Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизация игълан ителгәч Казакъстанга 200 меңнән артык русияле кергән


Казакъстан чигендә Русиядән килүче машиналар, 23 сентябрь 2022
Казакъстан чигендә Русиядән килүче машиналар, 23 сентябрь 2022

Шул ук вакытта 147 мең русияленең китүе әйтелә.

Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, 200 меңнән артык русияле Казакъстанга килгән. Бу хакта Казакъстан эчке эшләр министры Мурат Әхмәтҗанов хәбәр итте.

Министр илдән китүче Русия ватандашларының да саны артуын, әмма тулаем алганда чикләрдә вазгыятьнең нормальләшүен искәртә.

"Казакъстанга Русиянең 200 меңнән артык ватандашы килде, шул ук вакытта бүгенгә 147 мең русияле китте", дигән Әхмәтҗанов, бу хакта "Интерфакс" яза. "Кичә безнең илгә Русиянең җиде меңнән артык ватандашы килде, 11 меңләбе китте. Килүчеләр китә. Бар да миграция контролендә", дигән ул.

Бер атна элек Казакъстан эчке эшләр министрлыгы мобилизация игълан ителгәннән соң килгән русияләрнең саны – 98 мең кеше, китүчеләр – 64 мең дигән иде.

Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев, республикага күпләр русияләр килү сәбәпле Русия хакимиятләре белән сөйләшүләр уздырырга ниятләвен белдерде.

Эчке эшләр министры, әгәр халыкара эзләүгә бирмәсәләр, Казакъстан мобилизациядән качучы Русия ватандашларын юлламаячак дип вәгъдә итте.

Әхмәтҗанов мәгълүматынча, соңгы ике атнада Казакъстаннан җиде русиялене депортацияләгәннәр – аларның өчесе чикне канунсыз үтеп чыккан, дүртесе Җаекта (Уральски) зур булмаган хулиганлык кылган.

21 сентябрьдә Русия президенты "өлешчә" мобилизация игълан иткәч, меңләгән русияле илдән китә башлады. Сугыштан качарга теләүчеләрнең иң зур өлеше Казакъстанга агылды. Казакъстан белән Русия чигендә озын километрларга сузылган машина тыгыннары хасил булды, чик буендагы казакъ шәһәрләрендә торак арендасына ихтыяҗ нык артты.

Мобилизация белән бәйле Русиядән китүчеләр арасында татар-башкортлар да шактый. Аларга читтә яшәүче милләттәшләре ярдәм кулы суза башлады. Сугыштан качучыларның бер өлеше Казакъстан аша башка илләргә китәргә, ә бер өлеше шунда калырга җыена.

Мобилизациянең беренче атнасында ук бу илгә 100 меңләп кеше киткән. Татарстан һәм Башкортстанан китүчеләр өчен иң якын һәм уңайлы урыннар — Казакъстанның Җаек һәм Актүбә шәһәрләре. Азатлык сугыштан качучыларның тарихлары белән таныштырып бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG