Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дуңгыз үрчетми булдыра аламы?


"Татарстанның дуңгыз үрчетүне арттыру белән горурлануы безнең өчен аяныч хәл", ди Русия төбәкләрендә хәләл җитештереп көн күрүче татар эшмәкәрләре.

Март урталарында Казанда узган “Татар эшмәкәрләренең Бөтенрусия җыены”нда Татарстан түрәләре төрле төбәкләрдән җыелган милләттәшләр алдында республиканың дуңгыз үрчетү өлкәсендә ирешкән уңышлары белән мактанды.

Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек мәсьәләләре урынбасары Нәҗип Хаҗипов, мәсәлән, узган елда бу өлкәдә күрсәткечләрнең 2014 ел белән чагыштырганда күпкә яхшырак булуы хакында хәбәр итте. Дуңгыз ите җитештерүдә республика аеруча зур уңышларга ирешкән. Ике зур инвестицион проект тормышка ашырылган: “Кама беконы” ААҖнең 12600 баш ана дуңгызга исәпләнгән комплексы һәм сайлап алу-генетика үзәге, Буадагы 12 мең тонна дуңгыз ите җитештерә ала торган терлекчелек комплексы.

Түрәләр тырышлыгы белән хәзер Татарстанда республика халкы ашап бетерә алмаслык күләмдә дуңгыз ите җитештерелә. Ә менә мөгезле эре терлек ите аз җитештерелә.

"Аның каравы, дип искәртеп үтте Нәҗип Хаҗипов, сарык ите җитештерү арта". Терлек саны өч ел эчендә өч тапкыр арткан, шуңа күрә Татарстан сарык ите белән җан башына 228 процентка тәэмин ителгән.

Кычкырып әйтелмәсә дә, татар эшмәкәрләрен бу өлкәдә бер әйбер борчыганы ачык сизелде. Республикадан читтә яшәүче милләттәшләр, мөселманнар аз яшәгән төбәкләрдә дә тырышып-тырмашып хәләл ризык эшләп чыгарырга омтылганда, тарихи ислам җире булган Татарстан күп итеп дуңгыз үрчетеп, шул күрсәткечләр белән горурлана.

Себердән килгән фермер, мөгезле эре терлек һәм атлар үрчетүче Гали Сабиров, Татарстан өчен күңеле әрнүен белдерде.

“Татарстанның дуңгызчылык өлкәсен үстерүе бик аяныч.

"Без Себердә торган килеш тә дуңгыз ите ашамыйбыз"

"Без Себердә торган килеш тә дуңгыз ите ашамыйбыз"​, хәләл генә ашыйбыз. Безнең район халкының 5-6 проценты гына татарлар, шулай да без хәләл ит кенә чыгарабыз. Татарстан – безнең тарихи ватаныбыз, туган республикабыз, дуңгыз үстереп ятмаса да, ким-хур булмас иде. Безне ата-анабыз хәрәмнән читтә торырга өйрәтте. Дуңгыз үрчетү безнең өчен шул хәтле хәрәм. Ашау турында сүз дә баруы мөмкин тугел. Ә монда аны мөселман республикасы Татарстан җитештерә”, ди Сабиров.

Төмән өлкәсенең иң эре татар эшмәкәрләреннән берсе Ринат Насыйров “Татарстан Русия федерациясе субъекты булганга күрә, хәләл җитештерүгә генә күчәргә хакы юк”, дип саный.

“Беренчедән, Татарстанда хәләл продукция җитештерелми диеп булмый, ул як республикада шулай ук үстерелә", дип аңлатты эшмәкәр Азатлык радиосына.

"Икенчедән, татарлар мөселман гына түгел, алар христиан динендә дә була алуын танырга кирәк. Өченчедән, ислам дине Татарстанда әлегә зур үсеш алмаган, ул яралгы хәлендә генә, татарлар тулысынча ислам кануннарына нигезләнеп яши алмый. Гомумән алганда, халыкның сәясәт һәм дин өлкәсендә эшчәнлеге пассив. Татарстанда һәм Русиядә дин тотучылар бер генә процент”, ди Насыйров.

"Төньяк Кавказ республикаларында бер генә дуңгыз үрчетү комплексы да тапмассың"

Дин көчле булган төбәкләрдә, мәсәлән, Төньяк Кавказ республикаларында бер генә дуңгыз үрчетү комплексы да тапмассың. "Татарстан Кавказ республикаларына караганда ныграк урыслашкан булганга, монда дуңгыз үрчетәләр", ди эшмәкәр.

“Мин шәхсән моңа каршы. Без үзебез алты ел буена безнең районда авыллар янында дуңгыз комплекслары булдырмас өчен көрәшәбез. Ә Татарстанда аерым авыллар каршы чыкса да, алар бу проблемны хәл итә алмас”, дип үз фикерен белдерде.

Төмән эшмәкәре дуңгыз үрчетүне Татарстанга файдалы дип саный. Финанс ягыннан да, аннан да мөһимрәге – сәяси яктан. Кереме яхшы – бу проектлар, башка шундый хәрәм проектлар кебек үк, акчасы тиз кайта торган. Ә инде сәяси ягын караганда, дуңгыз үрчетү Татарстанга Русиягә интеграция дәрәҗәсен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Интеграция ул бөтен Русиягә яраклаштырылган җитештерүләр булу белән дә башкарыла. Шуңа күрә дуңгыз үрчетү аша Татарстанны, аның мөстәкыйльлеген, сакланып калуын яклау бара, ди Насыйров.

"Дуңгыз комплекслары белән беррәттән хәләл ризык – сыер, сарык ите, һәм башка без мөселманнарга рөхсәт ителгән әйберләрне җитештерүне җайга салырга"

“Бу очракта мин республикага бер килешү, компромисс табарга киңәш итәр идем. Дуңгыз комплекслары белән беррәттән хәләл ризык – сыер, сарык ите, һәм башка без мөселманнарга рөхсәт ителгән әйберләрне җитештерүне җайга салырга”.

Әйтергә кирәк, Ринат Насыйровның сөт комплексы Төмән шәһәре һәм өлкәсенең 5 процент ихтяҗын кәнәгатьләндереп тора. Узган елда Түбән Тәүде “Молоко” сөт заводы Русиядә чи сөт җитештерүче иң эре 50 ширкәт исемлегенә кергән.

Берничә ел элек Пенза өлкәсендә 10 меңләп кеше яшәгән Урта Әләзән авылы халкы үзләрендә дуңгыз фермасын төзетмәүгә иреште. 2012 елда Түбән Әләзән, Урта Әләзән һәм Югары Әләзән янында 500 мең дуңгызга исәпләнгән комплекс салынырга тиеш иде. Әмма халык Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкаревка кадәр җитеп, ферманы башка районда салдыруга иреште.

"Дания фирмасы белән турыдан-туры үзебез бәйләнешкә кердек, аңлаттык – теләгәнебезгә ирештек"

Пензадан килгән эшмәкәр Рушан Бәхтиев: “Урта Әләзән авылы янына Дания компаниясе дуңгыз фермасы төзеп куярга теләгән иде, авылның мөселман халкы моңа кискен каршы чыкты. Дания фирмасы белән турыдан-туры үзебез бәйләнешкә кердек, аңлаттык – теләгәнебезгә ирештек. Ә чынлыкта Пенза губернаторы да төзелешне яклаган иде. Әлбәттә, дин безнең илдә дәүләттән аерылган. Ләкин мин Татарстан җитәкчелегенә дингә күбрәк игътибар бирергә киңәш итәр идем. Дин булса, бәрәкәт тә булыр”.

Татарстанның Тукай районы Калмаш авыл халкы да авыллары янында дуңгыз генетик үзәген төзүгә каршы чыкты. Мөрәҗәгатьләрнең Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка тапшырылуы турында Азатлык язган иде.

XS
SM
MD
LG