Росприроднадзор башлыгы Татарстан табигатен пычратуы өчен "Кама Беконы" җавап бирәчәк, дип белдерде

Росприроднадзор "Кама Беконы"на тикшерү белән килгән. Моңа, аерым алганда Тукай районының Чыршылы авылында яшәүчеләрнең начар искә зарлануы сәбәпче булган. Нәтиҗәдә оешмага 14 административ эш ачылган, җитешсезлекләрне бетерергә кушылган.

"Кама Беконы" Татарстан табигатен пычратуы өчен җавап тотачак. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова язды.

Тукай районының Чыршылы авылында яшәүчеләр начар ис килүгә зарланганнан соң һәм дуңгыз үрчетүче оешманың эшчәнлеге аркасында Минзәлә районындагы Буклы елгасы пычрануы ачыкланганнан соң, Росприроднадзор тикшерү оештырган. Светлана Радионова белдерүенчә, бу тикшерүләр барышында оешма эшчәнлегендә күпсанлы канун бозулар табылган. Буклы елгасында кайбер зарарлы матдәләрнең нормадан дистәләрчә тапкыр артуы теркәлгән. Шулай ук оешма җитештерү калдыкларын канунсыз рәвештә туфракка аткан. Шулай ук "Кама Беконы"нда әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтыны киметү планы, зарарлы матдәләрнең нормативлары булмаган диелә.

Нәтиҗәдә оешмага 14 административ эш ачылган, җитешсезлекләрне бетерергә кушылган.

Былтыр август башында экологлар Татарстанның Минзәлә районындагы берничә елганың пычрануын теркәде. Моңа Тукай районы Татарстан совхозы бистәсе янындагы "Кама Беконы" дуңгыз үрчетү комплексының җыелып килгән пычракларын агызуы сәбәпче дип ачыкланды. Болганчык караңгырак төстәге матдәләр Буклы һәм Оргыды елгаларына агып төшкән иде, бу елгалар Минзәлә елгасына тоташа.

Роспотребнадзор белгечләре Минзәлә елгасының суында балантидиаз - дуңгызларның эчәклегендә яшәүче инфекция тапты. Бу куркыныч паразит Минзәләдәге төп пляжда да табылды.

Росприроднадзор "Кама Беконы" ширкәтенең әйләнә-тирә мохитне пычратып 3,5 миллион сумлык зарар салуын исәпләп чыгарды. Ширкәт гаебен танып, дәүләткә китергән зыянны түләгән, диелде. Росприроднадзор тапшырган материаллар нигезендә җинаять эше ачылуы әйтелде.

  • "Кама беконы" ширкәтенең дуңгыз фермалары артканнан-артып барып Тукай районы белән генә чикләнмичә Минзәлә районына хәтле барып җиткән иде. Моңа кадәр Минзәлә районының Коноваловка авылында дуңгыз үрчетү комплексы төзүгә каршы чыктылар.
  • Тукай районы Калмаш авылында шулай ук дуңгызчылык комплексын төземәкчеләр иде. Әмма халык каршы чыкты һәм аларның фикере искә алынды, төзелештән баш тарттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!