Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәлә халкы да дуңгыз фермасы төзелешенә каршы чыга


Җирле халык дуңгыз комплексыннан сасы ис тирә-якка таралыр дип борчыла
Җирле халык дуңгыз комплексыннан сасы ис тирә-якка таралыр дип борчыла

Минзәлә районы Коноваловка авылы янында дуңгыз үрчетү комплексы төзелешенә каршы имза җыю башланды. Моннан ике ел элек Тукай районы Калмаш авылы халкы фикере искә алынып, төзелеш булмый калган иде.

Интернетта “Камский бекон” ширкәтенең Татарстанның Минзәлә районы Коноваловка авылы янында дуңгыз үрчетү комплексы төзелешенә каршы петиция барлыкка килде. Аның авторы Руслан Алтынбаев Азатлыкка әйтүенчә, халык шулай ук кулдан да имза җыю эшен башлаган. Азатлык Руслан белән сөйләште.

– Руслан, дуңгызчылык фермасын төзүгә каршы чыгуыгызның сәбәпләре нидә?

– Чаллыга йөреп эшләүчеләр якындагы Сосновоборски авылы ягыннан узганда дуңгыз фермасыннан бик каты сасы ис килүен яхшы белә. Хәтта без аннан 31 чакрым ераклыкта урнашсак та, сасы исе кайвакыт безнең авылга да килеп җитә. Монда салыначак фермада 11 мең баш дуңгыз булачак, диләр. Алардан килгән яман сасы искә тончыгачакбыз.

Дуңгыз тизәкләрен кайда куячаклары да билгеле түгел

Халык бу төзелешкә каршы. Мөселманнар дини яктан дуңгыз белән бәйле бар нәрсәне якын китермәскә тырышса, руслар инде моны экология белән дә бәйли. Минзәлә яклары саф һавалы, чиста табигатьле булып санала, шуңа бу якларга Чаллы, Түбән Камадан күченеп кайтучылар да күп. Бума чире (астма) белән чирләүчеләр дә саф һава булганлыктан бу якларны сайлый. Монда бит төрле яклардан халык кайтып балык тота, җәй көнне ауга чыга, табигать матур. Дуңгызчылык фермасы булса, моңа нокта куелырга мөмкин. Дуңгыз тизәкләрен кайда куячаклары да билгеле түгел.

Коноваловка авылы янында җыелыш оештырганнар, анда шушы авыл халкы гына катнашкан дип беләм. Башка тирә-якта авыл халкына әйтүче дә, алар фикере белән кызыксынучы да булмаган. Минзәлә шәһәре 9 чакрым ераклыкта гына урнашкан булса да, каладагы халык берни белми. Шул Минзәлә сайтларына яза торгач кына халык укып канәгатьсезлеген белдерә башлады, безне ишетсеннәр өчен петиция язарга булдым. Барысын да бездән башка гына хәл иткәннәр. Без моны Конституция бозылуы дип исәплибез.

–​ Бәлки, район җитәкчелеге авыл халкын эш белән тәэмин итүне күздә тотып бу адымга баргандыр. Авылда эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек тора?

– Һәр җитәкче: "Сез эш урыны сорыйсыз, менә бу комплекс төзелсә, 200 кеше өчен хезмәт урыны булыр иде", ди. Ләкин аннан килгән зыянны, чирләрне уйлаганда 200 эш урыны дип куанып утыру урынлы түгел. Эшләгән акчалар даруларга гына китеп бетәчәк.

Эшләгән акчалар даруларга гына китеп бетәчәк

Минзәләдә эш урыннары булдыру өчен башка мөмкинлекләр дә бар бит. Мисал өчен, өй җиһазлары ширкәте өй кирәк-яракларын җитештерер өчен 55 кешелек эш оештырмакчы иде һәм 120 кешелек тагын бер җитештерү булдыруны күздә тотты. Ягъни эш урыннар белән тәэмин итәм дигән кешегә төрлесен уйлап була. Дуңгызчылык фермасына гына барысы да төртелеп калмаган.

–​ Коноваловка халкы эшкә Минзәлә шәһәренә йөриме?

– Коноваловка ерак түгел, шуңа Минзәләгә йөрү кыенлык тудырмый. Чаллыга да барып эшлиләр. Үзләренең хуҗалыкларын тотучылар да җитәрлек. Терлек малларын асрыйлар. Кем ничек булдыра ала, шулай эшли.

–​ Петициядә ничә имза җыелды? Тукай районы Калмаш авылында да дуңгыз үрчетү комплексын төземәкчеләр иде, аннары халык каршы чыккач, алар сүзе исәпкә алынды. Ничек уйлыйсыз, сезгә колак салырлармы?

– Дуңгызчылыкка каршы булучылар саны 600дән артты. Бу әле интернет кулланучыларның имзалары гына. Моннан тыш Минзәләдә, авылларда кәгазьгә имза җыю да башланды. Кибетләрдә һәрбер кеше килеп имза куячак һәм аларны да шул петициягә теркәргә телибез.

Өметсез шайтан, ди. Җиңү проценты бик аз булса да тырышабыз. Кемнеңдер бизнесы аркасында, эш урыннары булыр дип кенә яшәгән җирне пычратасыбыз килми. Ул дуңгыз комплексын башка кеше азрак яшәгән урында да төзеп буладыр дип уйлыйм.

please wait

No media source currently available

0:00 0:06:09 0:00
йөкләү

Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова әлеге төзелеш ярдәмендә авылда юллар салыныр, мәктәпкә ремонт ясалыр иде дип өметләнә. Азатлык аның белән дә сөйләште.

– Район җитәкчелеге кешеләр баш тарткан пай җирләрен бер урынга җыеп аны рәсмиләштерде дә "Камский бекон"га арендага бирде. Хәзер алар бу җирләрдә төзелеш башларга ниятли. Аларның әйтүенчә, проектлар әле барлык экспертизаларны да үтеп бетмәгән. Килештерү әле төгәлләнмәгән. Проектка соңгы ноктаны куйгач төзи башлыйлар дип беләм.

–​ Халык фикере исәпкә алыначакмы? Халык бу эшне хупламый.

– Мин авыл шурасында җиде ел эшлим, мондагы хәерчелектән халык үзе гарык. Халык үзе каршы килми, кемнәрдер генә аларның башларын бутый. Якында гына Сосновоборски авылы бар һәм андагы кебек ис таралыр дип әйтәләр. "Камский бекон" вәкилләре әйтүенчә, аларның технологияләре яңа һәм бернинди дә ис булмаячак. Белмим дә инде.

–​ Мөселманнар безгә дуңгыз хәрәм ди.

– Коноваловка авылында яшәүчеләрнең яртысы татар, яртысы – рус. Катнаш авыл булгач, хәрәмлек мәсьәләсе чыкмый. Руслар да, татарлар да дуңгыз асрап яши. Якындагы барлык авылларда руслар тормыш көтә. Чиркәү дә бар, мәчетендә дә намаз кылына.

"Камский бекон" кешеләре җыелышка килде. Халык сорау биргәч алар: "Сосновоборски фермасын төзегән технология искерде, без башка ысул белән төзибез", диде.

Авылда юллар юк, мәктәп, балалар бакчасы ремонтланмаган

Мондагы акчасызлык, хәерчелек, хәтта кар чистартырга өч тиен акчаң булмаганда, нәрсәдер төзеп, анда халык эшли алса, начар булмавы көн кебек ачык.

Кайчандыр 1200 кеше яши торган бистәдә 1200 баш мөгезле эре терлек бар иде. Аннан да шул ук сасы ис килеп тора иде, әмма халык яшәде, эшләде һәм шушы исне иснәде. Мохтаҗлык булмагач та халык аны-моны әйтмәде. Хәзер ярык тагарак янында утырып ниндидер шартлар куела.

Дуңгызчылык фермасы төзелеше безнең социаль мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр иде. Авылда юллар юк, мәктәп, балалар бакчасы ремонтланмаган. Проблемнар бик күп, шуңа да өмет белән дә карыйбыз. Гомумән авыл советына килеп зарланучы булмады.

–​ Җыелыш булганда халык ни диде?

– Җыелыш була дигәч Минзәләдән халык төялеп килде. Бу 2 февральдә булды. Еллык хисап җыелышы иде. Алар "Камский бекон" ширкәте вәкиленнән төзелеш проектын сайтка куйдыгызмы дип сорады. Ширкәт вәкилләре: "Әле юк, эшләнә генә", диде. Халык танышу өчен сайтка куегыз дип әйтте. 4 февраль район башлыгы уздырган җыелышка ширкәтнең экологлары килде. Алар схемалап комплекс ничек эшләячәген барысын да аңлатып күрсәтте.

–​ Коноваловкадан тыш якын тирәдәге башка авыл халкы фикерен белешү булдымы?

– Халыкның күпчелеге шушы Коноваловкада яши. Бер авылда 20гә якын кеше, алары да 90га җиткән әбиләр. Икенчесендә шулай ук берничә кеше генә яши. Моны бит инде өч ел сөйлибез. Башта ул тавык фермасы булырга тиеш иде. Ул да булмады.

Экологияме, әллә икътисад җиңәрме – белмим

2013 елда бураннарда кар ерып халыкка күрсәтеп аңлатып йөрдек. Өч ел җыелыш саен сөйлибез, чөнки авылда кеше шәһәргә барып эшли. Автобусларга утырып заводка бара. Анда сәламәтлеккә күбрәк зыян киләдер әле. Авылда бит эш юк.

Аннары ул комплекс бит авылга терәлеп тормаячак. Басу кырыеннан авылга ике чакрым. Аның төзелеше әле тагын да ераграк. “Камский бекон” бит Һолландия методы белән төзибез ди. Анда 5 миллион халык яши, алты миллион дуңгыз үстерә һәм бернинди ис юк, диләр. Минзәләдән килүчеләр: “Без Һолландиягә ышанабыз, ә сезгә ышанмыйбыз” дигәнрәк сүзләр әйтте инде анысы. Бу төзелешнең икътисади һәм экологик ягы бар. Кайсысы истә тотылыр – әйтә алмыйм.

please wait

No media source currently available

0:00 0:05:45 0:00
йөкләү

Азатлык “Камский бекон” ширкәте җитәкчесе урынбасары Александр Самойловтан төзелешне кайчан башларга җыенуы белән кызыксынды.

“Якын арада Минзәлә район газетасында төзелеш турында тулы мәгълүмат булачак”, диде ул. Самойлов төзелешкә каршы ниндидер имзалар җыю барышы турында белмәвен әйтте. Ни өчен Коноваловка авылы сайлануы турында: “Бу – өч ел дәвам иткән тарих. Проект белән өч елдан артык шөгыльләнәбез”, диде ул.

Самойлов Тукай районы Калмаш авылы белән булган вакыйгаларны истә тотып әйткәндер булса кирәк. Анда халык төзелешкә каршы күтәрелеп чыкты, бу төзелешкә каршы булган мәчет имамы Әхмәтбизан Борһановка карата төзелешкә каршы митинг оештырган дип җинаять эше дә ачылды. Мөгаен шуңадыр Минзәлә мәчетендә Азатлыкка әлләни күп сөйләргә теләмәделәр.

“Шәһәр халкы имзалар җыя. Безнең сүз әйтүебез зур роль уйнамастыр. Әлбәттә, куанычлы күренеш түгел”, диделәр телефоннан. Әмма әлеге кеше исемен әйтергә теләмәде. Үзен “Мәчеттәге картлар дип әйтерсез”, диде.

Минзәлә хакимияте төзелешкә каршы имза җыюдан хәбәрдар. Район советы идарәсе җитәкчесе Роза Салдаева "Мензелинск онлайн" дигән битне карап баруларын әйтте. Ул күбрәк мәгълүмат алу өчен Коноваловка авылы башлыгына мөрәҗәгать итәргә сорады.

Күптән түгел Минзәлә районы газеты, “Камский бекон” 2017 елның апреленнән дуңгыз үрчетү үзәге объектларын, ә 2018 елдан дуңгыз комплексын төзи башлауны планлаштыра, дип язып чыкты.

XS
SM
MD
LG