Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дуңгызчылык комплесы төзелеше Тукай районыннан башка районга күчерелергә мөмкин


Авыл халкының төзелешкә каршы җыены. 2015 ел 10 ноябрь.
Авыл халкының төзелешкә каршы җыены. 2015 ел 10 ноябрь.

Тукай районы Калмаш авылы халкы якында дуңгызчылык комплексы төзү планына каршы чыкты. Төрле җыеннар уздыру белән бергә алар төзелешкә каршы республика җитәкчелеге исеменә хатлар язды, имзалар җыйды.

Татарстанның Тукай районында дуңгызчылык комплексы төзелешенә каршы чыгучы инициатив төркем җитәкчесе Гөлчәчәк Ибраһимовага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хазиповтан хат килгән. Анда "Камский Бекон" ширкәтенең әлеге дуңгыз комплексы төзелешен Минзәлә яки республиканың башка районына күчерү мөмкинлеге әйтелә. Ширкәт хәзер бу мәсьәләне тикшерә. Бу хакта "Светлый путь" порталына сылтама белән Челны ЛТД хәбәр итә.

Дуңгызчылык комплексын төзү фикере ул вакыттагы Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның Тукай районына эш сәфәреннән соң туды. Әлеге мәсьәлә федераль үзәк һәм Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл ителә.

Узган елның 10 ноябрендә Тукай районы Калмаш авылы халкы хакимиятнең полиция җибәрү белән янавына карамастан үз авылларында дуңгыз үрчетү фермасы булдыруга каршы җыен оештырды. Күпләп килгән халык бертавыштан дуңгызчылыкка каршы тавыш бирде.

Авыл халкы белән Тукай районы башлыгы Васыйл Хаҗиев та очрашып уртак тел табарга тырышып карады. Проблема Калмаш авылы җирлегендә яшәүчеләрнең урам җыеннары оештыруга кадәр барып җитте. Ахыр чиктә, хокук сакчылары канунсыз митинг оештыруда авыл имамы Әхмәтбизан Борһановны гаепләде. Тукай районы мәхкәмәсе мулланы аклап чыкты.

Күптән түгел Интернетта Татарстан президенты һәм башка түрәләр исеменә әлеге төзелешкә каршы петициягә имза җыю башланды.

XS
SM
MD
LG