Русия саклану минстрлыгы Украинага 9 март иртәсендә ясаган көчле һөҗүменә фикер белдерде, бу һөҗүмдә кимендә сигез кеше һәлак булды. Русия министрлыгы хәбәрендә әйтелгәнчә, һөҗүмнәр хәрби һәм энергетика объектларына ясалган, бу 2 мартта Брянски өлкәсендә диверсантларның һөҗүм итүенә җавап булган.
Саклану министрлыгы һөҗүм өчен "Кинжал" зур тизлекле ракетлары кулланылуын да әйтте.
Элегрәк Украина кораллы көчләре баш хәрби җитәкчесе Валерий Залужный Украина төнлә көчле һөҗүмгә тотылды, Русия гаскәрләре критик инфраструктура объектларына 81 ракет очыртты дип белдергән иде. Нәтиҗәдә Львов өлкәсендә – кимендә биш, Херсон өлкәсендә – кимендә өч кешенең һәлак булуы җиткерелде.
- 2 март көнне иртән губернатор Александр Богомаз Брянски өлкәсенә Украина ягыннан "диверсион-күзләү төркеме" үтеп керүе турында белдерде. Аның әйтүенчә, Любечане авылында "диверсантлар" машинага ут ачкан, ике кешене үтергән һәм бер баланы яралаган.
- Бу һөҗүмгә җаваплылыкны үз өстенә "Урыс ихтыяри корпусы" (алар үзләрен Украина кораллы көчләренә керәбез дип белдерә) алды. Владимир Путин булган хәлләрне теракт диде.
- Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Брянски өлкәсенә кергән "украин диверсион төркеме" турындагы хәбәрләрне провокация дип атады. "Русия башка илгә һөҗүмен һәм бер ел сугыштан соң арта барган фәкыйрьлекне аклау өчен үз халкын куркытырга тели", дип язды ул Twitter-да.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!