әмма нигәдер алар акчаны сугыш башлаган һәм вәгъдәләр биргән федераль хакимияттән түгел, республика хакимиятләреннән таләп итә. Азатлык шундый авыр хәлдә калган, ирләрен сугышка бурычка батып әзерләп җибәргән һәм алга таба балаларын ялгыз гына карау өчен акча таба алмаучы берничә хатынның хәлен белеште.

Нефтекамада яшәүче Мария Аллаярова Азатлыкка белдерүенчә, аның ире Илдар инде бер атна элек үк Украинадагы сугышка кергән. Аңа кадәр ике атна хәрби күнегүләрдә булган.

Мобилизацияләнгән Илдарга килгән беренче түләү хисабы
Мобилизацияләнгән Илдарга килгән беренче түләү хисабы

Путин 19 октябрьдә Русия иминлек шурасы утырышында чыгыш ясап, сугыш барган төбәктә һәм Русиянең Украинага күрше өлкәләрендә шартларны кырыслату турында игълан иткәннән соң ярты сәгать узгач Илдарның мобилизацияләнүе өчен беренче түләү килгән. 1955 сум, 90 тиен.

Мария белән Илдарның 14 һәм 2,5 яшьлек ике улы бар.

— Безнең чыгымнар айга 60-70 мең сум. Монда кредит түләүләре дә керә. Бик иркен яшәмибез, әлбәттә. Акчаны иң кирәкле әйберләргә генә тотабыз. Илдар өйдә булмагач, хәзер азык-төлеккә бераз азрак тотыла. Әмма бәяләрне күреп өлгерә алмыйсың, гел артып торалар. Әле хәзер җылылык өчен түләү өстәлде. Болар өстенә иремне мобилизациягә әзерләп җибәрү өчен алынган тагын бер кредитны түләү килеп керде. Акча җитмәгәч, аңа киемнәр һәм башка әйберләр сатып алу өчен кредит алырга туры килгән иде. Бәхеткә, безнең бик зур кредитларыбыз һәм ипотекабыз юк", дип Мария.

Илдарга 33 яшь. Гаскәрдән кайтуына 10 еллап вакыт узган. Күп нәрсә онытылган булырга мөмкин. Аларны сугышка җибәрү алдыннан ике атна күнегүләр булган. Әмма, Мария әйтүенчә, күнегүләргә чынлыкта шул ике атнаның яртысыннан да азрак өлеше генә багышланган.

Илдарга повестканы 26 сентябрьдә китергәннәр, ә 28 сентябрь иртәсендә ул инде китеп тә барган. Сугышка әзерләп җибәрү 20-25 мең сумга төшкән. Дарулар да алганнар. Күп кенә әйберләр өйдә инде аңа кадәр үк булганга күрә, аларын сатып алырга туры килмәгән. Ләкин юлга 10 мең сум биреп җибәрергә туры килгән.

Каешларны нык кыстык

Менә шул чыгымнар өчен алынган кредитны да Мария хәзер берүзе түләргә мәҗбүр. Ул булдыра алганча анда-монда ничек тә булса акча эшләргә тырыша, кайвакыт такси йөртүче булып эшләргә дә чыга. Әмма күп очракта чыгымнарын капларга әти-әниләре ярдәм итә. "Хәзер каешларны нык кыстык", ди ул.

Ике баласын үзе генә карарга мәҗбүр хатын үзенә туры килгән эш таба алмый. Ул автокредит тармагында эшли. Ләкин Русия сугыш башлау сәбәпле кертелгән чикләүләр аркасында бу тармак хәзер инде туктап калган, анда эш юк. Булса да, ул эшнең җәдвәле аңа туры килмәс иде. Чөнки 2,5 яшьлек баласын бакчага йөртергә, эш вакытында барып алырга кирәк. 7 ноябрьдә Башкортстан Дәүләт җыелышы рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров Нефтекамага килеп, шәһәр башлыгы Ратмир Мәүлиев һәм тагын берничә депутат катнашында мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары белән очрашкан. Очрашуда Мария һич югы вакыт ягыннан балаларын да карау мөмкинлеге бирүче берәр эш табарга ярдәм итүне сораган. Аңа ярдәм вәгъдә иткәннәр.

— Шалтыраттылар, сөйләшергә чакырдылар һәм кышын келәттә эшләргә тәкъдим иттеләр. Ярма, шикәр һәм башка нәрсәләр саклана торган салкын келәттә. Физик көч кирәк булган һәм аз хезмәт хакы түләнә торган эш. Тотылып калыначак салымнары белән бергә 21 мең сум тәкъдим иттеләр, анысы да әгәр инвентаризацияне яхшы уза алсам гына. Әлбәттә моның сүз өчен генә эшләнүен шунда ук аңладым. Без тәкъдим иттек, ул үзе баш тартты, янәсе. Башка вариантлар тәкъдим ителмәде, — ди Мария Аллаярова.

Илдар хәзер Украинадан гаиләсе белән телефон аша бик сирәк кенә хәбәрләшеп тора.

Әтисе шалтыратканда телефонны кулына алып, үзенә таба кыса, үбә

— Шалтыратса да, исән булуын хәбәр итү өчен генә шалтырата, бер-ике минут кына сөйләшеп алабыз. Әле менә кичә шалтыратты, ә аңа кадәр берничә көн тынлык иде. Моның иминлек өчен шулай булуын аңлыйм, әлбәттә. Әмма билгесезлек барыбер куркыта. Аларны ике атна күнегүләрдән уздыру да булмады бит. Мобилизация башланганда телевизордан кемдер алар махсус хәрби операция зонасына Яңа елдан да иртәрәк кермәячәк дип тынычландырган иде. Борчылып торабыз, әлбәттә. Өлкән улыбыз барын да аңлый һәм бу турыда артык сүз кузгатмаска тырыша, мөмкин булганча миңа булыша. Ә менә кече улыбыз әтисен тәмам югалтты, бик нык сагына. Әтисе шалтыратканда телефонны кулына алып, үзенә таба кыса, үбә. Әмма кайгырып утырырга вакыт юк, акча эшләү юлларын эзләргә, хуҗалыкны кайгыртырга кирәк, — ди Мария.

Уфада яшәүче Элвира Хәмәтованың ире Артур да инде берничә көн элек Украинага эләккән. Аны 27 сентябрьдә алып киткәннәр. Артурга 36 яшь һәм аңа да күнегүләр узып, сугышка әзерләнү өчен бик күп вакыт бирмәгәннәр, өч атна да булмастан, сугышка озатканнар. Икенче сыйныфта укучы кызлары белән үзе генә калган Элвира Азатлык белән сөйләшүдә соңгы ике көндә ире белән элемтә булмауга бик борчылуын белдерде. Сугышка җибәргәнче башта ике ай күнегүләр узачаклар дигән тынычландыруларга карата "Бездә кемнең дә булса үз вәгъдәләрен үтәгәне бармы соң?" ди ул. Элвира иренең исәнме, юкмы икәнен белми, әмма аның сүзләренчә, әлегә аңа "бер тиен дә акча" килмәгән. Башта акча 10 октябрьдә киләчәк дип ышандырганнар, аннан 20 октябрьдә булачак дигәннәр, әмма 20 октябрьгә дә берни килмәгән.

Артурны сугышка кредит алып түгел, туганнары акча җыеп киендереп, әзерләп җибәргән. Элвира белән Артур айга 23 мең сум кредит түли. Кызларының спорт дәресләре өчен биш мең сумлык айлык түләүләре дә бар. Шулай да балаларын мәктәптә бушлай ашата башлаганнар һәм кайбер дәресләр өчен түләүдән азат иткәннәр. Ләкин әле фатирны җылыту бәясе өстәлү белән, хәзер коммунал хезмәтләр өчен айга 8 мең сум түләргә туры килә. Ашау, кием өчен һәм башка чыгымнар да арта тора. Моңарчы җыйган күпмедер акчалары ярдәм иткән, әмма "алга таба ни эшләргә белмим", ди Элвира.

Акчасызлыктан интегүче ана кая гына мөрәҗәгать итеп карамаган.

— Беркем берни әйтми, хәрби комиссариат та, саклану министрлыгы да. ЕРЦда (Бердәм түләү үзәге - ред.) телефонны алмыйлар. Алсалар да, үзе шалтыратсын дип әйтәләр, — ди Элвира һәм сугыш кырындагы кешенең ЕРЦга шалтыратуын таләп итүләренә гаҗәпләнүен белдерә. Элвира фикеренчә, хакимият вәкилләре аның мөрәҗәгатьләреннән котылу өчен генә аның белән шулай сөйләшә.

28 сентябрьдә Бөредән сугышка алып кителгән Андрей Фоминның (24 яшь) хатыны Яна Калашникова да бүгенгәчә берни түләнмәвен әйтте Азатлыкка. Андрей хәзер Казандагы танк училищесында сугышка әзерләнә. Аларга берничә көннән Украинага алып китәчәкләрен әйткәннәр.

Яна әйтүенчә, Казандагы танк училищесында диварда мобилизацияләнгәннәргә 10 ноябрьдә 30 мең түләнәчәк дигән игълан эленеп тора, әмма башка беркем бернинди мәгълүмат бирми. 10 ноябрьне көтеп яшиләр.

Андрей белән Янаның балалары юк, әмма ашау һәм киенүне санамаганда, ай саен 40 мең сумлык төрле түләүләре бар — кредитлар һәм фатир арендасы өчен түләү. Яна эштә айга 40 мең сум ала, әмма бу, ашау, киенү һәм башка чыгымнардан кала, шул 40 мең сум мәҗбүри түләүләрне капларга гына җитә.

Андрейны сугышка кием һәм башка әйберләр белән әзерләү өчен дә кредит алырга мәҗбүр булганнар.

Бронежилетларга карадык, иң начары 50 мең сум иде

— Кирәкле әйберләрне бик ала алмадык, бернинди нормал әйбер юк иде инде. Бары йокы капчыгы, тәлинкә-кашыклар, термо кием, рюкзак һәм башка вак-төякләр генә алдык. Бу әзерләү 30-40 мең сумга төште. Аннан тыш та төрле кечкенә чыгымнар булды. Бронежилетларга карадык, аларның иң начары 50 мең сум иде, әле ансы да кемдер элек киеп йөргәне. Ә аларның бәяләре 100 мең сумнан башлана, алмаска булдык, — ди Яна.

Авыр хәлдә калган хатын хәзер көнен көнгә ялгау өчен өстәмә кредит алырга җыена. Сугышка алынган ире өчен акча таләп итеп "хакимият ишекләрен" яуламаса да, Андрейны кайтару өчен бертуктаусыз төрле оешмаларга яза, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге постларына комментарлар язып та, Андрейның сәламәтлеге мәсьәләсен игътибар үзәгендә тота. Яна сүзләренчә, астма белән авыручы Андрейның үпкәләренең яртысы зарарланган. Тыныч тормышта ничектер акрын гына йөри, яши алса да, сугышта корал һәм әйберләрен күтәреп чаба алмаяак.

— Ирем хәзер комиссия аша кайтарылырга тиешле башка мобилизацияләнгәннәр белән аерым чатырда яши. Һәрберсенең комиссия өчен төрле сәбәпләре бар. Кичә 25 кешене кире үз бүлекләренә һәм роталарына кайтарганнар, ягъни комиссия аша өйләренә җибәрүдән баш тартып, кире үз урыннарына кайтарганнар. Әмма алар күнегүләргә дә бик йөрми, ирем өч тапкыр атып, автоматны берничә тапкыр сүтеп-җыеп караган. Шуның белән бетте. Беркемне дә өйләренә җибәрмиләр, документларны югалттык дип әйткәннәр. [Фронтка] җибәргәнче тапмасак, димәк сез сәламәт һәм китәчәксез дигәннәр, — ди Яна.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG