Accessibility links

Мобилизация. Укытучылар сугышка алына, илдән китә


Мобилизациягә баручылар
Мобилизациягә баручылар

Мобилизациягә укытучылар да эләгә. Эләкмәгәннәре чит илләргә китәргә тырыша. Мәгариф өлкәсе ир укытучыларга кытлык кичергәндә, бу вазгыятьне тагын да катлауландыра. 

Кануннарга ярашлы, укытучыларны мәҗбүри гаскәр хезмәтенә көзге чакырылышта алырга тиеш түгелләр. Аларга чакыру кәгазе язгы кампания вакытында, ягъни 1 майдан 15 июльгә кадәр генә килә ала. Бу уку елы алдыннан мәктәп балалары укытучысыз калмасын өчен эшләнә.

Гомум мобилизация чорында бу норма эшләми. Ә өлешчә мобилизация турыда канунда берни дә язылмаган - рәсмиләр дә бу хакта сүз дәшми. Укытучыларны инде сугышка чакыра башладылар. Мәсәлән, Башкортстаннан кимендә өч мәктәп укытучысының мобилизацияләнүе билгеле. Татарстанның югары уку йортлары хезмәткәрләренә чакырулар килгән.

Бердәнбер булу да, атказанган исеме дә ярдәм итми

Мәктәптә бердәнбер ир укытучы булуы яки атказанган укытучы булуы бернинди дә ташлама бирми.

Мисал өчен, сентябрьдә Уфаның 107нче лицеендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Мирас Ишдәүләтов Русиякүләм туган тел һәм әдәбият укытучылары бәйгесендә алдынгы урынны алган. 27 сентябрьдә иргә "Башкортстан республикасының атказанган укытучысы" исемен биргәннәр. Тик бер көннән ирне мобилизацияләгәннәр. Аның түләнмәгән ипотекасы кредитлары һәм 23нче атнада йөкле хатыны калган.

Хатыны Ирина Ишдәүләтова хәрби чакыру кәгазе килгәч, моны хата дип уйлауларын, иренең хәрби тәҗрибәсе булмавын сөйләде. "Хәзерге вакытта ул Сарытауда. Мин 23нче атна бәби көтәм. Йөклелек авыр уза, иремнең ярдәме кирәк. Гаиләнең финанс хәле дә авыр, ике ипотека, машина кредиты бар. Әмма аны алып киттеләр. Беркем булышмады", ди ул. Ирина үзе дә укытучы булып эшли. Ул шул ук лицейда информатика укыта. "Мәктәптә минем ирем укытучы һәм тәрбияче буларак кирәк" ди ул.

Ирина сүзләренчә, ирен ихтыяри дип язганнар, хәрби комиссариат аны сугышка үз теләге белән китә ди.

Ишдәүләтова ирен сугышка алмауларын сорап Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка да мөрәҗәгать иткән иде.

Моңа охшаш тагын бер очрак Дүртөйле районы Өчбүлә авылында да булды. Анда тарих укытучысы Динар Сәрвәров алынды. Сәрвәровны да ихтыяри дип язганнар. Бу хакта аның апасы Гүзәл Хамиева шулай ук Радий Хәбировка язды.

Динар Сәрвәровка 37 яшь, ул тарих, җәмәгать белеме, икътисад, финанс грамотасы, ОБЖ фәннәрен укыта, юнармия түгәрәген алып бара, мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары. Гаскәрдә булмаган, Башкорт дәүләт университетында укыганда хәрби кафедра узган. Укытучыга повестка 30 сентябрьдә килгән һәм ул Казанга җибәрелгән. Казанга килгәч Сәрвәровны кайтарып җибәрәләр, чөнки гаскәрдә хезмәт иткәне дә булмаган, хәрби бәрелешләрдә катнашу тәҗрибәсе дә юк. Хамиева язуынча, Башкортстан хәрби комиссариатында аннан ихтыяри буласың килмиме дип сораганнар, Сәрвәров баш тарткан. Берникадәр вакыттан соң яңа карар кабул ителде дигәннәр һәм Уфадан Пензадагы хәрби туплану урынына җибәргәннәр.

Хамиева сүзләренчә, аларның әнисендә яман шеш, Динар авылда аны да караган булган. "Армиядә хезмәт итмәгән, сугыш тәҗрибәсе булмаган кеше мәктәптә үз һөнәре белән күбрәк файда китерер иде", ди.

Хатынның мөрәҗәгатенә Дүртөйле башлыгы Риф Йосыпов җавап бирә. Сәрвәров хәрби кафедра тәмамлавы һәм запастагы офицер булуы өчен чакырылган дип белдерә. Ә әнисен бердәнбер караучы статусын раслау өчен тиешле документлар күрсәтергә куша.

Хамиева боларны Азатлыкка да раслады, ләкин күбрәк сөйләргә теләмәде. "Хәл ителми бугай инде", дип кенә җавап бирде. Соңрак билгеле булганча, Сәрваровның әнисен хәрби комиссариатка чакырганнар, башка балалары булганлыктан Динарны бердәнбер опекун дип булмый дигәннәр. Кызың беркая да язмасын, барысы да әйбәт булыр, хезмәт итәр, бераз акча эшләр дә, кайтыр", дип тә өстәгәннәр.

Динар Сәрвәровның Вконтактеда сәхифәсендә Русия президенты Владимир Путин, саклану министры Сергей Шойгу, тышкы эшләр министры Сергей Лавров фотолары, Путинның цитатлары, дәүләт телеканаллары видеолары урнаштырылган.

Башкортстаннан тагын бер очрак Уфа янындагы Дорогино авылы мәктәбе белән бәйле булды. Аннан 29 яшьлек биология укытучысы Урал Ишмөхәммәтов алынды. Мәктәп җитәкчелеге, ата-аналар, хәтта район хакимияте мөрәҗәгатьләре дә аны кире кайтара алмады. Ата-аналар әлеге мәктәптән физкультура укытучысы алынганын да белдерде. "Хәзер безнең мәктәптә биология дә, физкультура да калмады. Укытучыларга бронь биреп була иде. Балалар белемсез кала. Бөтен кеше шок хәлендә, 8нче сыйныфта булсалар да, балалар елый, 9нчы сыйныфка кадәр булса да укытуын көтәргә иде", дип язды Вконтактеда Ишмөхәммәтов сыйныфында укыган баланың әнисе Эльмаз Миңнебаева.

Әлеге очрак турында интернетта шау-шу чыкканнан соң, Уфа мэриясе аңлатма бирде. "Гаскәрдә булган һәм тиешле хәрби белгечлеккә ия ир укытучылар өлешчә мобилизациягә эләгә икән, укыту процессы ничек бар, шулай дәвам итә. Аның урынына башка кеше укытып торачак", диелә мэриянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстанда мобилизация кысаларында Азнакайның 8нче мәктәбе мөдире 56 яшьек Азат Хәмидуллинга повестка килгән иде. Ләкин соңрак ул кире кайтарылды. Ни өчен кайтарылганы әйтелмәде. Башка мәктәп укытучыларының мобилизация эләгүе турында билгеле түгел. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән Азатлык элемтәгә чыга алмады.

Ә менә югары уку йортларында кайбер хезмәткәрләрнең сугышка алынуы турында хәбәрләр бар. Мәсәлән, Казан фәнни тикшеренү технология институты - КХТИның 19 хезмәткәренә повестка килгән дип белдерде уку йортыың матбугат хезмәте. Чакыру 35 яшькә кадәр булган бөтен иргә диярлек килгән. "Барысы да хезмәт иткән. Кайберләрен хәрби комиссариатка мәгълүматларны яңарту өчен генә чакырганнар. Профессор-укытучылар вәкилләрен мобилизацияләү турында әлегә мәгълүмат юк", диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Повестка килгәнче илдән китәләр

Мобилизациягә эләгүдән тыш, күп кенә укытучылар сугышка алынудан куркып чит илләргә чыгып китте. Китүчеләр арасында ир укытучылар гына түгел, ирләре артыннан киткән хатын-кыз укытучылар да бар.

Азатлык чыганклары мәгълүматына караганда, Казанның 18нче мәктәбеннән өч ир укытучы киткән, 4нче татар гимназия-интернатыннан да китүче бар.

Казанның "СОлНЦе" мәктәбенән шушы көннәрдә генә инглиз теле укытучысы киткән. "Аны да аңлыйм, сөйләштек, мин аны тотып тора алмыйм. Үзем әлегә мөмкинлек булганда, ниләр эшләп була, шуны эшлим. Журналистларга эшләү мөмкинлекләре юк, ә укытучылар әле эшли ала", диде Азатлыкка мәктәп мөдире Павел Шмаков. Мобилизация башлангач мәктәптән шулай ук берничә бала да әти-әнисе белән илдән киткән.

Чаллының 24нче мәктәбендә укыткан, 1 сентябрьдә эшеннән алынган Раушан Вәлиуллин гаиләсе белән Русиядән киткән иде. Ул хәзер БДБ илләренең берсендә, башка илгә күчәр өчен документлар әзерли. Үзенең эшеннән алынуын ул шикаять иткән иде, мәхкәмә Вәлиуллинны яклаган, эшендә торгызу турында карар чыгарган. Ләкин ул кире кайтырга җыенмый.

Аның сүзләренчә, китү сәбәпләре — "гомум курку, тоталь контрол һәм ирекле фикерләү өчен эзәрлекләү атмосферасында яшәүне дәвам итәргә теләмәү". "Ирекле дөньяда яшәү, үз фикерләреңне ирекле белдерү, балаларыңның киләчәге өчен курыкмау мөмкинлегенә ия буласы килә", ди укытучы.

Мобилизация — мәгариф өлкәсенә, бигрәк тә кечерәк шәһәр һәм авыллардагы мәктәпләргә зур зыян

Раушан Вәлиуллин "Укытучылар Альянсы" һөнәр берлеге әгъзасы, ул укытучыларның хокукларын яклау белән шөгыльләнә. "Мобилизация башлангач мөрәҗәгать итүчеләр артты. Ир укытучылар сугыштан качуның кануни юлларын эзли. Русиянең кайбер мәктәпләрендә ир укытучыларның 80 проценты мобилизациягә эләккән. Хәрби комиссариатлар планны ничек тели, шулай тутыра. "Өлешчә мобилизация" өлешчә булмады. Ә күпмесе китә? Бу мәгариф өлкәсенә, бигрәк тә кечерәк шәһәр һәм авыллардагы мәктәпләргә зур зыян", дип сөйләде Вәлиуллин Азатлыкка.

Аның фикеренчә, качу мөмкинлеге бар икән, качарга кирәк. "Теркәлгән урынында яшәмәү мөмкинлеге бар икән, яшәмәскә кирәк. Илдән китә ала икән, китәргә кирәк. Беренче чиратта үзеңнең гомереңне саклау, балаларың, аналарың турында уйлау мөһим. Сугыш кайчан да бетәр. Кемдер мәгарифтә, икътисадның башка өлкәләрендә эшләргә тиеш булачак", диде Вәлиуллин.

"Фронтка китәргә, анда үләргә теләгем юк"

Азатлык Татарстан мәктәпләрендә укыткан берничә ир-атның мобилизация игълан ителгәннән соң чит илгә китү очрагын белеште. Үз исемен һәм укыту урынын язмада күрсәтмәү шарты белән ике укытучы үзләре турында сөйләргә ризалашты.

Марат (исеме үзгәртелде):

— Казан мәктәпләренең берсендә укытам. Моңарчы Украинадагы хәлләр турында җитди уйланмаган идем, шаулап алыр да, бераздан тынычланыр дигән фикердә идем. Мобилизация игълан ителгәч, барысы да җитди икәнен аңладым.

Миңа повестка килмәде, хәрби тәҗрибәм дә юк. Ләкин курку хисе зур булды, әлегә илдән китеп тору хәерлерәк дип уйладым. Фронтка китәргә, анда үләргә теләгем юк. Якын көннәрдә чикләрне ябалар дигән хәбәрләр дә таралгач, курыктым, әле чыгаралар икән, китеп торырга кирәк дигән карар кабул иттем.

Казакъстан белән чикне машинада уздым, чиратта бик озак тордым дип әйтә алмыйм. Хәзергә мин Казакъстанда, вакытлыча тору урынын таптым. Инглиз телен онлайн укытам, күпмедер керемем бар, ләкин киләчәктә нишләргә – белмим. Мәктәптә китүемне гаилә хәлем белән аңлаттым, сәбәпне аңладылар кебек, бик үк шат булмадылар.

Казанга кайтырга телим. Мобилизация беткәчме, Украинадагы хәлләр тынычлангачмы – әлегә белмим, төгәл планым юк. Чит илдә үземне күрмим, иртәме-соңмы илгә кайтырмын дип торам.

Рөстәм (исеме үзгәртелде):

— Мәктәптә тулы ставкага эшләмәдем, башка проектларым да бар, шуңа китү авыр булмады. Әлегә вакытлыча дип әйттем, озакка сузылса, мәктәптән рәсми китәргә туры килердер, хәзергә сәгатьләремне башка укытучыларга бирделәр.

Сугыш башлангач ук аңа каршы булдым, ләкин позициямне ачык белдермим. Безнекеләр анда хак эш эшли дип уйламыйм. Шуңа үземнең мобилизациягә эләгәсе килмәде, беренчедән, гаепсез кешеләрне үтерәсе килми, икенчедән, үземнең үләсем килми. Мин армиядә хезмәт иттем, шуңа миңа повестка килә ала иде. Аны көтеп тормадым, чыгып киттем. Хәзерге вакытта мин Казакъстанда.

Якын вакытта Русиядә яхшы якка үзгәрешләр булыр дип уйламыйм, шуңа үземне озакка киттем дип әзерлим. Европада берәр университетка укырга керергә дигән уйлар бар, килеп чыкса, Европага китәр идем. IT өлкәсендә дә үсеп була, кирәкле белемем бар, шуңа кайда булса да урын табырмын дип уйлыйм, ул яктан мин тыныч.

Русия хәзер күп яшь һәм акыллы белгечләрне югалта, бу зур хата дип уйлыйм. Мәктәптә эшләргә миңа бик ошый иде, балалар белән уртак тел таба беләм. Минем кебек мисаллар әз түгел дип уйлыйм, шуңа күрә ил өчен бу зур югалту, яшь кадрлар илдән күпләп китә.

Шул ук вакытта Укытучылар көне алдыннан Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов мәктәпләрдә укытучылар җитмәүгә зарланды. Соңгы 10 елда Казанда укучылар саны 53 процентка, ә укытучылар саны 6 процентка арткан. Бигрәк тә башлангыч сыйныфлар укытучылары, урыс теле, математика һәм физика укытучылары җитми дип сөйләде ул.

Азатлык Ирек Ризвановка Казаннан мобилизациягә эләгүче яки чит илгә китүче укучылар турында белешмә алырга тырышты, ләкин аның белән элемтәгә кереп булмады.

Думаның мәгариф комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова Русия саклану министры Сергей Шойгуга укытучыларны мобилизацияләүдән саклап калу турында мөрәҗәгать итсә дә, әлегә бу мәсьәлә каралмады.

Русия мәгариф министрлыгы да укытучыларны мобилизациядән алып калу турында хөкүмәткә мөрәҗәгать җибәргән.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG