"Грузинская мечта" идарәче фиркасе һәм "Сила народа" иҗтимагый хәрәкәте парламентта беренче укылышта кабул ителгән "ят агентлар" турындагы канун өлгесен гамәлдән чыгарулары турында белдерде.
Белдерүдә канун өлгесе җәмгыятьтә каршылыклы фикерләр тудырды диелә. "Ялган машинасы" канун өлгесен тискәре итеп күрсәтә алды һәм халыкның бер өлешен буташтырды. Канун өлгесенә "Русия кануны" дигән ялган ярлык ябыштырдылар", дип белдерә алар.
"Җәмгыятьнең һәр әгъзасы каршында җаваплы хакимият буларак, без берсүзсез үзебез хуплаган канун өлгесен гамәлдән чыгару турында карар кабул иттек", диелә хәбәрдә.
- 7 март көнне Грузия парламенты "чит ил йогынтысының ачыклыгы" турында канун өлгесен (аны еш кына "ят агентлар" турында канун дип атыйлар) беренче укылышта кабул итте. 150 депутаттан 76сы канунны хуплады, 13е каршы тавыш бирде, 61 депутат тотылып калды. Канун кабул ителгәннән соң, парламент бинасы янында берничә мең протестчы җыелды, алар бинаны уратып алырга омтылды. Полиция протестчыларга каршы күз яшен чыгара торган газ һәм су сипте, протестчылар парламент бинасын тулысынча уратып ала алмады.
- Грузиядә "ят агентлар" кануны каршы протестта 66 кеше тоткарланды.
- 8 мартта каршылык чарасы янә дәвам итте. Беренчесеннән аермалы буларак, икенче каршылык чарасында кешеләр Грузия парламенты бинасына оештырылган рәвештә килде.
- Paper Kartuli басмасы бәяләмәсенә күрә, Грузия парламенты янына кимендә 40 мең кеше җыелган булган. Митингка чыгучылар каршында чыгыш ясаганда "Стратегия Агмашенебели" оппозицион фиркасе лидеры Георгий Вашадзе Грузия җитәкчелегенә ике таләпне яңгыратты: "ят агентлар" турындагы канунны гамәлдән чыгару һәм алдагы көнне тоткарланган кешеләрне азат итү өчен бер сәгать вакыт бирелә, дип әйтте.
- "Ят агентларны теркәү" турындагы икенче канун өлгесен Грузия депутатлары беренче укылышта бүген, 9 март көнне карарга тиешләр иде. Шулай да, "Эхо Кавказа" хәбәренчә, ул тавыш бирүләргә чыгарылмады, ул пленар утырышта фикер алышуларсыз гына Венеция комиссиясенә җибәрелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!