Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан халкы күченүче русияләр ташкынын ничек кабул итте


Казакъстан чигендә Русиядән килүче машиналар чираты
Казакъстан чигендә Русиядән килүче машиналар чираты

Мобилизациядән качып Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең күбесе Казакъстанга китте. Күчеп китүчеләргә генә түгел, Казакъстанның үзенә бу күпмедер дәрәҗәдә авырлыклар тудырды. Шулай да татар-башкортка мәрхәмәт күрсәтелде. Казакъстан волонтерлары сугыштан качучыларга ярдәме турында сөйләде.

Русиядә мобилизация игълан ителүгә Русиядән Казакъстан чиге аша чыгучылар саны ике йөз меңнән артты, дип белдерде Казакъстан эчке эшләр министрлыгы. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу сан 260 мең тирәсе. "Өлешчә мобилизация" кысаларында Русия буйлап өч йөз мең кеше хәрби хезмәткә алынырга тиеш иде.

Казакъстанга килүчеләрнең бер өлеше анда калырга җыенса, күбесе ары күченергә – визасыз керергә мөмкин булган Әрмәнстан, Грузия, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркиягә җыена. Әстерхан өлкәсендә Казакъстан белән чиктә күчмә чакырылыш пункты оештырылды. Шул ук вакытта Казакьстанның эчке эшләр министрлыгы мобилизациядән качучыларны Русиягә кире тапшырмаячагын, халыкара эзләүгә бирелгәннәрне генә кайтарачагын белдерде.

Мобилизация башлану сәбәпле Русиядән китүчеләр арасында татарлар белән башкортлар да шактый. Сугышка барудан качучыларның бер өлеше Казакъстанда калырга, ә бер өлеше бу ил аша башка илләргә китәргә уйлый. Читтә яшәүче милләттәшләре Русиядән китүчеләргә ярдәм өчен социаль челтәрләрдә чатлар булдырды.

Казакъстан халкы мөһаҗирләрнең яңа ташкынын ничек кабул итте?

Рөстәм – милләте белән казакъ. Ул да бу ярдәм чатларында актив катнаша. "Мин барысы өчен дә төгәл әйтә алмыйм, чөнки күпчелек русиялеләр Казакъстанның көнбатышында һәм төньягында урнашкан, ә мин көньяктан, шуңа күрә вазгыятькә тулы бәя бирә алмыйм. Миңа калса, русиялеләрнең массакүләм күченүен казакъстаннарның күбесе тискәре кабул итте. Русиялеләрнең зур агымы Казакъстанның күчемсез милек һәм хезмәт базарларында киеренкелек тудыра. Башка сәбәп шунда ки, монда беркем дә "руzzкий мир"ны хупламый. Ә килгән күп кенә кешеләр аны нәкъ менә бөтен матурлыгы белән күрсәтәләр. Хәтта җирле руслар да килүче русиялеләрдән канәгать түгел.

Килгән татарларга һәм башкортларга, әлбәттә, шул ук урысларга караганда мөнәсәбәт яхшырак", ди Рөстәм.

Тагын бер актив ярдәмче Руслан – татар егете. Фамилиясен күрсәтергә теләмәде. Руслан үзе Астанада яши: "Татар һәм башкортлар шактый күп килә, әмма гомуми массада бу сизелми. Җирле татарлар һәм башкортлар арасында ярдәм итүчеләр шулай ук күп, Казакъстанда диаспора зур", ди ул.

— Шәхсән мин башка берничә активист белән берлектә телеграмда чат булдырдым һәм аны килгән татарлар белән башкортлар арасында тараттым. Бу чатта килгән кешеләр өчен күп кенә көнкүреш мәсьәләләре буенча мәгълүмати ярдәм күрсәтелә – проблемнар килеп туган очракта, ил турында гомуми сораулар буенча мөрәҗәгать иткәндә: документларны ничек рәсмиләштерергә, банк хисапларын ничек ачарга. Моңа өстәп, эш һәм торак турында игъланнар урнаштырыла. Күп кешеләргә ярдәм иттек, шәхсән үзем бөтенләй таныш булмаган кешене эшкә урнаштырдым һәм торак белән ярдәм иттем, һәм минем кебек кешеләр күп. Һәркем булдыра алганча ярдәм итә. Хәзерге вакытта чатта 550 кеше, күпчелек өлеше - читтән килгән татарлар һәм башкортлар. Минемчә, теге яки бу дәрәҗәдә, ким дигәндә мәгълүмати һәм психологик яктан барысына да ярдәм иттек.

Казакъстан халкы яңа килүчеләргә ниндирәк мөнәсәбәттә, дигән сорауга Руслан "Саклык белән карыйлар дип уйлыйм. Хәзер күпләрдә хис-кичерешләр кайгысы түгел, кешеләр әлегә йөзләрчә көнкүреш проблемын хәл итәргә тырыша, бу яңа дулкын көтмәгәндә генә өстебезгә төште", дип җавап бирде. "Әйе, Казакъстан халкы үзенең кунакчыллыгы белән дан тота, хәтта алай гына да түгел – катлаулы хәлгә эләккәннәргә ярдәм итә. Хәтта минем күп илләрдә кайчандыр аларның ата-бабаларын авыр заманнарда үз җирләрендә кунак иткәне өчен казакъ халкына рәхмәтле булган төрле милләт кешеләрен очратканым бар. Әмма әлеге кунакчыллыкка тиешле дәрәҗәдә җавап бирергә, мәдәният һәм традицияләрне хөрмәт итәргә, үзең дә булдыра алганча ярдәм күрсәтергә һәм җәмгыятькә ияләшергә тырышырга кирәк. Без моны даими әйтеп торабыз".

Казакъстанга күченеп килүче русиялеләрнең үз-үзен тотышына ризасызлык та ишетелә башлады. Бер очрак татар исем-фамилияле инстаграм-блогер белән бәйле.

Valeevaleyla тәхәллүсле Instagram кулланучысы Казакъстанның Русия составында булмавына, бәйсезлеге аркасында Татарстан кебек алга китү мөмкинлеген ычкындыруына уфтана. Үзен "мин гади блогер" дип атаучы кулланучының бу видеосы Казакъстан Facebook кулланучылары арасында бәхәс уятты: комментарларда Казакъстанның бәйсезлегенә претензия белдерүче видео авторы хакында эчке эшләр министрлыгына, прокуратурага хәбәр итәргә чакыралар. Пост авторы белдерүенчә, Казакъстан ватандашларының бер төркеме бу хакта Казакъстан баш прокуроры исеменә шикаять тапшырган. Озак та үтмәде, блогер Казакъстаннан күченеп ары китүен хәбәр итте.

Тагын бер активист – Зарина Калменова Русия-Казакъстан чиге янында урнашкан Актүбә шәһәреннән. Ул Русиядән килеп тискәре фикер белдерүчеләрне күрмәдем диде һәм татарларга ярдәм итүдә үз тәҗрибәсен сөйләде.

— Җирле татарлар бик ярдәм итә. Безнекеләр һәрвакыттагыча берләште. Җирле татар-башкорт милли үзәге, аның башлыгы Эльвира Хәбибуллина шәхсән үзе бик зур ярдәм итә. Ул миннән башка волонтер чатларына да таратуны сорады. Әлеге волонтер хәрәкәтләренең күбесе бернинди әзерлексез, бер көн эчендә барлыкка килде. Бу – чик кичүчеләрнең проблемнарына битараф калмаган күп санлы кешеләр.

Казакъстан чигендә Русиядән килүчеләрне көтүче такси йөртүчеләр. Актүбә өлкәсе
Казакъстан чигендә Русиядән килүчеләрне көтүче такси йөртүчеләр. Актүбә өлкәсе

Без мәгълүмати яктан ярдәм итәбез, күпләр килүчеләрне өйләренә кунарга ала, берничә көн яшәгәннән соң алар башка шәһәрләргә, башка илләргә кузгала.

Ярдәм ничек оештырыла? Без чиктән каршы алабыз, шәһәргә кадәр китерәбез. Ашатабыз, әлбәттә. Кемдер җылы киемнәр белән ярдәм итә, чөнки күпләр юка кием белән килә, ә бездә инде суыта башлады. Безнең сим-карталарны алырга, теркәлергә, салым номерын алырга һәм башка кирәкле мәгълүмат белән ярдәм итәбез. Актүбәдә калырга теләүчеләр дә бар, аларга даими торак, эш табарга булышабыз.

Гомумән, ирекмәннәр шактый җитди ярдәм итте, чөнки Русия-Казакъстан чигендә калган кешеләр дә бар иде – алар бер тәүлектән артык ачык һава астында юка киемнән, ашсыз-сусыз калып, чират көтеп утырырга мәҗбүр булды. Кемдер финансларын исәпләп бетермәгән, яки акчасыз чыгып киткән, ә кемдер юлда башка нәрсәгә туздырган. Актүбә ирекмәннәре аларга кием, су, кайнар аш тапшырып торды, машиналар белән чиктән шәһәргә кадәр бушлай китерде, шәһәрдәге түләүсез яки иң арзан кунакханәләр, туристик базаларга урнаштырып торды. Җылыга урнашкач, йоклап-ашап алгач, шәһәрдә озаграк калырга теләгән кешенең үзенең фатир эзләргә вакыты барлыкка килә.

Җаекта (Уральски) ирекмәннәр Русиядән килүчеләргә кайнар аш тәкъдим итә
Җаекта (Уральски) ирекмәннәр Русиядән килүчеләргә кайнар аш тәкъдим итә

Әлбәттә, бу авыр эш. Мораль яктан да, физик яктан да авыр. Көндез дә, төнлә дә туктамый эшли идек – иртәнге бишләргә кадәр языша, мәгълүмат алыша идек: кемдер килә, кемнедер каршыларга кирәк, кемдер югалган, кемнеңдер хәле начар – кемдер өшегән, кемнеңдер кан басымы сикергән, яки җәрәхәтләнгән – аларны хастаханәгә илтергә, алып кайтырга кирәк.

Казакъстандагы милли-мәдәни берләшмәләр үзара элемтәдә тора. Белүемчә, транзит белән узып китүче егетләр кайсы шәһәргә китәсен хәбәр итә, безнең рәис ул шәһәрдәге милли берләшмәгә шалтырата, сезгә, әйтик, ике егет киләчәк, аларга беренче вакытта торырга торак киләк булачак, аларга шундыйрак эш кирәк, дип хәбәр итә. Без болай да Казакъстандагы башка шәһәрләр белән элемтәдә, шуңа күрә үз урыныңда утырып та башка шәһәрдәгеләргә ярдәм итеп була.

Казакъстан халкы бик кунакчыл. Һәркайдагы кебек, бездә дә килүчеләргә уңай яки тискәре мөнәсәбәттәге кешеләр очрый. Мин күбрәк уңай карашлы кешеләрне очраттым. Волонтер чатларында тормаган кешеләр дә урамда килеп, егетләр, сезгә ярдәм кирәкме, кунар урыныгыз бармы, дип, волонтерларга җибәрәләр иде. Әлбәттә, кайберәүләр торакка бәяләрне күтәрде, моннан зыян күргән җирле халык та бар. Әмма әлегә яхшы бәягә торак табрга була, бөтен кеше дә бәя күтәрмәде.

Русиялеләрнең үз-үзләрен тотышын да уңай гына бәяли алам, миңа тискәре күренешләр очрамады, диде Зарина.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты "өлешчә" мобилизация игълан иткәч, меңләгән русияле илдән китә башлады. Сугыштан качарга теләүчеләрнең иң зур өлеше Казакъстанга агылды. Казакъстан белән Русия чигендә километрларга сузылган машина тыгыннары хасил булды, чик буендагы казакъ шәһәрләрендә торак арендасына ихтыяҗ нык артты.
  • Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев, республикага күпләр русияләр килү сәбәпле Русия хакимиятләре белән сөйләшүләр уздырырга ниятләвен белдерде. Шул ук вакытта Эчке эшләр министры Мурат Әхмәтҗанов әгәр халыкара эзләүгә бирмәсәләр, Казакъстан мобилизациядән качучы Русия ватандашларын юлламаячак дип вәгъдә итте.
  • Әхмәтҗанов мәгълүматынча, соңгы ике атнада Казакъстаннан җиде русиялене депортацияләгәннәр – аларның өчесе чикне канунсыз үтеп чыккан, дүртесе Җаекта (Уральски) зур булмаган хулиганлык кылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

Украинада сугыш

XS
SM
MD
LG