Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизациядән качып киткән табиб: "Бу миңа исән калырга шанс бирә"


Казакъстан чигендә Русиядән килүче машиналар чираты
Казакъстан чигендә Русиядән килүче машиналар чираты

Тумышы белән Башкортстаннан 30 яшьлек Лира (исеме үзгәртелде) соңгы елларда Мәскәүдә терапевт булып эшләгән. Ул хәрби бурычлы. "Өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, Русиядән вакытлыча Казакъстанга күченгән. Лира илдән китү сәбәпләре турында "Идел.Реалии"га сөйләде.

"БУ ВАКЫТ МӘСЬӘЛӘСЕ ГЕНӘ ИДЕ"

— Мин сугыш башланганнан соң мартта Русиядән китәргә булдым. Табиб дипломын раслатканчы (нострификация), ниндидер керем булсын өчен копирайтер курсларына йөрдем. Ләкин китүемне гел кичектереп килдем. Үземә генә китү куркыныч иде.

Мобилизация булачагын "махсус операция" башлангач та аңладым. Бу вакыт мәсьәләсе генә иде. Шуңа 24 февральдән соң ук борчыла башладым. Хәрби бурычлы булмаган дусларым мин барысын да арттырам дип көлделәр генә.

21 сентябрьдә, мобилизация игълан ителгәч, мин китүемне курку сәбәпле генә кичектергәнемне аңладым. Шул ук вакытта Русиядә калу тагын да куркынычрак иде. Шул ук төнне билетлар сатып адым. Эштә бу хакта артык сөйләмәдем, чөнки анда бик күп кеше Путин режимын яклый иде.

Барлык табиблар кебек, мин дә хәрби бурычлы, чөнки хәрби кафедра хәрби тәҗрибәгә тиң. Миңа повестка килмәде. Эш урынын, яшәү урынын алыштырганда табиблар бер комиссариаттан төшеп яңасына теркәлә. Башкортстаннан Мәскәүгә күченгәч, мин үземнең элекке комиссариаттан төштем, ләкин яңасына теркәлмәдем. Эштә моны таләп итмәделәр һәм мин бернәрсә дә эшләмәдем.

"Өлешчә мобилизациянең" беренче дулкыны 21-23 сентябрь узды, һәм бу көннәрдә мин җитәкчелекнең чакыруын көттем. Барысын да диярлек беренче көнне иртүк чакырдылар. Ир-атлар аларга чакыру 15 сентябрьдә, хәтта алдарак килүен әйтте. Җитәкчедән ипләп кенә "мин исемлектә юкмы" дип сорадым. Ул сиздермичә тыныч кына утырырга кушты.

Ир табибларның мобилизациягә берсүзсез ризалашуы мине тетрәндерде. Эштә шундый очрак булды: хатын-кыз табибларга повестка бирелде, өйләренә кайтсалар – анда ирләре дә чакыру кәгазе тотып утыра. Өлкән яшьтәге шәфкать туташлары улларын хәрби хезмәткә җыеп җибәрде, нинди эчке кием алырга, сумкага нәрсәләр салырга, ниләр салмаска дип сөйләштеләр. Мин алай итә алмас идем: өч ул табып үстер дә, аннары аны берсүзсез үлемгә җыеп җибәр. Шуны да әйтергә кирәк, минем яшьтәге хезмәттәшләр ике төркемгә бүленде – кайберләре минем кебек китте, икенчеләре миңа кагылмас дип өметләнә.

"МИНЕ КИТМӘСКӘ ӨНДӘДЕЛӘР"

— Казакъстанга китәргә булдым – бу илгә виза кирәкми һәм бәяләр дә арзанрак. "Китмә", диделәр, "сиңа кагылмый ул", "безгә кагылмый ул" диделәр. Нәтиҗәдә ике дус кызымның ирләрен, егетләрен чакырдылар, алар хәзер кайгырып утыра. Бик кызганыч алар. Ләкин һәркем үз юлын үзе сайлый. Минем юлым иң дөресе дип санамыйм. Әмма аның нәтиҗәләренә әзермен – идән юарга да, ач торырга, бәлки үтерерләр мине, көчләрләр. Шул ук вакытта бу юл миңа исән калырга, азат булырга һәм иминлектә яшәргә шанс бирә. Русиядә калган дус кызларым башына төшкән хәлләр – бу аларның сайлау нәтиҗәсе. Мин аларга ничек тә ярдәм итәргә, теләктәшлек күрсәтергә тырышам, гәрчә кайберләре "махсус операцияне" яклый иде. Аларга бүген шулкадәр авыр булуына тыныч кына карый алмыйм.

Казакъстан чиген узуга килгәндә – хатын-кыз буларак, минем үз тәҗрибәм. Казакъстанда ирем яки егетем бар дидем, ялган туй балдагы да сатып алдым. Миңа таныш булмаган ирләр белән дә күп вакыт уздырырга туры килде, кызганычка каршы, кызлар бу очракта да һәрвакыт уяу булырга тиеш.
Чикне узганда әйберләремне тикшермәделәр. Чик сакчылары берни сорамады, гомумән, җиңел генә сөйләштерләр. Мин соңгы көчләремне җыеп елмаерга тырыштым.

"МИНЕ КИЯҮГӘ БИРҮ ӨЧЕН УРЛАРГА ТЕЛӘДЕЛӘР"

— Чикне узып Актүбәгә эләктем, анда хатын-кызларга торыр яки төн кунып чыгар урын табу авыр иде — бөтен һостел һәм фатирларда ирләр бүлмәләре генә иде. Тагын шундый бер хәл булды: ахыр чиктә мин төн кунар урын тапкач, мин киткәндә хуҗаның мине ошаткан булуын һәм мине аның танышына кияүгә бирү өчен урларган теләгәнлекләрен әйттеләр. Бары тик мин алар исәпләвенә караганда "карт", 30 яшьлек булганга гына тыелып калганнар. Миңа бу турыда белдергән кешеләр янәсе барысы да ихтыяри рәвештә булыр иде диделәр. Әмма ирләр һәм хатын-кызлар өчен бер урыннан икенчесенә күченеп йөрү ни кадәр төрле булуын аңлыйсың.

Актүбәдән поезд белән Алматыга киттем. Русиядә фатир эзләү квестыннан соң, анда мәсәлән син — славян түгел, ә ун игъланның тугызында "славяннарга гына" дип язылган, монда, Казакъстанда фатир табу бик җиңел булды, русияләр күпләп килгән чак булуга карамастан. Алматыда кеше күп йөри торган теләсә кайсы кәһваханәгә яки барга керсәң, андагыларның 95 проценты Русиядән. Әмма бу көндез, ә кичен, эш көне беткәч җирле кешеләр килә.

"АЛГА ТАБА КИТӘРГӘ ҖЫЕНАМ"

— Казакъстан — искиткеч ил, әмма мин алга таба китәргә җыенам. Кая икәнен әлегә белмим, төрле вариантларны караячакмын. Казакъстанда каласым килми, чөнки монда патриархат бик көчле, Русиядәгедән дә көчлерәк, ә мин хатын кызның урыны кухняда булган илдә үземә урын таба алмыйм.

Әмма гомумән алганда, җирле халык килгән кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә, иң кимендә битарафлар. Кешенең нинди милләттән булуы аларга барыбер, әгәр ул андагы традицияләрне хөрмәт итсә һәм "хокуклар даулый" башламаса. Җирле халыкның бер өлеше килгән урыслар аларны Казакъстанда рәнҗетүләрен әйтеп, үзләрен якларга Путинны чакыра башларга мөмкин дип уйлый. Ул кешеләр Украинадагы хәлләр монда да башланырга мөмкин дип курка. Әмма мин дә, дусларым да Русиядән президент вазифасында диктатор булуын һич тә теләмәүче кешеләр китүен аңлатабыз. Шуңа күрә без аны беркайчан да ярдәмгә чакырмаячагыбызны әйтәбез. Хәзер без нигә китүебез, ниләр кичергәнебез, Русиядә нинди пропаганда эшләве турында сөйлибез. Чөнки сөйләшмәсәк һәм аңлатмасак, кешеләр безнең урынга үзләре уйлап чыгарырга мөмкин.

Мин казакъ телен өйрәнә башагач һәм аны гамәлдә дә кулланырга тырыша башагач, барысы да миңа ярдәм итәргә тотынды. Бушлай курслар, блогерлар, сленг өчен үз ярдәмен тәкъдим иттеләр. Русиядә кечкенә генә акцент өчен дә нәфрәт итәләр, ә казакълар исә акцент - ул нормаль әйбер ди һәм мине берничә тел белгәнем өчен мактыйлар. Бу уңайдан бер кызыклы әйбер күзәттем: монда күптән яшәүче җирле урыслар хәзер казакълар аларны "килмешәк" дип кабул итә дип зарлана башлаган һәм күбрәк казакъ телендә сөйләшергә тырышалар.

Хәзер Алматыда үземнең Русиядә алган табиб дипломын нострификацияләү белән шөгыльләнәм. Бюрократик мәшәкатьләр дәвам иткән арада копирайтер булып акча эшли торам. Шулай ук эш эзләү өчен сайтларда — мәсәлән, hh.kz-да күп кенә эш урыннары бар. Хәтта гайре рәсми рәвештә дә урнашып була, эш бирүчеләр ярдәмгә килә.

Коллегаларыбыз белән аралашканда без бер-беребездән: "Ничек уйлыйсың, без Русиягә кайта алырбызмы?" дип сорыйбыз. Белмим. Әнә, британ патшабикәсе 96га кадәр яшәде, Путинга хәзер 70 яшь. Мин шулкадәр [Русиядә бар нәрсә үзгәргәнче] көтә алмыйм. Миңа үз тормышымны корырга кирәк. Ватанымны бик яратам, әмма әлегә кайтырга җыенмыйм.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады.
  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин "Украинадагы вазгыять сәбәпле" мобилизация игълан итте. Хакимият аны "өлешчә" дип атый, әмма президент фәрманында критерийлар төгәл түгел, асылда запаста булган һәркемне чакырырга мөмкинлек бирә.
  • "Idel.Реалии" хисабына күрә, 2022 елның 17 октябренә Идел буе төбәкләреннән сугышта 1 615 кеше һәлак булган, аларның үлемен Русия ягы таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG