Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда төзүчеләрне мобилизацияләүне кичектерүне сорап Русия төзелеш министрына мөрәҗәгать иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда ширкәт җитәкчеләрен, төзелеш мөдирләрен, проект җитәкчеләрен, инженерлар, конструкторлар, архитекторлар һәм төп җитештерүдә катнашучы һөнәри белгечлеге булган эшчеләрне мобилизацияләүне кичектерүләре сорала.

Башкортстан һәм башка берничә төбәкнең төзүчеләр ассоциацияләре үз хезмәткәрләренә "бронь" сорап Русия төзелеш министры Ирек Фәйзуллинга мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РБК яза.

Башкортстандагы ассоциация шушы ук хатны республика башлыгы Радий Хәбировка да җибәргән.

Алар саклану-сәнәгать оешмалары гына түгел, төзелеш индустриясендәге оешмаларның хезмәткәрләрен дә сугышка җибәрүне кичектерүне сорый.

"Төзелеш тармагында өзлексез эш барышын тәэмин итү максатында, "Торак һәм шәһәр мохите" - күпкатлы торак йортлар һәм социаль объектлар төзү, аларны кулланышка тапшыру дәүләт проекты бурычларын үтәү өчен, хезмәткәрләрнең бер өлешенә "бронь" бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз", диелә документта.

Аерым алганда ширкәт җитәкчеләрен, төзелеш мөдирләрен, проект җитәкчеләрен, инженерлар, конструкторлар, архитекторлар һәм төп җитештерүдә катнашучы һөнәри белгечлеге булган эшчеләрне мобилизацияләүне кичектерүләре сорала.

Быел Башкортстан төзүчеләре Украинаның фетнәчел Луһански төбәгенә барып, андагы Шәйморатов исемендәге мәктәпне төзекләндереп кайткан иде. Бөтен төзү эшләрен 35 көндә башкарып чыктылар.

Сентябрь уртасында исә бу төзүчеләр эшләгән өчен акчаларын ала алмауга зарланып республика башлыгы Радий Хәбировка зарланган иде.

21 сентябрьдә президент Владимир Путин Украинадагы сугышны дәвам итү өчен, Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан итте.

Мобилизация игълан ителгәч йөзләрчә мең кеше Русиядән күчеп китте, башка илләр белән чикләрдә дистәләрчә километрга сузылган машина тыгыннары хасил булды.

Русиядән китүчеләр арасында татар-башкортлар да шактый. Читтә яшәүче милләттәшләре аларга ярдәм кулы суза башлады. Кемдер вакытлыча үз өендә сыендыра, кемдер документларны тәртипкә китерергә булыша, эш табарга ярдәм итә, чикне узарга җыенучыларга киңәшләр бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG