Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калмашта дуңгыз абзары төзүгә каршы көрәш интернетка күчте


Калмаш авылы
Калмаш авылы

Тукай районында дуңгызчылык комплексын төзү тирәсендә вазгыять әле дә билгесез булып кала. Интернетта Татарстан президенты һәм башка түрәләр исеменә петициягә имза җыю бара. Азатлык хәбәрчесе кабат Калмаш авылына барып кайтты.

Тукай районы Калмаш авылы янында дуңгыз генетик үзәген төзүгә каршы мөрәҗәгатьләрнең Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка тапшырылуы турында Азатлык элегрәк язган иде. Хәзер инде интернетта Change.org сәхифәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм тагын берничә түрә исеменә петициягә имза җыю башланган.

Авылда дуңгыз фермасы төзүгә каршы оештырылган инициатив төркем вәкиле Мансур Ибәтуллин күптән түгел җирле идарәнең хисап-сайлау җыелышы булуын һәм анда килгән халыкны бары тик шушы мәсьәлә генә борчуын әйтте.

“Алар хисапны тыңламады да. Алар шул дуңгыз генетик үзәге төзелеше тирәсендәге яңалыкларны белер өчен генә килгән иде”, диде ул.

Калмашның имам-хатыйбы Әхмәтбизан Борһанов якындагы күрше авыллар да бу эшкә каршы хәрәкәттә булуын әйтте.

“Югары Тәкермән, Түбән Тәкермән, Югары Байлар авылыннан да киләләр. Яңа бистәдән оештыручы төркем Татарстан авыл хуҗалыгы министрына имзалар җыеп хат юллады. Әмма шул хатка җавап буларак: "Бөтен санитар таләпләр туры килә. Салырга җыенабыз", дигән хат килгән”, диде ул.

"Дуңгызчылык комплексын төзүгә каршы хәрәкәткә күрше авыллар да кушылды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:43 0:00

"Путинга кадәр барып җитәчәкбез"

Татарстанның Тукай районы Калмаш авылы җирлегендә, Югары Байлар авылы белән ике арада генетик дуңгызчылык үзәге төзүгә Казан имамнары да каршы чыга башлады. Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин да авыл халкын яклап, петициягә имза куярга үгетләү эшләрен алып бара. Әгәр түрәләр үз карарыннан баш тартмаса, имам чит төбәкләрдә яшәүче татар активистларын җәлеп итәчәген, ахыр чиктә Русия президенты Владимир Путинга кадәр барып җитәчәген әйтә.

“Дуңгыз итен ашау, аны асрау Коръәндә тыелган. Татар халкын мәсхәрәләү бу. Моннан экологик зыян булачак. Икенчедән, бәрәкәте булмаячак”, - ди ул.

Аның сүзләренчә, авыл имамы Әхмәтбизан Борһановны хокук сакчылары тикшергәндә, намаз укырга да мөмкинлек бирмәгән. Мондый башбаштаклыкка татарлар каршы чыгарга тиеш, ди Лотфуллин.

"Дуңгызчылык комплексына каршы без Путинга кадәр барып җитәргә әзер"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:41 0:00

"Татарстан – дуңгызстан түгел"

Берничә ел элек Пенза өлкәсендә 10 меңләп кеше яшәгән Урта Әләзән авылы халкы үзләрендә дуңгыз фермасын төзетмәүгә иреште. 2012 елда Түбән Әләзән, Урта Әләзән һәм Югары Әләзән янында 500 мең дуңгызга исәпләнгән комплекс салынырга тиеш иде. Әмма халык Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкаревка кадәр җитеп, ферманы башка районда салдыруга иреште. Пенза өлкәсе мөфтие Габдерәүф хәзрәт Зәбиров бу очракта да Пенза өлкәсендәге тәҗрибәне кулланырга чакыра.

"Авыл халкы белән каршы чыгып, без ярты миллион дуңгыз асрый торган комплекс төзелешенә каршы чыга алдык. Губернатор безнең белән ризалашырга теләмәде. Әмма ахыр чиктә халыкның милли мәнфәгате губернаторның теләгеннән өстен чыкты.

Татарстан – дуңгызстан түгел. Бу татар мәдәниятенә, милли горурлыгыбызга каршы, татар халкын хөрмәтләмәү була", ди Зәбиров.

Калмаш авылы
Калмаш авылы

Дуңгызчылык комплексын төзү фикере ул вакыттагы Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның Тукай районына эш сәфәреннән соң туды. Әлеге мәсьәлә федераль үзәк һәм Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл ителә.

Узган елның 10 ноябрендә Тукай районы Калмаш авылы халкы хакимиятнең полиция җибәрү белән янавына карамастан үз авылларында дуңгыз үрчетү фермасы булдыруга каршы җыен оештырды. Күпләп килгән халык бертавыштан дуңгызчылыкка каршы тавыш бирде.

Авыл халкы белән Тукай районы башлыгы Васыйл Хаҗиев та очрашып уртак тел табарга тырышып карады. Проблема Калмаш авылы җирлегендә яшәүчеләрнең урам җыеннары оештыруга кадәр барып җитте. Ахыр чиктә, хокук сакчылары канунсыз митинг оештыруда авыл имамы Әхмәтбизан Борһановны гаепләде. Тукай районы мәхкәмәсе мулланы аклап чыкты.

XS
SM
MD
LG