Кичә, 2 апрельдә ОПЕК+ төркеменә кергән дәүләтләр ОПЕКның нефть чыгару күләмен тәүлегенә 2 миллион мичкәгә калдырып, киметергә дигән карарына кушылды һәм кара алтынга бәя күтәрелә башлады.
Бүген, дүшәмбе иртәсендә Brent маркалы нефть бер мичкәсенә 85 доллар булды, бу алдагы көн белән чагыштырганда җиде процентка кыйбатрак.
ОПЕКка керүче Согуд Гарәбстаны "нефть базарының тотрыклылыгы өчен" көненә 500 мең мичкәгә кимрәк нефть чыгарачагын әйтте. Гыйрак тәүлегенә 211 мең мичкәгә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – 144 мең мичкәгә киметә.
Русия вице-премьеры Александр Новак та Мәскәү мартта кабул ителгән, тәүлегенә ярты миллион мичкәгә кимрәк нефть чыгару карарын 2023 ел ахырына кадәр озайта диде. Кара алтынны азрак чыгарачагы турында ОПЕК+ төркеменә керүче Казакъстан белән Оман да белдерде.
Узган ел октябрьдә нефть чыгару күләмен тәүлегенә 2 миллион мичкәгә калдырып, киметергә килешкәннәр иде инде. Хәзергесе моңа өстәмә булачак. Ул чакта квоталарны киметүне Кушма Штатлар һәм Көнбатышның башка илләре тәнкыйтьләп чыкты. АКШ ОПЕК+не һәм берләшмәгә керүче илләрнең берсен – Согуд Гарәбстанын Украинадагы сугышка кармастан, Русия мәнфәгатьләренә ярашлы эш итүдә гаепләде.
Ак йортта нефть чыгаруны янәдән киметерегә булуларын акылсыз эш дип саныйлар. АКШ нефть җитештерү күләмнәрен арттырырга чакырды, бу - энергия чыганакларына бәяне төшерергә һәм инфляция белән көрәшергә булышачак, шулай ук Русиягә Украинадагы сугышны финанслау өчен күбрәк керем алуга комачаулаячак, диде.
- Былтыр 5 декабрьдә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Хәзер кара алтынның бер мичкәсе 60 доллардан да кыйммәтрәккә сатылмаска тиеш. Әлеге бәяләр һәр ике ай саен каралачак, кирәк икән, тагын киметеләчәк диелде. Шулай ук йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган нефтькә дә эмбарго гамәлгә керде. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
- Әлеге чикләүләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!