Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15

Чаллы янындагы Калмаш авылы дуңгыз "лабораториясе"нә каршы тавыш бирде


Район хакимияте башлыгы Тукай районы Калмаш авылында дуңгыз абзары түгел, бик алдынгы дуңгызчылык "лабораториясе" төзеләчәк дип ышандырса да, авылның очрашуга җыелган барлык кешеләре дә бертавыштан каршы чыкты.

19 ноябрь кичендә Калмаш авылында дуңгызчылык комплексы төзү планына багышланган тагын бер җыен узды. Беренчесе 10 ноябрьдә урамда үткән булса, бу юлы мәдәният сараена 250ләп кеше җыелды.

Калмашта дуңгыз абзары салу мәсьәләсенә Чуашстанның элекке президенты, Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һәм Татарстан җитәкчеләренең дә катнашы булуы әйтелде.

Авыл җыенына килгән Тукай районы хакимият башлыгы Васыйл Хаҗиев үз чыгышын Казанда узган сөйләшүләргә нигезләнеп башлады шикелле. Һәм ул моны артык яшермәде дә. Үз чыгышын ул мондый сүзләр белән башлады:

Васыйл Хаҗиев

Васыйл Хаҗиев

"Нинди сораулар, мәсьәләләр туды, алар каян чыкты? Сораулар туа икән, ыгы-зыгыларга җирлек туа икән, аларның һәрчак сәбәбе була. Шулар хакында бергәләп сөйләшик. Һәр сорауның астында ниндидер тарих бар. Калмаш авылы җирлегендә, Югары Байлар авылы белән ике арада генетик дуңгызчылык үзәге төзү планлана. Шушында ыгы-зыгы кузгаттылар. Каян чыкты, нәрсә бу? Кыскача гына аңлатма бирәм.

2014 елда безнең Тукай районына Русия авыл хуҗалыгы министры Федоров (Николай Федоров, Чуашстанның элекке президенты – ред.) килде. Ул районның зур гына авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерү ширкәтләрендә дә булды. “Чаллы-бройлер”дагы тавык, “Камский Бекон”да дуңгызчылык эшләре белән дә танышты. Икенче көнне тавык фабригында республика хөкүмәте җитәкчеләре катнашында киңәшмә дә үткәреп китте. Бу ике көн дәвамында Русия авыл хуҗалыгы министры белән безнең премьер-министр Илдар Халиков, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов булды. Бу көннәрдә президентыбыз командировкада иде.

Тавык фабригында булган шушы җыелышта Татарстандагы авыл хуҗалыгы торышы анализланды. Соңыннан Марат Әхмәтов мондый мәсьәләне күтәрде.”Иптәш министр, бүгенге көндә Русиядә тавыкчылык һәм дуңгызчылык буенча бер генә генетик үзәкнең булмавы борчылу тудыра”, дигән фикер әйтте.

Нәрсә ул генетик үзәк? Бу нәсел эшен беренче дәрәҗәгә куеп бик көчле фәнни тикшеренү үзәге, лаборатория булдыру дигән сүз. Бу - беренче буын дуңгызларны булдыра торган үзәк булачак. Бу әле Русиядә юк. Без моңарчы нәселле тавыкларны, дуңгызларны валютага чит илләрдән кайтартабыз. Менә заманында Һолландиядән очкычлар белән Бигеш һава аланына чебешләр алып кайттылар. Шул чебешләр тавык булып күкәй сала башлагач кына алга китеш булачак.

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Дуңгызчылыкта да шундый ук хәл. Шул сөйләшүдә министр Көнбатыш илләре Русиягә каршы санкция куллана (чынлыкта бу чикләүләрне Көнбатыш түгел, Русия үзе кертте – ред.), әгәр бу нәселле тавыклар, дуңгызлар кайтмаса, ел, ел ярым эчендә бу тармак бетәчәк, җитди проблемнар булачак диелде.

Шушы тәкъдимнәрне министр Федоров тыңлады. Аларның әһәмияте хакында биредә җыелган түрәләр алдында шундук белдерү дә ясады. “Мәскәүгә кайткач, бу мәсьәләне Русия хөкүмәте каршында күтәрәчәкмен һәм шөгыльләнәчәкмен”, диде. Менә шуннан соң алар өч шәһәрдә – берсе Орелда, берсе бездә, өченчесен хәтерләмим, төзеләчәк. Менә шундый аралашу булды. Бу бернинди “Камский Бекон” җитәкчелеге теләге дә түгел. Бу – Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә, алай гына да түгел, Русия хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәлә. Аның масштабларын мин беләм. Бу Русияне нәселле дуңгызлар белән тәэмин итүнең 20 процентын каплаячак.

Биредә бик сыйфатлы үзәк булачак. Монда югары белгечләр сорала, теләсә кем эшли алмаячак. Эшләүчеләр саны да 10-15тән артмастыр. Менә шушы дуңгызчылык үзәгенең проектын, санитар нормаларга туры килүен Татарстан вәкилләре Мәскәүгә барып якларга да тиешләр әле. Аннан инде шушы дуңгыз "лаборатория"сен Русия, Татарстан катнашында, тагын да инвестор тарафыннан бергәләп төзелә торган әйбер дип кабул итәргә кирәк. Бүген шушы Калмаш авылы янындагы җирдән дә әйбәтрәк җирләр күренми. Шушы кишәрлекне дуңгызлар үзәге өчен дип торабыз. Әлбәттә, әлеге генетик үзәк зур акчалар да сорый. Бар җиһазлары белән монда кимендә 10 миллиард кирәк диләр”, дип сөйләде хакимият вәкиле.

Әхмәтбизан Борһанов

Әхмәтбизан Борһанов

Район башлыгы Васыйл Хаҗиевның шушы чыгышыннан соң Калмаш авылы имамы Әхмәтбизан хәзрәт Борһанов сәхнәгә күтәрелде.

“Дуңгызчылыкка каршы җыен буласы хакында без Васыйл Гариповичка хат яздык. Бу җыен турында беркетмә язу булсын иде. Шуңа бу җыенда комиссия төзеп алга таба эш итү юлын эзләсәк иде. Хакимиятләр теләгәнчә барса, авыл тереклеге бетәчәк. Русия, Татарстан министрлары да “менә шундый матур табигатьле урыннарны бозып, дуңгыз фермалары салыгыз димәгән. Менә табигатьнең шушы гүзәл урынында генетикмы ул, лаборатор үзәкме ул, мин аны барыбер чучка абзары дим. Шуңа ул төзелергә тиешме-юкмы, тавыш бирү уздырылырга тиеш”, диде ул.

Хакимият башы хәзрәтнең “протокол, беркетмә” дигән сүзләрен игътибарга алмаска тырышты. Хәзрәт тагын да шул сүзләрне күтәрде. Шунда ук дуңгыз фермасын төзүгә каршы дәлилле чыгышлар да күп булды. Бер генә кеше дә бу тирәгә дуңгыз китерүгә риза булуын белдермәде.

“Менә мин - керәшен, миңа дуңгыз кирәктер дисездер, юк, кирәкми. Урамыбызда урыслар да, чуашлар да бар. Алар да дуңгыз фермаларына каршылар. Русиядә миллионлаган һектар җир сөрелмичә ята, шул җирләрдә төзергә кирәк”, диде бер чыгыш ясаучы.

Район башлыгы Хаҗиев әфәнде: “Дуңгызчылыкка карата дин күзлегеннән карап читкә алып кереп китү омтылышлары да сизелә. Без беләбез, мөселман дип йөрүчеләр тарафыннан террор гамәлләре бара. Шуңа уйланылган "лаборатория-үзәк" эшләренә дин әһелләре мөселманнар исеме белән кысылмасалар әйбәтрәк булыр иде”, дигән сүзләрне дә белдерде. Әлбәттә, мондый фикерләр зур каршылык белдерүләр, гүләүләр белән каршыланды.

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Тавышка куелгач, җыенда катнашкан 250ләп кеше барысы да дуңгызчылык үзәген төзүгә каршы тавыш бирде. Шушында ук район башлыгы Васыйл Хаҗиевка “Шушы дуңгыз абзарын булдырмауда биредәге халыкның фикере искә алыначакмы?” дигән сорауны да бирделәр. “Мин биредә булган җыен, анда әйтелгән фикерләр хакында иртәгә, бәлки бүген үк Казанга ирештерәчәкмен. Моны ирештерү катгый”, диде.

Җыенда дуңгыз абзары төзүгә каршылык чаралары, документлар булдыру өчен 3-5 кешедән комиссия төзү турында да сүзләр булды. Ләкин, җыелган халык бу тәкъдимне хупласа да, комиссия әгъзаларын күрсәтә алмады. Бу эшне бераз кичектерергә булдылар.

Җыен бетте дип игълан ителгәч тә, халык залда утырырга теләмәде. Ашыгып-ашыгып урамга чыкты. Алар Николай Федоровны чуаш кешесе, Чуашстан президенты буларак беләләр. "Менә шушы төрки кардәш ни өчен дуңгызларны Татарстанга ныклап кертергә тырышты икән? Аның файдасы булса, ул аларны үз иленә кертер иде. Русиядән миллиардлар суырыр иде. Чуаш Федоров үз иленең һәр карыш җирен белә, ләкин Русия миллиардларына ышанып дуңгыз комплексларын нигәдер үз ватанында төзетми" дигән сүзләр дә ишетелде.

Шушында ук кемнәрдер төрмәгә утыртылган Рәфис Кашаповны да искә алып, “алар булса, бу эшкә каршы чыгарлар иде, төзеттермәсләр иде”, дигән сүз алышулар да ишетелде. Болары клубтан чыкканда, клуб ишек алдында тәмәке тартканда әйтелде. Авыл җыены формадан булган дүрт-биш, тагын әле формасыз булган ничәдер тәртип саклау хезмәткәрләре катнашында узды. Фикер әйтергә теләгәннәрнең бер өлешенә шушы катнашучылар да тәэсир иткәндер дигән фикер дә калды.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының Азатлык соравына рәсми җавабы

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының Азатлык соравына рәсми җавабы

Әлеге җыенда Тукай районы башлыгы Васыйл Хаҗиев барысын да туры итеп, дөрес итеп әйтте дип уйларга җирлек әллә ни юк кебек. Чөнки Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгыннан кайбер матбугат чараларына шушы вазгыять турында бирелгән җаваплардан күренгәнчә, Калмашта дуңгыз үрчетә башлауның башында “Камский бекон” ширкәте тора.

Әле дуңгыз үрчетү чаралары Тукай районы белән генә чикләнми икән. Минзәлә районы Коноваловка авылында да шундыйрак дуңгыз абзарлары салу күздә тотыла.

Бу хакта Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасовка да сорау юллаган идек. “Калмаштагы кебек Коноваловкада да дуңгыз үрчетергә теләүләре хакында мин дә, җитәкчеләр дә белә. Ләкин әлегә бу хакта коноваловкалар үзләре белми”, дигән җавапны ишеттек.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG