Fashion iftar гаугасы: ни өчен дин урыслаша?

Fashion iftar - 2023. Сулдан икенче Җәннәт Минһаҗева. Modest Covered Телеграм каналыннан

Fashion iftar чарасы якшәмбе узды, аның турында сөйләшү дәвам итә. Авыз ачу мәҗлесе төрле яктан тәнкыйтьләнде. Татарстан башкаласында дини чара урыс телендә алып барылуы оештыручыларны да икегә бүлде. Кемдер татарча кирәкми ди, кемдер аралаштырып булса да ике телдә алып бару мөһим дигән фикердә.

Ниятләрем изге иде, беркемне дә үпкәләтергә теләгем булмады

Җырчы, берничә ел элек "Голос" тамашасында җиңгән Сәидә Мөхәммәтҗанова Instagram битендә Казанда узган Fashion iftar турында фикерен белдергәч, социаль челтәрләр гөж килә башлады. Әле дә тынмый.

Сәидәне чараның 90%ы урыс телендә алып барылуы, кешеләрне VIP һәм VIP булмаганнарга бүлүләре, намаз уку вакытында "мода" күрсәтелүе һәм аның музыкасының намаз укырга комачаулавы борчыган.

"Казакъстанда яисә Кытайда булсак, 100 процент, шөбһәсез, чараны туган телдә алып барырлар иде. Татар халкының башкаласы ич, Казан. Өлге вә мисал булып торучы. Безнең шулкадә матур, йомшак тел, без шунда да сүз әйткәндә саф татар телендә әйтә алмыйбыз. Кыскача, чара 90 процент урысча барды.

Тагын дәвам итеп була да, ләкин, минемчә, бу төп әйберләрнең берсе. Бик зур рәхмәт барлык оештыручыларга, әлбәттә, аларның хезмәтен искә алмыйча булмый. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын", дип язды Сәидә.

Билгеле, аңа оештыручылар үпкәләде. Сәйдә Азатлыкка берсен дә үпкәләтергә теләмәдем, ничек бар, шулай яздым, диде.

— Ниятләрем изге иде, беркемне дә үпкәләтергә теләгем булмады.
Дөресен генә әйткәндә, бу язуым шундый "резонанс" алыр дип уйламаган идем. Фикерләремә үпкәләп, мине башкача чакырмаслар дип борчылмыйм. Киләсе елларда булсам да, булмасам да чараның сыйфаты үзгәрсә, яхшы якка үзгәрешләр булса, шат кына булачакмын, — диде ул безгә.

Fashion iftarның төп оештыручысы Җәннәт Минһаҗева тәнкыйтьне кабул итмәде, ул аны ел саен кабатлана торган һейт дип атады, моны Сәйдә Мөхәммәтҗәнованың яшьлек максимализмына сылтады һәм йомшак кына иттереп тәнкыйтьләүчеләргә кешеләрнең эшенә тыкшынмаска, акыл өйрәтмәскә киңәш итте.

Җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың Казанда узган дини чарада татар теле читләштерү фикере белән Җәннәт килешмәде. Аныңча, Fashion iftar Татарстан башкаласында узса да, ул Русиянең һәр кешесенә, төрле халык өчен уздырыла. Чарада татарчаны куллану читтән килгән кунакларга карата хөрмәт күрсәтмәү булыр иде, дип аңлатты үз позициясен Азатлыкка.

Татарча сөйләсәк, аларга карата хөрмәтсезлек булыр иде

— Бар нәрсә дә вакытка бәйле. Ифтарда вакыт тыгыз, шуңа да мин мода күрсәтү өлешенә дә 10 дизайнерны гына сайлап алам. Күбрәк булса, өлгерү икеле, чөнки авыз ачасы да бар, аннары намаз кылырга да кирәк, ашарга-эчәргә дә өлгерергә мөһим. Әле ястү, тәравих та бар, — дип аңлата ул. — Бу татар теленә дә кагыла. Ике телдә алып барып була, әмма озакка китә. Аннары безнең чарага башка шәһәрләрдән дә килүчеләр күп, Мәскәү, башка республикалардан кунакларны кабул иттек, ә алар татарчаны аңламый. Татарча сөйләсәк, аларга карата хөрмәтсезлек булыр иде.

