Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар эшмәкәрләре: "Путин сәясәте аркасында татар авыллары урыслаша"


Татар эшмәкәрләре җыеныннан күренеш

Татар авыллары Русия сәясәте басымы астында урыслаша һәм юкка чыгу куркынычы алдында тора. Күпчелек авылларда татарча укыту беткән. Мәктәпләр ябылган яки урысныкы белән берләштерелгән.

Татарстанда 14-16 мартта узган Русия татар авыллары эшмәкәрләренең VIII җыенында сәяси мәсьәләләр күтәрелмәде. Гәрчә татар авылларының икътисади яшәеше бүгенге сәяси вазгыятькә бик нык бәйле булса да. Азатлык әлеге җыенга килгән эшмәкәрләр белән татар авылларындагы тормыш, эшмәкәрләрнең нинди шартларда эшләве турында сөйләште.

Татар авыл эшмәкәрләре татар авылларының урыслашуын әйтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:52 0:00

Фәгыйть Фазылов Башкортстанның Туймазы районы Аблай авылыннан. Ык буе татар авылларында кибет тота. 300 хуҗалыклы авыл шәһәргә якын урнашкан. Бары 18 чакрым ераклыкта. Шул сәбәпле сала акрынлап картая һәм урыслаша башлады, ди Фазылов.

“Шәһәргә якын булу сәбәпле, авыл картая. Яшь вакытта шәһәргә киткән кешеләр олыгаеп кире авылга кайта башлады. Авылда тел урысчага әйләнеп бара. Олы яшьтәге абый-апалар урысча сөйләшә. Балаларның да теле урысча. Оныклар авылга кайткач, без татарча гына эндәшәбез. Алар урысча сөйли. Хәзер балалар бакчаларында татар теле бөтенләй юк. Оныкка биш яшь, аңа бәйрәмнәрдә урысча шигырь бирәләр. Без өйдә татарча шигырь ятлаттырабыз”, дип тасвирлады авылдагы тормышны Фәгыйть Фазылов Азатлыкка.

Фәгыйть Фазылов
Фәгыйть Фазылов

Хәзер Аблайда мәктәп юк. Күрше авылга барып укыйлар. Атнасына ике тапкыр татар теле керә. Калган фәннәр урысча. 2002 елда Аблай авылында халыкның 61 проценты башкорт, 37 проценты татар дип язылган булган. Фазылов авылдагы төбәк тарихын өйрәнүен дә әйтте.

Авыл үз көнен үзе күреп яши. Эшмәкәрлек зур үсеш алмаса да, акчалы кешеләр авылга ярдәм итеп тора икән. “Үзәк авылда Туймазыфрут ширкәте мәктәпкә ярдәм итә. Аблай авылыннан чыккан, хәзер Мәскәүдә яшәүче Камил Госманов мәчет салды. Эшмәкәрлек авылда үсә дип әйтмәс идем. Хәзер каршылыклар күп. Әйтик, финанс яктан”, ди Фазылов.

Башкортстанның Уфага якын урнашкан Благовар районының Төрештамак авылыннан килгән Илфат Әхмәтшин дә үз авылындагы тормышны сүлпән дип тасвирлый.

Илфат Әхмәтшин
Илфат Әхмәтшин

Төрештамак авылы – зур түгел. 40 хуҗалыктан тора. Илфат Әхмәтшин анда кошчылык белән шөгыльләнә. Үз эшен 17 ел элек башлаган. Бүген 8,5 мең ана каз, 3,5 мең үрдәк тота. Бәбкәләрне Русиянең 15 төбәгенә, шулай ук Казакъстанга да сата.

“Авылда яшьләр кала. Балалар күрше авылга барып укыйлар. Татар теле факультативка калды. Тукай иҗатына багышланган чаралар үткәрергә тырышабыз. Без ярдәм итәбез”, ди Илфат Әхмәтшин.

Башка авыллардагы кебек, Төрештамакта да балалар акрынлап урыслаша бара. “Балаларда татар телен белү кимеде. Урыслашу күбрәк мәктәп, балалар бакчаларында. Ата-аналарның салкын карашы, мәдәниятнең түбән булуы, рухи кыйммәтләрне югалтуы – төп сәбәп”, ди ул.

Пермь краеның Тор авылы да билгесезлектә яши. Җирле эшмәкәр Алмаз Хавыев сүзләренчә, Көңгер районында авыл җирлекләрен бетереп, зур шәһәр округы ясамакчылар. Бу үз чиратында татар авылын азмы-күпме бюджет акчасыннан мәхрүм калдырырга мөмкин.

Алмаз Хавыев
Алмаз Хавыев

“Безнең районда 19 авыл җирлеге бар. Бюджет акчасы 19га бүленеп бирелә. Әгәр дә барысын да бергә берләштерәсең икән, акча бер урынга тупланса, ул авылга килеп җитмәскә дә мөмкин. Көңгер шәһәрендә 40 мең кеше яши. Шәһәрнең проблемы күбрәк. Су, канализация, юллар, транспорт. Аларга акча беркайчан да җитмәячәк”, ди Хавыев.

Ягъни бу дәүләт ягыннан авылга социаль ярдәм тагын да кимиячәк һәм халыкның тормышын катлауландырачак дип фаразларга этәрә.
Тор авылы кечкенә түгел. 300 хуҗалыклы. Монда 1200 кеше яши. 11 сыйныфлы мәктәбе бар. Фәннәр урысча укытылса да, балалар бакчасында татар мохите саклана. Эшмәкәрләр күп түгел. Укырга дип чыгып киткән яшьләр авылга кире әйләнеп кайтмый. Моңа Русия хакимиятенең ике стандартлы сәясәте дә сәбәпче.

“Яшь белгечләргә йорт төзү програм бар. Аны бер ел бирәләр. Икенче елын бирмиләр. Безнең авылда ул инде әллә ничә ел бирелми. Мәктәпкә барып балаларны авылда калыгыз, програмнар бар дип өндисең. Шул ук вакытта програмны бирмиләр. Путин бер төрле сөйли, ә эшләгән эше бөтенләй икенче төрле”, ди Хавыев.

Авылда Русия сәясәтенә тискәре караш барлыкка килгән. “Кем телевизорны күп карый – алар ышаналар. Мин телевизор карамыйм. Мин гамәлгә карыйм. Куана торган нәтиҗәләр юк”, ди эшмәкәр.

Пермь краеның Кәнәбик авылында халык түрәләрнең буш вәгъдаләреннән арыган инде. Мәктәпнең бинасы таушалган. Ә яңасын төзеләчәк дип күп еллар ышандырып киләләр.

“Сайлауларда вәгъдә бирәләр. Хәзер 2020 елда яңа мәктәп булачак диелде. Ышанып бетеп булмый. Хәзергесенең спорт залы да юк. Балалар коридорда шөгыльләнәләр”, ди җирле фермер Алия Миндиярова.

Алия Миндиярова
Алия Миндиярова

Ләкин бу проблемның башы гына. Авылдагы татар мәктәбен күрше урыс авылындагысы белән берләштергәннәр. “Хәзер безнең мәктәп Новорожденская авылындагы мәктәп структурасына карый. Укулар атнасына 5 көнгә калды. Татар телен укыту кимеде. Хәзер атнасына татар теле ике дәрес, әдәбият бер тапкыр керә”, ди Миндиярова.

Кәнәбик авылында бүген 250 кеше яши. Алия ире Руфис белән биш ел элек фермер булып киткәннәр. 25 мал асрыйлар. 3 баш сыер һәм 22 үгез. Ләкин эшмәкәрлек чәчәк ата дип әйтеп булмый. Итне күбрәк авылда гына саталар икән. Ә читтә сатып алу хакы түбән. Шуңа да эшмәкәрләрнең үсәргә мөмкинлеге юк.

Рәшит Алюшев
Рәшит Алюшев

Пенза өлкәсенең Устүзә авылы эшмәкәре Рәшит Алюшев төбәктә сәер хәлләр булып ятуын сөйләде. Хәзер Пенза шәһәрендә Җәмигъ мәчете белән берлектә православлар чиркәве салына икән. Ләкин Алюшев дәүләт мөселманнар белән христианнарны аерып карый ди.

“Мәсәлән, дәүләт чиркәү төзелешенә акча бирә, ислам 4 төп дин арасына керсә дә, бик аз гына ярдәм иттеләр. Пензада җәмигъ мәчете төзелеше эшмәкәрләр көче белән бара. 6 миллион сум акча бирүчеләр бар”, ди Алюшев.

Томски өлкәсендә дә дәүләткә ышаныч бетүен сөйләделәр. Себер татарларының Әүштә авылыннан Гафур Сәйфуллин сүзләренчә, авыл үзен-үзе яшәтер дәрәҗәдә.

Гафур Сәйфуллин
Гафур Сәйфуллин

“Авыл акрынлап үсеп бара. Совет чорында алай түгел иде. Халык авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Ат, сыер тоталар. Сөт ризыклары ясыйлар. Без ит продукцияләре җитештерәбез”, ди эшмәкәр. Ләкин авылның шәһәргә якын булуы урыслашуны көчәйткән. “Балалар татарча начар сөйләшәләр. Чөнки төрле яктан урыс басымы. Укыту урысча. Татар үзәге генә миллилекне саклый”, ди Сәйфуллин.

Сәйфуллин атлар асрый. Фермерлык эше белән мәшгуль. “Дәүләткә өмет итмибез. Бернинди дотацияләр алмыйбыз. Сезнең монда үз республикагыз бар. Ярдәм итәләр. Ә без үз көчебезгә яшибез”, диде эшмәкәр Азатлык хәбәрчесенә.

Рөстәм Шәрәфетдинов
Рөстәм Шәрәфетдинов

“Русия бакчачылар берлегенең” Сызрань бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрәфетдинов Самар өлкәсендә авыл хуҗалыгы проблемнары турында сөйләде. “Безнең Сызраньның якын тирәсендә авыл хуҗалыгы эшләре ташландык хәлдә. Халык җирдә азык-төлек, җиләк-җимеш үстерергә бик тели, ләкин бакчачылык коммерция оешмалары рәисләре һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты арасында коррупцион бәйләнеш бар. Гади халыкка эшләргә ирек бирмиләр, шул сәбәпле бакчачылык ташландык хәлдә. Безгә ярдәм кирәк. Татарстанда мондый хәл юк, бар нәрсә дә хакимият белән берлектә эш ителгәне күренә. Җирдә эшләү халык күңеленә хуш килсә, теләге зур булса да, аңа бу җирнең рәсми үзенеке икәнен белү кирәк, киләчәктә дә җир мирас булып калачагына ышанычлы булу кирәк. Безнең якта бу өлкә бик нык аксый, җирне рәсми теркәү бик авыр”, ди Шәрәфетдинов.

Мөслим районы Метрәй авылында яшәүче Рүзәл Минхаҗев бизәкле тәрәзә йөзлекләрен, калайдан урам исемнәрен, почта тартмаларын җитештерә. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә яшьләргә эшмәкәрлеккә керергә кыюлык җитеп бетми һәм моның сәбәпләрен Рүзәл Азатлыкка аңлатты.

Рүзәл Минхаҗев
Рүзәл Минхаҗев

“Электән үк үземә генә хас булган әйберләрне җитештерү хыялы белән яшәдем. Бүгенге көндә эшем күтәрелде һәм моңа сөенәм, ләкин проблемнар да күп. Иң беренче проблем – яшьләргә эшмәкәрлеккә кереп китү авырлыгы. Иң төп курку – үзең җитештергән продукцияне сата алырмынмы дигән шикләнү. Хөкүмәт яшь эшмәкәрләргә тауарларын чит төбәкләргә чыгарырга булышса һәм процентсыз финанслауда ярдәм күрсәтә алса, яшьләр эшмәкәрлеккә керүдән алай курыкмас иде, чөнки эшне башлап җибәрер өчен кредит алу кирәк, аннан эше уңай бармаса, ул акчаларны ничек түләп бетерермен дигән курку хисе дә бар яшьләрдә. Шулай ук, һәрбер районда диярлек буш торган биналар бар, шундый биналарны кешеләргә җитештерү урыны итеп бирсәләр, андый биналар да ташландыкка әйләнмәс иде, эш урыннары да барлыкка килер иде һәм авылларыбыз да чәчәк атар иде”, ди Минхаҗев.

Хәсән Идиятуллин
Хәсән Идиятуллин

Хәсән Идиятуллин Башкортстанда токымлы атлар үрчетә, фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Ат үрчетү эше белән 40 ел шөгыльләнә, бүгенге көндә балалары да аңа бу эштә ярдәм итә. "Яшьләргә бүгенге көндә эшмәкәрлеккә кереп китү никадәр авыр?", дигән сорауга һәр заманнын үз авырлыгы бар дип әйтте: “Үз эшемне башлаган вакытта безне аңламыйлар иде, капиталист дип атап начар караш белән карыйлар иде, халык дошманы итеп күрсәтәләр иде. Бүгенге заманда да проблемнар шактый, әйтик финанслау системында авырлыклар бар, техника бәяләре, ягулык бәясенең күтәрелүе проблемы бар. Ләкин яшьләрне бу куркытырга тиеш түгел, эшләргә, үз максатыңа ирешергә омтылырга кирәк – менә шундый киңәшем яшь эшмәкәрләргә”, ди Идиятуллин.

фикерләр (18)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG