Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:07

Калмаш халкы дуңгыз үрчетүгә каршы чыкты


10 ноябрь Тукай районы Калмаш авылы халкы хакимиятнең полиция җибәрү белән янавына карамастан дуңгыз үрчетү фермасы булдыруга каршы җыен оештырды. Күпләп килгән халык бертавыштан дуңгызчылыкка каршы тавыш бирде. Җыенны алып барган авыл имамы соңыннан полициягә чакыртылган.

Калмаш авылы янында 800 баш ана дуңгыз өчен ферма төзү турында сүзләр таралды. Сүзләр бар, ләкин әлегә моны расларлык документлар юк. Әлегә барысы да халык сүзе буенча гына бара. Халык менә нәрсә сөйли.

Ноябрь аенда район гәзитендә авыл кырындагы 23 гектар җирнең аукционга куелуын, ул җирне “Камский бекон” ширкәтенең тендерда җиңүе турында әйтелә. Җир авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен 49 елга арендага бирелә. Бу хакта авыл халкы фикерен белешү булмый. Авыл шурасының җиде депутатын районга, ягъни Чаллыга алып килеп җирне “Камский бекон”га бирү турында кул күтәртәләр. Янәсе, депутатлар халык исеменнән эш итә. Кул күтәртүләр барышында бер депутатның башы башкача эшләп китә. Калмаш электән татар авылы. Аның тирәсендә тагын тугыз татар авылы урнашкан. Алда әйтелгән 800 баш ана дуңгыз елына берничә дистә бала алып кайтса, 5-6 елдан, 15-20 елдан бу авыллар белән нәрсә булыр? Депутат шушы сорауны күтәрә. Бу хакта район авыллары халкына да билгеле була.

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

​10 ноябрьдә Калмаш авылы халкы шушы дуңгыз комплексын төзетмәү өчен каршылык җыенына клуб каршына килде. 14.00 сәгатькә билгеләнгән җыен вакытында башланды. Ләкин дуңгызчылыкка каршы чыгучыларга клуб ишеген ачмадылар. Каршылык чарасы кар-яңгыр астында, клуб ишеге каршында узды. Салкыннан күшеккән кул-бармаклар белән юештә авыл кырында дуңгызлар үрчетүгә каршы йөзләгән имзалар җыелды. Авылның имам-хатыйбы Әхмәтбизан Борһанов сүз башында ук әлеге каршылык чарасының хакимиятләр тарафыннан хупланмавын белдерде.

”Мин кичә гариза яздым, аны Равия Габдуллина (авыл шурасы рәисәсе) район хакимиятенә алып барды. Гаризага бернинди дә билгедер, имзадыр куелмаган. Хакимияттә бу җыенны уздыруга бернинди дә рөхсәтебез юк дигәннәр. Район башлыгы Васыйл Хаҗиев: “әгәр дә минем рөхсәттән башка нинди дә булса җыен-җыелыш уздырсалар, полиция җибәрәм, үткәреп йөрмәсеннәр дә дигән. Без кануннарны бик белеп бетермибез, бездә наданлык җитәрлек, шуңа күрә сезнең ихтыярга куям. Биредәге сөйләшү һәркем өчен мөһим бит. Җыенны үткәрәбезме, юкмы?”

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Хәзрәтнең шушы соравы татарча да, урысча да хупланды. Аннан соң аның тәкъдиме белән җыенның комиссия әгъзалары, сәркатибе сайланды. Шушы уңайдан килгән халык бердәм булып тавыш бирде. Җыенда рәислек итәргә теләүчеләр күренмәде. Монда бер-ике көн алдан ук авыл эченә җыенда катнашучыларны, аеруча башлап йөрүчеләрне полициягә алып китеп тикшерәчәкләр дигән хәбәрләр таралуның да тәэсире булгандыр дип гоманларга кала. Авыл имамы Әхмәтбизан хәзрәттә вакытлыча беркадәр каушау күренсә дә, соңыннан барысын да энә күзеннән уздыргачтыр, хәзрәт җыен рәисе үк булмаса да, килгән халыкка фикер белдерү, сүз әйтү юнәлешен үз кулына алырга мәҗбүр булды.

Биредә сүз беренчеләрдән булып шушы Калмаш авылында туып-үскән, хезмәт ветераны Хәйбетдин Гайниевка бирелде.

"Безгә кол булып яшәүдән туктарга кирәк. Безнең авыл кешесе, ул каян гына килеп төпләнүенә карамастан, хәзер алар биредә яши. Бу җыенны оештыручыларга башта рәхмәтемне әйтәм. Авылдашлар, уянырга вакыт. Русия телевидениеләреннән сөйләнгәнчә, “хватит мямлить, һәр әйберне үз исеме белән атарга кирәктер”. Мыскыллаулар чигенә килеп терәлә. Авылыбыз тирәсендә төзелгән әйберләрнең берсе генә дә халык белән килешеп эшләнмәде. Кемнең ничек төзисе, ничек җайлыйсы, ничек акча умырасы килде - шулай эшлиләр. Җитәр. Моның чамасы да булырга тиеш хәзер. Ә аның чамасы хәзер 80 градус чамасында. Ул 100 градус та була. Андый температура булганда шартлау дәрәҗәсе дигән сүз. Шартласа, барыбызга да начар булачак. Шуңарчы үзебезнең сүзебезне ныклап әйтеп куярга тиешбез. Моның кадәр халык җыелгач, беркем дә, бернәрсә дә эшли алмаячак. Булган башлыклар, Ельцинмы-Мельцинмы, Путинмы-Распутинмы, аларга карамады, колхозы-совхозы бетте, чөнки без дәшмәдек. Кич йокларга яттык, иртән торуга Советлар берлеге беткән иде. Бездән беркем бернәрсә сорамады. Без сезнең белән бернәрсә дә әйтә дә алмадык.

Клуб ишегендә йозак

Клуб ишегендә йозак

Әгәр дуңгыз комплексы турында сүз алга таба да күтәрелә икән, алга таба һәрберебез тагын 2-3 кеше алып килеп урамнарга чыгарга тиешбез. Элек патша заманнарында ук халык җыеннары булган. Кая ул җыеннар? Хәзер халык власте, демократия диләр. Кайда ул демократия? Менә безгә шушы җыенны уздыру өчен әлеге йортны да (клубны) ачып бирмәделәр. Әгәр дуңгыз фермаларын бездә төзергә теләүчеләр бар икән, анысы булмас. Элекке колхоз-совхозларны бетерүчеләр ул дуңгызларны үз өйләренә алып кайтып асрасыннар, үрчетсеннәр, күпме кирәк тотсыннар".

Авылда яшәүче Миңлия Фәхриева: ”Безнең авыл кырында дуңгызлар үрчетә башлау - безне мәсхәрә итү. Бу бит сыер фермасы түгел, татар авылында дуңгыз фермасы булачак. Алга таба бу эш тукталмаса, Путин секретариатына язарга кирәк. Башка җирдә рөхсәт ителмәгәч, монда төзергә булганнар. Әгәр шулай басып йоклап торсак, төзиләр дә куялар”, диде.

Калмаш авылы

Калмаш авылы

Фәйрүзә Гыйлметдинова да дуңгыз фермасын кирәк дип санамый: ”Мин монда туып-үстем. Минем хәзер биредә биш оныгым да яши. Әгәр монда дуңгыз фермасы төзелсә, бу безгә мәхшәр булачак. Чөнки безнең балаларыбыз кырыбыздан качачак. Авылдашлар, бу эшкә барыбыз да каршы килсәк иде. Каршы килмәсәк, теге яктагы матур урманнарыбыз, аланнарыбыз, болыннарыбыз харап булачак. Аннан инде үзебез дә бетәбез”.

Тәскирә Хәмитова авыл җирлегендә балалар өчен нәрсә дә булса төзергә җир таба алмауларын, ә инде дуңгызлар өчен дистәләгән гектар җир табуларына борчылу белдерде.

