Accessibility links

"Кеше үтерәсем килми, үземнең дә үләсем килми". Татарстаннар Казакъстанга сыена


Русиядән китүчеләр Самар белән Җаек арасындагы Маштаково чик капкасы янында чиратта тора
Русиядән китүчеләр Самар белән Җаек арасындагы Маштаково чик капкасы янында чиратта тора

Русиядә мобилизация игълан ителү белән сугыштан качарга теләүчеләрнең иң зур өлеше Казакъстанга агыла башлады. Мобилизациянең беренче атнасында ук бу илгә 100 меңләп кеше киткән. Татарстан һәм Башкортстаннан китүчеләр өчен иң якын һәм уңайлы урыннар — Казакъстанның Җаек (Уральски) һәм Актүбә шәһәрләре. Сугыштан качучылар тарихлары белән таныштыруны дәвам итәбез.

Айнур, 27 яшь, эшче, Лениногорски — Җаек

— Мобилизациянең беренче дулкынына эләгер идемме, юкмы — белмим. Анда бөтен кешене алалар бугай. Әмма миңа повестка әле килмәде. Шулай да 24 сентябрьдә үк китәргә карар иттем. Башта нишләргә белми аптырап калган идем. Минем бертуган абыйларым бар, алар Казакъстанга китәргә чакырды. Шулай китәргә булдым. Кеше үтерәсе килми, үземнең дә үләсем килми. Минем мобилизациядән котылырга нигез булырдай сәбәпләрем юк. Тиздән повестка килү мөмкинлеге зур иде. Мин заводта эшлим, Анда күпләргә повестка килде инде. Андый очракта кешеләр нишли? Сугышка китә.

Сугыш кырында ни булганын белмим, андый мәгълүматым юк. Мобилизация башлангач күпләрне алып киттеләр, шуннаң соң алар белән бернинди элемтәм юк, берсен дә күрмәдем дә.

Башта китәргә кирәк дигән уй башымда да юк иде. Шулай килеп чыгачагын белмәдем дә, бу шул кадәр көтелмәгән нәрсә булды. Юлга өч сәгать җыендым. Туган шәһәремдә фатирым, хатыным белән кечкенә балам калды. Аларны соңрак үз яныма китертермен дип уйладым. Башта бер генә уй булды: иң мөһиме — китү.

Тормышың белән акчаны чагыштырсаң, кыйбат бәя түгел

Лениногорскидан Казакъстан чигенә безне бер танышыбыз машина белән китерде. Биш сәгать чамасы бардык. Чик буенда башта ике чакрымлап җәяү бардык. Шул ике чакрымда машиналылар да, җәяүлеләр дә бар иде. Чик капкасына барып җиткәч анда ике сәгатьләп басып тордык. Бәхеткә, Русиянең чик капкасы янында таксистлар бар иде, алар чик аша алып чыкты. Ул бик кыйбат булды димәс идем. Тормышың белән акчаны чагыштырсаң, кыйбат бәя түгел. Кеше башына алты-җиде мең сум. Һәм теләүчеләр бик күп.

Казакъстан ягында бернинди дә проблем булмады. Чикне җиңел генә уздык, бернинди сорау бирүче булмады. Шул ук таксист Җаекка кадәр китереп тә куйды, алдан сөйләшенгән урынга кадәр. Без башта шәһәр үзәгендә фатир яллап тордык. Берничә көннән монда, Атамекен балалар лагерына күчендек, — ди Айнур.

Вячеслав 23 яшь, Казан — Җаек — Алматы

Вячеслав йөргән кызы Никки (19 яшь) белән Җаектагы бер ресторанда урнашкан. Ресторан хуҗасы аны бераз үзгәртеп, Русиядән килүчеләргә яшәү урыны итәргә булган. Бирегә берничә дистә кеше сыенган. Сугыштан качучылар анда төнлә йоклый ала, көненә берничә мәртәбә ашаталар, чәй бирәләр.

Русиядән качучыларны сыендырган ресторан
Русиядән качучыларны сыендырган ресторан

— Казаннан 26 сентябрьдә киттек. Самарга кадәр автобус белән бардык та, анда барып җиткәч такси ялладык. Яндекс Go арзанрак булганга, шуның белән киттек, һәм ул безне чик буендагы чират башланган урынга кадәр китереп куйды.

Юлның иң авыр өлеше Маштаково чик капкасы алдында булды. Без килгәндә анда 28 чакрымлы машина чираты тезелгән иде. Шул араны җәяү уздык, бик арыдык. Таксидан чыкканда көчле яңгыр ява иде, юешләнеп беттек. Яңгыр һәм шул кадәр салкын булыр дип уйламаган идек, бик нык туңдык, — ди Никки.

Әмма аларга чиратта торучы машиналарның хуҗалары ярдәм итә. Алар буш урын булган машиналарда бераз җылынып һәм ял итеп ала. Шулай да 28 чакрымлы арада һәрберсенә берәр тапкыр гына машинада утырып алу мөмкинлеге була.

Чик буена килеп җитәрәк бер казакъ таксистын очраталар һәм ул аларны "чагыштырмача арзан" бәягә Җаекка кадәр илтеп куярга ризалаша.

"Таксист кеше башына 800 сум дигән иде, шул акчага Җаекка кадәр дип килештек. Әмма соңрак аңлавыбызча, ул урыс телен бик яхшы белмәгәнгәдер күрәсең, сигез йөз белән сигез меңне бутаган булып чыкты. Шулай итеп чик буенда ике сәгать вакытыбызны югалттык, чикне таксида чыгабыз дип аның машинасында ике сәгать буе утырдык. Аның каравы җылындык, бик арган идек инде, — ди Вячеслав.

Такси бәясен ялгыш аңлашуларын аңлагач алар машинадан чыгып тагын җәяү китәләр.

— Таксида барып булмаячагын аңлагач, җәяү китәргә булдык. Чиккә барып җиткәч тагын җиде сәгать көтәргә туры килде. Көндез барганда, яңгыр яуса да, җылырак иде, төнлә тышта басып торганда бик салкын булды. Кичке сигездән башлап җиде сәгать буе басып тордык, — ди ул.

Чикне узгач Казакъстан ягында дистәләрчә такси көтеп тора.

Юлда бер тәүлектән артык йокы күрмәгәнгә, вокзалда бераз утырып ял иттек

— Чикне чыккач тагын такси таптык, һәм ул безне, шулай ук бер дустыбызны өч мең сумга Җаекка китереп куйды. Башта бер кинотеатр янына китерде, анда йокларга була дигәннәр иде, әмма анда санитария көне булып чыкты. Анда кешеләрне ике төнгә керткән булганнар. Ике көн буе юньләп җыештыру булмагач, санитария көне игълан итеп, җыештыра башлаганнар. Шуңа күрә безне тимер юл вокзалына илтеп куйдылар. Юлда бер тәүлектән артык йокы күрмәгәнгә, вокзалда бераз утырып ял иттек, ике сәгатьләп черем итеп тә алдык. Аннан көне буе шәһәр буйлап йөрдек, торырга урын эзләдек. Торырга фатирны 28 сентябрь иртәсенә генә таптык, сөйләшеп килештек тә төнлә кинотеатрга барып кундык, — ди Вячеслав.

Сугыштан качучыларны сыендырган кинотеатр янында
Сугыштан качучыларны сыендырган кинотеатр янында

Әмма барыбер алар килешенгән фатирга керә алмый, алар тиешле адреска барып җиткәндә ул фатир инде башка кешеләргә бирелгән була.

Вячеслав белән Никки инде күптән Алматыдагы дусларына кунакка барырга җыенган булган. Мобилизация һәм чикне ябарга мөмкиннәр дигән сүзләр аларны бу сәфәргә иртәрәк кузгалырга мәҗбүр иткән. Хәзер инде алар якын арада Русиягә кайтырга җыенмый.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез үк җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрьдәге чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG