Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дуңгыз абзары төзүгә каршы митинг оештыруда гаепләнгән имам акланды


Әхмәтбизан Борһанов
Әхмәтбизан Борһанов

Татарстанның Тукай районы мәхкәмәсе Калмаш авылында дуңгызчылык комплексы төзүгә каршы митинг оештыруда гаепләнгән авыл имамы Әхмәтбизан Борһановны аклау карары чыгарды. Гаепле дип табылган очракта имамга штраф җәзасы бирелер дип фаразланган иде.

Хөкемдар Әнвәр Мансуров Борһановтан 10 ноябрьдә узган митингны сез оештырдыгызмы, митингка чакыруларны сез элдегезме дип сорагач, имам митингта дуңгызчылык комплексына каршы чыгыш ясаганлыгын, әмма бу чараны үзе оештырмаганлыгын белдерде. Аның бу турыдагы сүзләрен мәхкәмәгә чакырылган дүрт шаһит та раслады.

Нәтиҗәдә хөкемдар Борһанов тарафыннан канун бозу булмавын әйтеп бу эшне алга таба карауны туктатырга дип карар итте.

Дуңгыз комплексы төзүгә каршы инициатив төркем мәхкәмәдән соң Тукай район хакимияте башлыгы Васыйл Хаҗиев янына кереп аның белән әлеге каршылык турында сөйләште.

XS
SM
MD
LG