Мин бу чараның Татарстанда узуын аңлыйм һәм Fashion iftarның республикабызда үткәрелүе милли бизәкләре сөйли. Бу безнең кайсы җирдә авыз ачуыбызны күрсәтеп тора. Милли ансамбль чыгыш ясады. Чаллыдан милли образлар белән иҗат ителгән кием коллекциясе дизайнерын чакырдым. Юл, торыр урын чыгымнарын үзебез капладык. Ифтардагы бөтен бизәк, эстетика милли булды.

Без күпмилләтле Русиядә яшибез. Татарстан башка милләтләр белән уртак тел таба белүе белән дан тота. Чара татарлар яки Татарстан өчен генә түгел, ул Русия, дөнья өчен оештырыла. Урыс телендә сөйләү – ул Русиядә яшәүчеләргә карата ихтирам. Мәскәү, Махачкала, Нальчик һәм башка шәһәрләреннән килделәр. Бер яктан килгәннәр безгә хөрмәт белән карарга тиештер, әмма юк, без кунак итүчеләр аларга уңайлы булсын дип ихтирам күрсәтергә тиеш дип саныйм.

БУ ТЕМАГА: "Татар җәмгыяте күбрәк патриархаль "домострой"ны хәтерләтә"

Азатлык Җәннәт Минһаҗевадан быел яңгыраган тәнкыйтькә Fashion iftarны оештыручылар киләчәктә колак салачакмы дип кызыксынды. Минһаҗева кемгәдер нәрсәдер ошамый икән, шәхсән миңа, башка оештыручыларга мөрәҗәгать иткән очракта гына тәнкыйтьне кабул итәргә әзер булуын, әмма hайп тотарга тырышучыларның фикере аңа кызык түгеллеген аңлатты.

Кунакларга хөрмәт күрсәтү кирәклеге аңлашыла, әмма алар мәҗлеснең күпчелеген тәшкил итми. Яртылаш татарча, яртылаш урысча алып барырга мөмкинме дигәнгә Җәннәт җавап бирмәде.

Fashion iftarга килүчеләрнең төп өлеше – ул Казан, Татарстан кешеләре, читтән килүләр саны 10-15 процентны тәшкил итә. Бу хакта модалы авыз ачу мәҗлесенең икенче оештыручысы, дөресрәге төп иганәчесе – эшкуар Радик Габдрахманов әйтте. "Туган авылым" ресторан комплексы хуҗасының җилкәсендә – ифтар уза торган урынны әзерләү, табыннар кору, ут, музыка кую. Эчтәлекккә артык тыкшынмыйм, әмма игътибар итмичә ялгышканмын дип сөйләде ул Азатлыкка. Туй үпкәсез булмый, кайсыдыр тәнкыйть белән килешәм, кайсыбер өлеше белән юк, ди ул. VIP урыннарга кызыгу кирәкми иде, анда кысан, тавыш та начар иде, дип аңлатты Радик. Әмма татар теле аз яңгыравы турында фикерләр урынлы ди ул.

Эш шунда ки, Радик Габдрахмановның соңгы елларда татар мәдәнияте, татар теле белән ныграк кызыксынуы күзәтелә. Үзе әйтүенчә, татар теле дәресләре дә ала башлаган. Эшләгән урыны да татар ашларын гына түгел, телне дә белергә этәрә. Моннан тыш ул Татарстанның Диния нәзарәте белән тыгыз эшли, уртак проектлары бар, ә мөфти Камил Сәмигуллин Татарстандагы мәчетләр эшчәнлеге дә, дини чаралар да татарча булсын дигәнгә басым ясый. Fashion iftarның оештыручыларның бер өлешенә татар теле кирәкмәсә, мөфтияттән фатиха алып "Туган батыр" брендын булдыручы, аның турында татарча да китап нәшер итүче эшкуар Радик Габдрахмановның исеменә бу тап төшерә.

Бакча, мәктәпләрдә татар теле юк икән, бер ифтарда аны өйрәнеп булмый

— Дөресен әйтим, мин эчтәлеккә тыкшынмадым да, чөнки башка мәшәкатьләр күп, чарага 1300 кеше килде, аларны барысын да ашатасы, урнаштырасы бар. Шуны да аңларга кирәк, тулаем татарча алып бару кыен. Бездән аны таләп итү дә дөрес түгел, без бит дәүләт, рәсми дини оешма да түгел, барысын да үз акчабызга уздырабыз. Татарстанда яшәүчеләр арасында да туган тел аксый. Бакча, мәктәпләрдә татар теле юк икән, бер ифтарда аны өйрәнеп булмый, — ди Габдрахманов. — Әмма тәнкыйть урынлы. Казандабыз, Татарстандабыз, димәк, мондый чараларны кимендә татар һәм урыс телләрен аралаштырып алып барырга кирәк. Моңа бернинди дә киртә юк. Моннан тыш, мин киләсе елда, Аллаһ боерса, ак, кара яки кызыл төстәге дресс-код урынына, милли киемнән килү шартын кертер идем. Шуңа басым ясаячакмын, башка оештыручылар белән дә бу хакта сөйләшәчәкмен. Бу телне дә, мәдәниятне дә популярлаштыру булыр иде.

Мең кешелек ифтар табынын әзерләү генә 3 млн сумга төшкән

Радик Габдрахманов бу чараның узуы – аерым кешеләрнең көче һәм тырышлыгы икәнен һәм аның шактый кешеләргә уңай тәэсире булганын онытмаска чакыра. Шуңа да тәнкыйть булса, конструктив, ярдәм йөзеннән булсын иде, ди ул. Аның сүзләренчә, бер мең кешелек ифтар табынын әзерләү генә 3 млн сумга төшкән.

БУ ТЕМАГА: Уфа татарлары: "Дин милләтне саклаудан туктады"

Fashion iftarның 90 проценты урысча баруы - бу чараның алыштыргысыз алып баручысы Айрат Загреевның бакчасына таш ату. Популяр алып баручы дини чараларны башлыча урыс телендә алып бара. Күпчелек аңа күнеккән, ул үзен шулай танытты да. Әмма ул чараларда ара-тирә татарча да кыстыргалый. Тик дини татар мохитенә бу җитми булып чыкты.

Айрат үзе артык милләтчелеккә авышу кирәкми, дигән фикердә. Ул да Җәннәткә кушылып, мәҗлестә булган урыс телле кешеләрне дә ихтирам итәргә кирәк ди. Барысына да аңлашылган тел – урыс теле, аны кулланудан куркыныч берни юк, дип аңлатты ул безгә.

Кеше татарчаны белми икән, аңа уңайсыз, ул үзен артык хис итә

— Милләтче булырга кирәкми, бу мәҗлескә татарча белмәүчеләр дә күп килә. Кайбер никахларны алып барасың, шунда бер абзый: "Әйдә татарча сөйлә, энекәш", дип әйтеп сала. Ә анда урыс кунаклары да бар, алар да чакырулы кадерле кунаклар. Яратмыйм шулай таләп иткәнне. Кеше татарчаны белми икән, аңа уңайсыз, ул үзен артык хис итә, — ди ул. — Бу Fashion iftarда да нәкъ шулай, без барысына да аңлаешлы булуын телибез. Исламны кабул иткән мөслимәләр дә күп, татарчаны белмиләр. Алар нишләргә тиеш? Республикакүләм ифтар бар, менә ул татарча, әмма аның форматы башкача. Мин татарча да кыстырам, әмма әдәби татар телендә сөйләшмим. Fashion iftarны ике кеше алып барса, берсе – урысча, берсе – татарча, мөмкиндер. Кемдер аерым коллекцияне татарча да шәрехләсә, ә мин урысча, матур да, кызыклы да чыга ала. Әмма тулаем татарча гына баруын кабул итә алмыйм.

Айрат Загреев исламның урыслаша баруын таный, әмма Татарстанда әлегә татар телле мәҗлесләргә ихтыяҗ зур, дип саный.

Сөмбел Вәлиди

Вакытында, 2000нче елларда модалы авыз ачу мәҗлесләрен журналист мөслимә Сөмбел Вәлиди башлап җибәргән иде. Аның аңлатуынча, ул вакытта, чыннан да, мөслимәләр ничек матур һәм зәвыклы, шул ук вакытта милли дә киенергә баш ваткан, шуңа да мондый мәҗлесләргә ихтыяҗ зур булды, хәзер исә мондый мәсьәлә юк. Аның башлангычын бераз Татарстан мөслимәләре оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина дәвам иттерергә тырышты, әмма эшчәнлеген киң җәелдерә алмады. Җәннәт Минһаҗева бу идеяне күтәреп алды һәм үзенчә оештыра.

Сөмбел мөселманнардан, аеруча мода белән кызыксынган мөслимәләрдән татарчаны таләп итү кыен, дигән фикердә.

Нишләсеннәр алар, кая карама урысчага әйләнеп бара бит, бер ислам гына татарча кала алмый

— Чара фәкать татарча барырга тиеш дигән таләпне кем куя ала? Нинди телдә мәгълүматны киң катламга җиткереп була, шуны кулланалар. Дәгъватта кешенең аңлавы кирәк. Нишләсеннәр алар, кая карама урысчага әйләнеп бара бит, бер ислам гына татарча кала алмый. Бакчаны ал, урысча, мәктәпне ал - урысча, түгәрәкләрне әйтеп тә тормыйм. Сәяси вазгыять шундый, — дип фикерләре белән бүлешә Сөмбел Вәлиди.

Имам Зөфәр Галиулла да дини, аеруча яшьләрнең чаралары урыслаша баруы, татар теленең читләштерелүе аңлашыла торган күренеш, дип аңлата. Бу - Русиядәге барган ассимиляциянең тәэсире. Телдән ваз кичтергәндә ислам гына татар телле булып кала алмый, дип аңлата ул.

Мәктәптә татарча юк бит, Мәскәү кануннары белән әкренләп телсез калып барабыз

— Мәктәптә татарча юк бит, Мәскәү кануннары белән әкренләп телсез калып барабыз. Сәясәт шундый – милләтләр телсез калсын. Әмма үзебезне хөрмәт итмәсәк, берсе дә хөрмәт итмәячәк. Имамнар татар телен якларга тырыша, чөнки без татар булып туганбыз, Аллаһтан шундый тәкъдир. Риза булып кабул итәргә тиеш, — ди Галиулла. — Диндә халык, милләт юк, диләр. Бар. Милләтләрне аеру юк, барысы да бер хокукта. Дөрес, бу мәҗлескә дә барысы да татарчаны белми, әмма аралаштырып сөйләргә, аңлатырга була.

Вакытында без динне Бохарада укыдык. Урысча укымадык, үзбәкчә. Берсе дә сорап тормады. Төркиягә укырга баралар, анда төрекчә. Согуд Гарәбстанына баралар, анда – гарәпчә. Без Татарстанда сөйләшмәсәк, тагын кайда кулланыйк соң туган телне?!

Марсель Әхмәдуллин

Татарча дини чараларны алып барган Марсель Әхмәдуллин да дини чараларда урыс теле өлеше күбәя дип билгели. "Саф татарча никах мәҗлесләре бар, әмма алар азая бара. Башлыча ике телдә алып баруны сорыйлар. Исламның урыслашуы мохиткә бәйле. Урысча сөйләшү, аралашуы арта икән, дин дә шулай", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Татар эшмәкәрләре: "Путин сәясәте аркасында татар авыллары урыслаша"

2017 елда Русия президенты Владимир Путин мәктәпләрдә берсен дә туган теле булмаган телне мәҗбүриләп укытып булмый дип белдерү ясады. Моннан соң милли телләрнең, шул исәптән татар теленең дә хәле мөшкелләнә башлады. Татарстан хакимияте телне мөмкин кадәр кимендә мәчетләр, мәдрәсәләрдә, дини мохиттә саклап калырга кирәк дип тырыша, бу хакта әледән-әле Рөстәм Миңнеханов та төрле чыгышларында әйтеп килә. Әмма ассимиляция татарның бөтен тармагына үтеп керә. Татар теле үги телгә әйләнә. Республикада татарчаны куллану табигый дәрәҗәгә җитмәде, ул автоматик рәвештә кулланылмый. Аны куллануны таләп итүче милли җанлы кешеләр, татар телле активистлар бар. Әлегә бар. Әмма иртәгә ничек булыр? Урыс телле аудиториягә толерантлык күрсәтелеп, аларны беренче чиратка куеп эш ителсә, татар теле дини мохиттән дә кыскрыкланып, читкә этәрелеп чыгарылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!