Чыгышлардан соң Әхмәтбизан Борһанов тәкъдиме белән авыл янында дуңгыз комплексын төзүгә каршы тавыш бирү дә булды. Халыкның барысы да дуңгыз комплексын төзүгә каршы булуын белдерде.

Җыен азагында Чаллыда эшләүче хокук белгече Фәнис Хәмидуллин да кушылды:

Имза җыю

Имза җыю

“Мин бүген районда булдым. Анда миңа: “Безгә инвестиция керәчәк, халыкка эш була дип аңлаттылар. Күршедәге Сосновоборски дуңгыз комплексында эшләүчеләрнең берәрсенең баеганын күргәнегез бармы? Анда минем иптәшемнең апасы эшли. Унсигез мең сум хезмәт хакына. Монда дуңгыз пычрагын үтилләштерә торган система юк. Аны әле беркем дә уйлап тапмады, әлегә төземәде. Татарстан хөкүмәтенең икенче вице-премьеры Камалетдиновның “бар Татарстан букка батсын” дигәнрәк програмы бар. Бу програмны беркем дә үз өстенә аласы килми. Сосновоборскида бер ягы биш йөз, икенче ягы мең метрлы чокырларга дуңгыз тизәген тутыралар. Башта бер чокырны, аннан икенчесен, аннан өченчесен... Шул пычракны яңгырлар юып ята. Аннан соң да ул пычракны басуларга чыгарырга ярамый. Минем юридик оешмам бар. Әгәр алга таба дуңгызларны бу якка китермәү буенча эш итәргә уйласагыз икән, якташларым, мөрәҗәгать итә аласыз”, диде ул.

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Әлеге җыеннан кар-яңгыр явып торуга карамастан халык тиз генә таралырга теләмәде. Халыкның бер өлеше берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә элекке татар авылы Калмашта, якын тирәдәге татар авылларында дуңгыз асрауларның булмавын белдерделәр. Хәзер халыкның бер өлеше бирегә күченеп килгән урыслар икән. Аларның да зур өлеше әлеге җыенга килеп, шушы тирәдә дуңгызлар үрчетүгә каршылык белдереп имза куйганнар. “Бездән 25 чакрым ераклыкта булган Сосновый Бор авылындагы дуңгыз абзарларыннан килгән исләргә дә чыдашлы түгел. Кемнәрдер безнең янда ук тагын чучка абзарлары салырга тели. Моңа юл куймабыз. Ни өчен бүгенге җыенга йә районнан, йә “Камский бекон” ширкәтеннән бер генә дә вәкилне җибәрмәделәр? Алар инде безне хәзердән үк кешегә санамыйлар дигән уй-борчуларын да җиткерделәр.

Калмаш мәчете

Калмаш мәчете

Авыл мулласы Борһановны шушы җыеннан өенә кайтканнан соң полиция белән авыл шурасына алып киткәннәр дигән хәбәр Чаллыга да таралгач, без Калмаш авыл шурасы рәисәсе Равия Габдуллинага шалтыраттык. Равия ханым бу хәбәрнең дөреслеген расламады. Ул участок полициясе вәкиленең көн дә авыл халкы, авыл кешесе белән сөйләшеп алырга хокуклы булуын белдерде. Җыеннан соң авыл имамы полиция белән авыл шурасына китерелдеме дигән сорауны тагын бер кат күтәрдек. “Юк, Әхмәтбизан абый өендә, ул беркая да чакырылмады”, дигән җавапны ишеттек. Кабат Әхмәтбизан Борһановка шалтыраттык. Хәзрәтнең бу турыдагы сорауларга җавап бирәсе килмәве сизелде. Шулай да ул ялган юлына басарга теләмәде, полициягә чакырту булуын, ни өчен рөхсәтсез җыен уздырдыгыз дигән сораулар булуын әйтте. “Мин җыен буенча гариза бирелүен, җыенга район хакимияте, дуңгыз комплексы вәкилләрен чакыруымны, авыл халкының аларга сораулары күп булуын, ләкин аларның килмәүләрен, бернинди дә кануннарның бозылмауларын белдердем”, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG