Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дуңгыз үрчетүгә зур игътибар бирелгән Татарстанда корбанга сарыклар җитешми


Казанда корбанга дип читтән китерелгән сарыклар. 24 сентябрь 2015
Казанда корбанга дип читтән китерелгән сарыклар. 24 сентябрь 2015

Татарстанда корбанга сарыклар җитешмәгәнгә Чуашстан, Самар, Оренбур һәм башка өлкәләрдән дә китергәннәр. Белгеч хөкүмәт сарык үрчетүне махсус програм белән багарга тиеш дип әйтә.

Корбан чалу өчен Татарстанның үзендә генә үстерелгән сарыклар, тәкәләр җитешми. Гомумән, авыл хуҗалыгының бу тармагы республикада үсеш алмаган, аңа игътибар юк диярлек.

Казанның Киров районындагы Рамазан мәчете каршында да шул тирәдә яшәүчеләрне корбан маллары белән тәэмин итү урынына сарыкларның бер өлешен башка республикадан, аерым алганда, Чуашстанның Шыгырдан авылыннан китергәннәр. Бу хакта Азатлыкка әлеге мәчетнең имамы Солтан хәзрәт Морадинов белдерде. Дөрес, Татарстан маллары да юк түгел, бар. Югары Ослан, Балтач, Кукмара районнарындагы авыллардан да ташыганнар.

Корбаен гаете алдыннан гына яңадан биш елга сайланган Татарстанның Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов та үзләрендә малларның бер өлешенең читтән китерелгәнлеген әйтә. Аксубайның үзенә Корбан бәйрәме өчен Самар, Оренбур якларыннан машиналар белән сарыклар ташыганнар.

Камил әфәнде Азатлыкка Корбан гаете вакытында халыкның мәчетләргә сыймавын, яшьләрнең күп булуын сөйләде. Ул үзе дә корбан чалган. Елдан ел Корбан бәйрәмен зурлаучыларның арта баруын әйтә. "Корбанга сарык җитмәгәнгә Аксубайда җиде гаилә фермасы ачтык. Алар 100-200 баш сарык тота. Алай булса да сарыклар җитми", ди ул. Аның сүзләренчә, бу фермалар элекке колхозлар дәрәҗәсенә үк күтәрелә алмый.

Камил Гыйлманов
Камил Гыйлманов

Урта буын һәм өлкәннәр элек авылларда зур-зур сарык фермалары булуны, иртән авыллардагы һәр йортның капкасы ачылып китеп җиде-ун баш сарык малының көтүгә чыгып киткәнен хәтерли торгандыр. Дөрес, авылларда сарыкка караш бертөрле генә түгел. Алар болынлыкларны такыр итеп калдыра, файдасы юк дип белдерүчеләр дә бар.

Теләче районындагы авылларда яшәүчеләр Азатлыкка, хәзер бөтенләй сарык көтүләре юк, йонын тиресен җыймаганга авыл халкы әнә шул хәлгә "күтәрелде", дип белдерде.

Солтан хәзрәт тә үзенең туган авылында Буа районының Каенлыкта сарык тотучыларның элекке еллар белән чагыштырганда кимүен әйтә. "Авылда көтүләр юк дип беләм. Сарыклар, сыерлар күпме икәнлеген әйтә алмам", ди ул.

Аксубай башлыгы Гыйлманов сарык фермаларын авылларда ачарга, бу тармакка хөкүмәт зуррак игътибар бирергә тиеш дигән фикердә.

"Безнең райондагы сарык тотучы шәхси хуҗалыкларның өчесе бу фермаларны төзегән өчен хөкүмәттән 1 миллион 300 мең сум акча алды. Күпләрнең сарык үрчетү белән шөгыльләнергә теләге бар. Менә аның тиресен һәм йонын да җыйсыннар иде. Аларны эшкәртүчеләргә җыеп тапшыру дөрес оештырылганда сарык үрчетү керемле булачак.

Без үзебез йоннарны җыеп Кукмара фабрикасына илтәбез. Әмма сарык йонын, тиресен үзәкләштереп җыю белән шөгыльләнүчеләр юк. Тиресе әрәм. Ә элекке елларда ул бәяле иде. Йон эшкәртүне, тире җыеп эшкәртүне хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрү кирәк дип уйлыйм мин", ди Камил әфәнде.

Алар йон эшкәртү ширкәтен үзләрендә булдырып булмас микән дип кукмаралар һөнәре белән танышып кайткан.

Сарык үрчетүне татар халкының элек-электән килгән гадәте дип тә әйтеп була. Йон эрләү, кичләрен оекбаш һәм бияләйләр бәйләү хәзер фольклор коллективларының сәхнәләрдәге тамашасында гына калып бара. Корбан бәйрәме өчен сарыклар бер якта булса, сарыкның татар халкы тормышындагы урыны икенче ята һәм ул тернәкләнә алмый.

Уйлап эшләгән вакытта сарык үрчетүне керемле итеп һәм татар халкының тормышына кертеп җибәреп була дигән фикердә Аксубай башлыгы.

"10 еллар чамасы элек мин үзем дә дуңгыз ашый идем. Хәзер 7-8 ел кабып та карамыйм, колбаса ашаганым юк. Минем кебекләр бик күп. Хәзер хәләл ризыклар ашау кереп китте. Хәләл ризыклар гына әзерләүче кафелар бар. Шуңа күрә, сарык үрчетү кирәк тә, кирәк инде", ди Камил әфәнде.

Солтан хәзрәт
Солтан хәзрәт

Солтан хәзрәт тә халыкның сарык асрауны хуплавын белдерде. "Сарык йон да, ит тә бирә һәм аның тиресеннән бияләй, кышкы киемнәр дә тегәргә мөмкин. Халык нинди эш белән генә шөгыльләнмәсен, аның бәрәкәте була. Сарык, сыер, күркәләр үрчетәме, халык гамәлдә булса – ул күркәм әйбер. Халык эчмәсә, гамәлдә булса – аның киләчәге дә бар", ди ул.

Татарстан җитәкчелегенең сарык белән дуңгызга карашы төрле. Сарыкка әллә ни игътибар булмаса, соңгы елларда республикада эре-эре дуңгызчылык комплекслары төзүгә зур игътибар бирелде. Хөкүмәтнең 2020 елга кадәр дуңгыз үрчетүне арттыру програмы да бар. Азатлык дистә меңнәрчә башка исәпләнгән шундый комплексларның берсе – Түбән Камадагысы турында язып та чыккан иде.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгың Азатлыкка элек биргән мәгълүматларына күрә, Татарстанда бүген 15ләп зур дуңгыз үстерү комплексы эшли. Аларда 10 меңнән алып 160 меңгә кадәр дуңгыз асрыйлар. Тукай районындагы "Камский бекон", Лениногорский районындагы "Ялтау", Буа районындагы "Авангард" агрофирмалары иң эреләрдән санала.

Корбан бәйрәме Татарстанда ял көне булганга Азатлык министрлыктан республикада күпме зур сарык үрчетү комплексы булганын һәм тагын күпме төзеләчәген белешә алмады. Азатлык Татарстанда сарык үрчетүнең киләчәге бармы дигән сорауны министрлыкка юллады. Җавап белән укучыларны таныштырырбыз.

Аксубай районы җитәкчесе дуңгыз үстермичә дә булмый, республикада мөселман булмаганнар да яши дигән фикердә. Солтан хәзрәт исә, мөселман динендәге кеше дуңгыз асрау һәм аны ашау яраклы гамәл түгел икәнлеген белә диде.

Корбан бәйрәмендә мөселманнар өч көн корбан чала. Казанда бәяләр, узган ел белән чагыштырганда, якынча бер мең сумга арткан. 2014 елда бер сарык өчен 6 мең сум сораган булсалар, быелгы бәяләр гадәттә 7 меңнән башлана.

XS
SM
MD
LG