Волонтёрлар: су астында калган Голая Пристань шәһәрен Русия карантинга япкан

Голая Пристань

Волонтерлар әлеге чара үлүчеләр күп булуы белән бәйле, дип шикләнә.

Херсон өлкәсенең Русия билгеләгән баскын хакимиятләре Кахов гидроэлектр станциясе буасы җимерелгәннән соң, су басудан зур зыян күргән Голая Пристань шәһәрен карантинга япкан.

Бу хакта "Медуза"га һәм "Агентство"га су баскан районнарга ярдәм күрсәтергә тырышучы волонтёрлар хәбәр иткән.

Волонтёрлар әйтүенчә, шәһәр керү өчен дә, чыгу өчен дә ябылган. Шул сәбәпле, анда калган кешеләргә һуманитар ярдәм тапшырып булмый.

Җирле халык сөйләвенчә, 10 июньдә су баскан шәһәр буйлап хәрбиләр йөргән, алар мегафоннар аша 11 июньдә Голая Пристаньның карантинга ябылачагын кисәткән. Бу хакта волонтёрларга сылтанып "Агентство" хәбәр итә.

"Медуза" әңгәмәдәше бу мәгълүматны раслаган. Волонтерлар әлеге чара үлүчеләр күп булуы белән бәйле, дип шикләнә.

Русия хакимиятләре Днепрның Русия контролендәге сул як ярында рәсми рәвештә сигез кешенең үлүен хәбәр итте.

Шул ук вакытта, волонтёрлар мәгълүматынча, йөзләгән кеше хәбәрсез юкка чыккан – алар су баскан районнарда яшәгән һәм элемтәгә чыкмый.

Украина хакимиятләре Днепрның сул як ярында яшәүчеләрне Украина контролендәге уң як ярга эвакуацияли, әмма бу куркыныч. Якшәмбе, 11 июньдә Русия эвакуацияләнгән кешеләр утырган көймәләрне атышка тотты, дип ышандыра Херсон өлкәсе хакимиятләре.

  • 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә якны су баса башлады. Буаны шартлатуда Украина белән Русия бер-берсен гаепли. Моннан тыш, станциягә моңарчы килгән зарарлар да әлеге казага китергән дигән фараз бар.
  • Русия һөҗүм иткәннән соң, Украинага булышучы Көнбатыш илләренең лидерлары арасында күпчелеге гидроэлектр станциясе җимерелгән өчен Мәскәү җаваплы дип фикер белдерде. Аерым алганда, НАТО башлыгы Йенс Столтенберг "бу Русиянең Украинадагы сугышның рәхимсезлеген тагын бер кат күрсәтүче "ачу китергеч гамәл", дип язды.
  • Русия ягы гаепләүләрне кире кага һәм Каховка гидроэлектр станциясендәге казаны "Украина махсус кылган диверсия" дип атый. Русия тикшерү комитеты теракт турында эш ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!