Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәлә активистлары дуңгыз үрчетү комплексы мәсьәләсен мәхкәмәгә бирергә җыена


Минзәлә районындагы бер төркем активистлар эшмәкәр Илдар Галәветдинов төзергә җыенган дуңгыз үрчетү комплексы мәсьәләсен мәхкәмәгә бирергә җыена. Татарстан хөкүмәте 2018 елга кабул иткән инвестицион меморандумда әлеге проектка өстенлек бирүен белдергән иде.

"Экозона-Минзәлә" төркеме активистлары Чаллы эшмәкәре, банкир Илдар Галәветдиновның Минзәлә районында дуңгыз үрчетү комплексы төзүен хөкүмәт тарафыннан өстенлекле проект буларак раслауга ризасызлык белдерә. Алар Татарстан хөкүмәтен мәхкәмәгә бирмәкче.

Дуңгыз үрчетү комплексында 7560 баш ана дуңгыз асрау планлаштырыла. Моннан тыш, комплекска 3800 ана дуңгыз үрчетүгә исәпләнгән генетик сайлап алу үзәге дә керергә тиеш. Әмма җирле активистлар бу проект тормышка ашса, табигатькә коточкыч зур зыян киләчәк дип саный. "Бу комплексның зарары башта күренмәсә дә, акрынлап ул әйләнә-тирә табигатьне һәлакәткә китерәчәк. Акрын гына үз вакытын көтеп яткан мина кебек бер шартлаячак. Алай гына да түгел, бу – биологик һәм бактериологик корал" ди активистлар.

Татарстан хөкүмәте Минзәлә районы Коноваловка авылы халкында ризасызлык тудырган "Камский Бекон" ширкәтенең дуңгызчылык комплексын төзүне 2018 елгы инвестицион меморандумга керткән иде. Әлеге документка республика өчен өстенлекле проектлар кергән һәм аларга кайбер ташламалар биреләчәге мәгълүм.

Узган ел җирле халык дуңгыз үрчетү комплексы төзелешенә каршы имза җыя башлады. Алар фермадан килгән яман искә тончыгачакбыз, табигатькә зур зыян киләчәк ди.

Соңрак Минзәлә районы башкарма комитетында әлеге төзелешкә багышланган җыелыш булды һәм анда төзү мәсьәләсе инде хәл ителгән дип әйтелде.

Шуңа да карамастан, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов әлеге проектның тукталып торачагын белдерде. Технологик мәсьәләләрне һәм халык фикерен исәпкә алып, комплексны башка урынга күчерү мәсьәләсе карала диелде. Әлеге хәбәрдән соң халык тынычланган иде.

Моннан өч ел элек Тукай районы Калмаш авылында шулай ук дуңгызчылык комплексын төземәкчеләр иде. Әмма халык каршы чыкты һәм аларның фикере искә алынды, төзелештән баш тарттылар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG