Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте халык каршы булган дуңгызчылык комплексын төзүне хуплаган


Архив фотосы
Архив фотосы

Минзәлә районы Коноваловка авылы янында дуңгызчылык комплексын төзү быелның инвестицияләр програмына кергән. Элегрәк халык төзелешкә каршы имзалар җыйган иде.

Татарстан хөкүмәте Минзәлә районы Коноваловка авылы халкында каршылык уяткан “Камский Бекон”ның дуңгызчылык һәм дуңгыз үрчетү комплексын төзүне 2018 елгы инвестицион меморандумга керткән. Бу хакта мәгълүмат Татарстан икътисад министрлыгының рәсми сәхифәсендә урын алган. Әлеге документта республика өчен өстенлекле проектлар урнаштырылган һәм аларга кайбер ташламалар биреләчәге мәгълүм.

Хөкүмәт карары
Хөкүмәт карары

Узган ел җирле халык дуңгыз үрчетү комплексы төзелешенә каршы имза җыю башлаган иде. Алар фермадан килгән яман искә тончыгачакбыз, табигатькә зур зыян киләчәк диделәр.

Соңрак Минзәлә районы башкарма комитетында Коноваловка авылы янында "Камский бекон" ширкәтенең дуңгыз үрчетү комплексы төзүгә багышланган җыелыш булды һәм анда төзү мәсьәләсе инде хәл ителгән дип әйтелде.

Шуңа да карамастан, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов "Камский бекон" дуңгызчылык комплексын төзү проекты тукталып торачак дип белдергән иде. Технологик мәсьәләләрне һәм халык фикерен исәпкә алып, комплексны башка урынга күчерү мәсьәләсе карала диелде. Әлеге хәбәрдән соң халык тынычланган иде.

Азатлык дуңгызчылык комплексны төзү мәсьәләсендә аңлатма алырга теләп Минзәлә районы хакимияте идарәсенә шалтыратты. Минзәлә район башлыгының кабул итү бүлмәсендә: “Без берни ишетмәдек”, диделәр. Алар аңлатма алу өчен район советы идарәсе җитәкчесе Роза Салдаевага мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр, әмма ул телефонын алмады.

“Ул чыккан иде, иртәгә шалтыратыгыз”, диделәр кабул итү бүлмәсеннән.

Шулай ук Азатлык комплекс төзелергә тиешле Коноваловка авылы башлыгы Сәрия Билаловага шалтыратты. Ул шулай ук төзелеш турында берни белмим дигән җавап кайтарды.

“Миндә бернинди мәгълүмат юк, район хакимиятенә шалтыратыгыз”, диде ул.

“Камский бекон” ширкәтеннән төзелешне кайчан башларга җыенулары белән кызыксынгач, анда да авызларына су капкандай булдылар.

“Камский бекон” җитәкчесенең кабул итү бүлмәсендә Раил Галиев исемле хезмәткәр аңлатма бирәчәк диелсә дә, Раил әфәнде бу сорауга бары тик ширкәт җитәкчесе генә җавап бирә ала, үзенең моңа вәкаләте юклыгын әйтте. Нәтиҗәдә кабул итү бүлмәсендә Азатлык сорауларын язып алдылар һәм җомга көнне төштән соң “Камский бекон” җитәкчесе җавап кайтарчагын ышандырдылар.

Ләкин җомга көнне "Камский бекон" ширкәте җитәкчесенең кабул итү бүлмәсенә шалтыраткач, алар мөдирнең бүген эшкә килмәвен әйтеп, дүшәмбе шалтыратырга сорадылар.

Моннан өч ел элек Тукай районы Калмаш авылында шулай ук дуңгызчылык комплесын төземәкчеләр иде. Әмма халык каршы чыкты һәм аларның фикере искә алынып, төзелеш булмый калды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG